Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Мөнирә САФИНА: “Мине мыскыл итеп йөрмә, матур киенеп йөр”, – дип, Алла Пугачева акча бирде”

12 Ноябрь 2020 1272
– Мөнирә апа, бу хәл кайчан булды?

– Яшь вакытта шәһәрдә укыганда, халык театрында уйнап йөргән идем. Авылны сагынып, кире кайтып киттем. Клубка куйдылар. Бер концертта Алла Пугачева булып киенеп, аңа пародия ясадым. Чыбылдыктан итәк тегеп, парик киеп куйгач, җырчыга охшадым дип уйлаганмындыр инде. Кемдер фотога төшереп алган да, миңа бирде, мин аны фотоальбомга куйдым. Бервакыт безгә театрда бергә уйнаган дус кызым килеп керде. Мәскәү егетенә кияүгә чыккан, бик җитди бер министрлыкта эшлим, ди. Сагынышканбыз, сөйләштек, чәйләр эчтек, фотолар карадык. Ул миңа сиздерми генә теге фотоны алып киткән. 1989 елда телеграмма килеп төште: дус кызым тиз көннәрдә Мәскәүгә килеп җитәргә кушкан. Ул вакытта телефоннар юк, бөтен хәбәр почта аша йөри.

– Сез тиз генә җыенып, Мәскәүгә чыгып киттегезме?

– Алай тиз генә түгел. Башта Казанда яшәгән дустым Тамара янына йөгердем, “Заря” кондитер фабрикасында зур дәрәҗәле кеше иде. Ул билетлар юнәтеп, мине Мәскәүгә алып барырга булды. Шулай берничә көн үтте. Бардык. Мәскәүдәге дус­тым миңа сюрприз әзерләп куйган иде. Мин Алла Пугачеваны якыннан күрәчәкмен! Ниндидер кичә иде, инде хәтерләмим дә, дулкынланудан дер-дер калтырыйм үзем...

Очрашу ничек булды?

– Мин бер кырыйда басып тора идем, дустым Алла Пугачевага ниндидер фото күрсәтте дә, алар миңа борылып карадылар. Дустым мине Алла каршына алып барып бастырды. Ул бер фотога, бер миңа карады да: “Красота-а-а... Прости меня, Господь! Неужели я такая нищая?” – дип куйды. Калган сүзләрен татарча әйтәм: “Моннан соң мине мыскыл итеп йөрмә, матур киенеп йөр!” – диде ул. Янында басып торган озын буйлы ирнең колагына нидер әйтте дә, фотоны миңа кире бирде. Аның кулында мин пародия ясаган фото иде...
Авызымны ачып бер сүз дә әйтә алмадым, бу шулкадәр тиз мизгел булды, Алла Пугачева китеп тә барды.

– Шуннан ни булды? Җырчы ошатканмы үзен кабатлауларын?

– Алла Пугачевага ул белмәгән ерак татар авылында үзен белүләре ошаган. Шуңа күрә, аның кебек киенсен дип, миңа шактый суммада акча бирергә кушкан.

– Бирделәрме соң?

– Әйе, шундук бирделәр.

– Ул акчаны нишләттегез?

– Арбат урамында йөргәндә бер рәссам янында тукталдык. Аның кар­ти­налары искиткеч, әмма үзе бик хәер­че киенгән, бик нык йөткерә иде. Теге акчаның бөтенесен аңа калдырдым.

– Кызганыч булмадымы?

– Акча түгел, рәссам кызганыч иде. Яшь вакыт, яшәү матур, эшләп торабыз, шәл бәйләп саткач, кулда акча бетми торган иде. Бер дә кызганыч булмады. Эшләп тапкан акча түгел бит ул, нигә кызганыйм?

– Бу хакта берәр җирдә сөйлә­гә­негез булдымы?

– Сер сыя торган ике кешегә генә әйттем. “Үзеңә зыяны булмасын”, – дип әни бик курыкты. “Халык дош­маны кызы” булгач, гайре табигый хәлләрдән курка иде ул.

– Министр дустыгыз белән әле дә аралашасызмы?

– Ул хәзер чит илдә яши. Мәскәүгә кайтса, шалтырата иде. Узган ел телефонымны югалттым, телефон белән бергә аның номеры, тагын Төркиядә яшәүче дустым Кадриянең дә номеры югалды. Бик кызганыч, форсаттан файдаланып әйтим әле, бәлки газетаны укып, алар үзләре мине эзләп табарлар? Мине әллә каян эзлисе түгел, “Акчарлак” редакциясенә шалтыратып телефон номерымны гына сорарга кирәк...

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 21 ноябрь 2019 № 46
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2569
3 Ноябрь 2020 13:21 1869
19 Ноябрь 2020 10:02 1371
16 Ноябрь 2020 09:59 1350
ӨСКӘ