Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Мәктәпләр ябылганда, татар авыллары бетеп барганда язучыларның Тукай бүләге алуы – түбәнчелек һәм фаҗига”

25 Апрель 2014 1494
Күптән түгел Казанда быел Тукай бүләгенә дәгъва итүчеләр – шагыйрә Флера Гыйззәтуллина, язучы Нурислам Хәсәнов, Нурлат районының элеккеге хакимият башлыгы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин, җырчылар Фән Вәлиәхмәтов, Рафаэль Ильясов, рәссамнар Илгизәр Самакаев, Владимир Попов очрашты.
Соңгы елларда Тукай премиясен тапшырыр вакыт җиткәч, татар даирәсендә бәхәс китә: аны кемгә бирергә кирәк тә, кем бу бүләккә лаек түгел, шул турыда төрле фикерләр яңгырый. Быел да, мәсәлән, Фатыйх Сибагатуллинның бу исемлектә булуы күпләрдә канәгатьсезлек уятты. Хәтта язучы Ркаил Зәйдулла аны Тукай премиясенә тәкъдим ителергә тиешле кандидат түгел дип белдерде. Очрашу барышында Фатыйх әфәнде бу сорауга үзенчә аңлатма бирде. Янәсе, Тукай бүләгенә аны Тарих институтыннан татарлар турында язган китап­лары өчен тәкъдим иткәннәр. Аның сүзләренә караганда, ул мәктәпне тәмамлаганнан соң татарның тамырлары белән кызыксына башлаган. Тарихи чыганаклардан эзләнеп, булган мәгълүматны туплап, бераз үзенең фикерен дә өстәп, үзе әйтмешли, бик ансат кына укыла торган дүрт китап язган. Җәмәгатьчелектә инглиз теленә тәрҗемә ителеп, чит илләргә дә киткән бу басмаларны Фатыйх әфәнде үзе яздымы икән, дигән шик тә бар. Хәер, анысы башка мәсьәлә. Әлегә җаны-тәне белән татар милләте, аның киләчәге өчен янып-көеп йөргән шәхесләрдән һәм бүгенге әдәбият казанында кайнаган кешеләрдән Тукай премиясе турында фикерләрен белешик.

Нәҗибә Сафина:

– Тукай премиясе халык белеп өлгергән, халык арасында дан казанган, күренекле, кулдан-кулга йөртеп укылган әсәр өчен бирелергә тиеш. Соңгы елларда мин бу бүләкнең кемгә бирелүеннән бигрәк, аның дәрәҗәсе өчен борчылам, хәсрәтләнәм. Абруен төшермәскә иде бит! Чөнки ул бик үк лаек түгел әсәрләргә бирелә дип уйлыйм. Премия бирерлек әсәр юк икән, бер-ике ел көтеп торырга да мөмкин ләбаса. Быел Тукай премиясенә тәкъдим ителгән әсәрләрнең эчтәлеген белмим. Дөрес, Вахит Имамовның язганнарын укып барам һәм ул премия алырга хаклы дип саныйм. Тукай бүләгенә Фәүзия Бәйрәмова да лаек. Бу премия матди ярдәм дә, ниндидер пособие дә түгел. Әсәрендә образлау, сурәтләү көчле дип кенә аны кемгәдер бирүне хупламыйм. Ул чагында милләтнең дәрәҗәсен төшерәчәк кенә. Киресенчә, премия татарны күтәрергә, аны төрки халыклар арасында танытуга хезмәт итәргә тиеш. Кайбер язучылар кебек премияне тырнап, тартып алуны да аңламыйм. Премия алу өчен дип әсәр язу да башыма сыймый. Язучы яшәешне, үткәннәрне, бүгенгене чагылдырырга, кәгазьгә төшереп калдырырга, киләчәкне күзалларга тиеш. Шуларны уйласаң, Тукай премиясе бер дә лаеклы кешеләргә бирелми дип нәтиҗә ясыйсың. Миңа бирсәләр, бөтенләй баш тартыр идем. Татар мәктәпләре ябылганда, татар авыллары беткәндә, татар матбугаты үлеп барганда язучыларның Тукай бүләге алуы – түбәнчелек һәм фаҗига.

Фәүзия Бәйрәмова:

– Тукай премиясенә тәкъ­дим ителгән әсәр шушы елларның вакыйгасы, ә аны иҗат иткән кеше шәхес булырга тиеш. Чын шәхес ул – халкына, милләтенә ихлас хезмәт итүче. Шәхес булу өчен күп нәрсә таләп ителә. Премиягә лаек әсәрләр ел саен тумый, шуңа да бәлки бу бүләкне өч яки биш елга бер мәртәбә бирергәдер? Тик ул шундый әсәр булсын, милләтне уятсын. Ул эчтәлеге, әдәби бизәлеше ягыннан башкалар белән тиңләшмәсен, үзебезнең милләт күзлегеннән чыгып язылсын. Ә инде премияне алучылар яки аңа дәгъва итүчеләр турында исемләп әйтә башласам ызгыш-талаш китәчәк. Соңгы елларда Тукай бүләген бирү кода-кодагыйлык, таныш-белешлеккә кайтып кала. Исемлекне күргәч күңел кайта. Шуңа да, дөресен генә әйткәндә, карамыйм, башымны күтәрмичә, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип ат кебек эшлим. Рәхмәт әйтүләрен, башымнан сыйпауларын да көтмим. Себер татарларына ничә китап язып бирдем, милләтемнең эзеннән Сахалинга ук барып җиттем. Эшләп бетерә, өлгерә алмам дип куркам. Чөнки Аллаһы Тәгалә каршына барып баскач, бездән Тукай премиясе турында сорамаячаклар, халкың, милләтең өчен нәрсә эшләдең диячәкләр. Мин шуның өчен борчылам.

Камил Кәримов:

– Тукай премия­сенә дәгъ­ва итү өчен яхшы язучы булу гына җитми, аны биргәндә “туганлыкка” да карыйлар. Объектив сәбәпләр көчсез булып кала, субъективлары өстен тора. Шуннан артыгын әйтә алмыйм.

Рүзәл Мөхәммәтшин:

– Тукай премиясе турында өч ел чамасы элек сорасалар, әлбәттә, лаек кешеләргә бирелми дияр идем. Бүген бу мәсьәләгә икенче яктан карыйм. Премияне алучылар исемлегендә халык лаексыз дип санаган язучылар күп түгел. Ләкин премия ничек алына, анда нинди батареялар эшли, монысы инде таякның икенче башы һәм ул турыда уйламаска тырышам. Әлбәттә, Тукай бүләгенә лаек, тик читтә калучылар да бар. Ел саен кабатлана, матбугатта языла торган шундый ике исемне әйтә алам: Фәүзия Бәйрәмова һәм Айдар Хәлим. Аларның иҗатлары да, җәмәгатьчелек эшчәнлеге дә бай. Кызганыч, бу шәхесләрне премиягә тәкъдим итүчеләр юк, исемлеккә керткән очракта да бирмәячәкләр. Бу урында бик әшәке сүзләр әйтергә мөмкин...

Энҗе БАСЫЙРОВА сораштырды.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ