Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Мәхмүт хәзрәт ШӘРӘФЕТДИН: “Дөрес итеп теләк тели белү– максатыңа ирешү дигән сүз”

19 Февраль 2021 454
Балачакта əбилəрнең “Тели белсəң – телəк, тели белмəсəң – имгəк” диюлəрен ишетеп, аптырашта кала идем. “Имгəк” сүзен башкаларга авырлык китерүчелəргə генə əйтəлəр дип уйлый идем. Хəзер инде “Телим, телим, телəгем кабул булмый” дип əйтүчелəр күп. Аллаһы Тəгалə: “Колым миннəн сорап кулын күтəрсə, аның миңа сузган кулын буш калдырмам”, – дигəн. Ə нигə бу кешелəрнең телəклəре, догалары кабул булмый икəн соң? Күплəрне кызыксындырган шушы сорауны шифалы догалары белəн дəва бирүче “Шамил” мəчете имам-хатыйбы Мəхмүт хəзрəт Шəрəфетдингə бирдем.
– Аллаһы Тəгалə кешегə бик күп нигъмəтлəр биргəн. Күрер өчен күз, ишетер өчен колак, йөрер өчен аяк, хезмəт итəр өчен куллар һəм башкалар. Бу хакта изге Коръəндə Аллаһы Тəгалə: “Əй бəндəлəрем, минем сезгə биргəн нигъмəтлəремне санап карасагыз, санап бетерə алмассыз”, – дип əйтə. Лəкин без, кешелəр, кулыбызда булган нигъмəтлəрнең кадерен югалткач кына аңлыйбыз шул. Күз күрмəгəндə, колак ишетмəгəндə, аяк сызлый башлагач кына белəбез аларның кадерен. Тагын бер кадерле, тылсымлы һəм кыйммəтле нигъмəт бирелгəн кешелəргə: дога кылып, телəк телəп, Аллаһка мөрəҗəгать итү. Ни гаҗəп, кешелəрнең күбесе бу нигъмəтне белми. Кайберəүлəр белсəлəр дə җиренə җиткереп кулланмыйлар. Ə бит дөрес итеп телəк тели белү – максатыңа ирешү дигəн сүз. Күп кешелəр телəк телəү коралын кулланмаганга күрə, дөньяда максатларына ирешə алмый. Икенчелəре исə телəклəрен дөрес итеп тели белмəгəнгə хəсрəттə яши. Дога кылып, телəк телəп Аллаһка мөрəҗəгать итү – кыйммəтле һəм кадерле нигъмəт, аны кулланмыйча яшəү – акылсызлык, дип уйлыйм.

– Хəзрəт, дөрес итеп телəк телəмəүнең нəтиҗəсе нинди була?

– Мөхəммəд галəйһиссəлам заманында бер кеше каты гына авырып китə. Пəйгамбəребез (с.г.в.) аның янына барып: “Син əллə берəр төрле телəк телəп, дога кылдыңмы?” – дип сорый. Əлеге бəндə: “Əйе: “Əй Раббым Аллаһ, əгəр дə гөнаһларым өчен мине теге дөньяда газап лый торган булсаң, ул газапны ахирəткə калдырма, бу дөньяда ук бир”, – дип дога кыла идем”, – ди. Пəйгамбəребез (с.г.в.): “Субхəнəллаһ, син шулай итеп дога кылуың белəн күтəрə алмый торган телəк телəгəнсең. Əгəр дə: “Əй Раббым Аллаһ, бу дөньяда шатлыклы сөенечлəр бир һəм теге дөньяда да бəхетле тормыш бүлəк итеп, ахирəт газабыннан сакла”, – дип дога кылган булсаң, бу авыруга, сине аяктан еккан чиргə дучар булмаган булыр идең”, – дип шелтə белдерə, килəчəк буыннарга ничек итеп дога кылу хакында киңəшен биреп калдыра. Йосыф пəйгамбəр унөч ел төрмəдə утырганнан соң Аллаһы Тəгалəгə шундый сүзлəр белəн эндəшə: “Əй мəрхəмəтле Раббым, коткар мине авыр сынаудан, бу төрмə тормышыннан”, – ди. Аллаһы Тəгалə исə: “Əй Йосыф, мин сиңа төрмəне насыйп иттем. Чөнки син үзең дога кылып, аны сорап алдың”, – ди. Йосыф пəйгамбəр: “Бу хəлне һич кенə дə хəтерлəмим”, – дип гаҗəплəнə. Аллаһы Тəгалə исенə төшереп: “Əй Йосыф, Зөлəйха сиңа: “Минем боерыгымны эшлəмəсəң, кушканымны үтəмəсəң, мин сине төрмəдə черетəчəкмен”, – дигəч, син, миңа ялварып: “Əй Раббым, Зөлəйханың кушканын үтəүгə караганда, төрмəдə булуым минем өчен хəерлерəк”, – дигəн телəктə булдың. Һəм мин синең телəгеңне кабул иттем. Əгəр дə шушы вакытта: “Коткар мине Зөлəйханың коткысыннан”, – дип дога кылган булсаң, төрмəгə элəкмəгəн булыр идең”, – дип җавап кайтара.

– Хəзерге көннəрдə сезнең янга шушы хакта киңəш сорап килəлəрме?

– 2013 елда безнең мəхəллəгə, ягъни Казанда урнашкан “Шамил” мəчетенə бер ханым килде. “Ел ярым элек ирем параличланды. Килеп, иремне догалар белəн өшкереп китсəгез, рəхмəтле булыр идем”, – ди. Өенə барып, ирен өшкергəннəн соң сөйлəшеп утырганда, бу ханым елап җибəрде. “Хəзрəт, əллə үзем телəк тели белмəдем инде. Ирем иртə-кич аракы эчеп бəгыремə тигəч, матур гына өйдə утырып торса иде, дип тели идем. Əйе, менə хəзер бернəрсə эшли алмыйча өйдə матур гына утырып тора, əмма авырлык бер дə җиңелəймəде. Аллаһы Тəгалə гафу итсен инде. Ирем бу хəлгə төшкəнче аракы эчеп бəгыремə тисə, хəзер сүзен дə əйтə алмыйча, параличланган хəлдə берни эшли алмыйча утырып торуы белəн бəгырьгə тия”, – дип əйтте. Бу ханымның сүзлəрен ишеткəч, татар халкының мəкале искə төште: “Тели белсəң – телəк, тели белмəсəң – имгəк”.

– Дөрес итеп телəү өчен нилəрне белергə кирəк?

– Йөрəктə барлыкка килгəн телəкнең, бигрəк тə телдə яңгырый торган хыялның эчтəлегенə игътибарлы булырга. Кишер, суган яки башка төрле үсемлеклəр үсеп чыксын өчен, ким дигəндə, өч əйбер кирəк. Беренчесе – орлык, икенчесе – җиргə чəчү, өченчесе – чəчелгəн орлыкны сугару, ягъни су сибү, чүплəрен утау. Хыялланып телəк телəүлəрне дə орлыкларга охшатып була. Ə инде күңелеңдə барлыкка килгəн телəкне тел белəн яңгырату – орлыкны җиргə чəчү бəрабəрендə. Телəк тормышка ашсын өчен хəрəкəтлəнү кирəк, бу исə чəчкəн телəк орлыгын сугаруга охшаш. Асылда, Аллаһының рəхмəте белəн бөтен шартларын үтəп чəчелгəн орлык нəтиҗəсен биргəн кебек, шартларына туры китереп телəгəн телəк тə тормышка ашмыйча калмый. Якынча ике йөз ел элек самолетларга утырып күклəрдə очулар əкият кебек булган. Кешелəр күктə очып йөрүлəрне күзаллап, һавада оча торган келəмнəр хакында бер-берсенə əкиятлəр сөйлəп хыялланган. Тавыш белəн кабынып сүнə торган утлар, телевизор кебек җиһаздан дөньяда булып уза торган бөтен хəлəхвəллəрне күзəтеп утырулар, кесə телефоннары һəм башкалар – болар барысы да əкият дəрəҗəсендə булып, кешенең хыялында гына булган. Ə бүген күрəбез: хыялда барлыкка килгəн əкият чынбарлыкка əйлəнде. Гади генə əйткəндə, акыллы кеше, хыялланып, телəк телəү коралын дөрес һəм урынлы итеп кулланырга тиеш. Минемчə, бу олы, кадерле, кыйммəтле Аллаһының бүлəгенə хыянəт итүче ике төр кеше бар. Беренчесе – бу нигъмəтне кулланмыйча яшəгəн кеше. Шундый кешелəрне күрергə туры килə: гел зарланып, тормышны сүгеп, яхшылыкка, бəхеткə омтылмыйча, күңеллəре һəм теллəре белəн начар уйда яшəп, гомер бакчаларында алабута чəчеп яшəүчелəр бар. Икенчелəре исə табигатьне һəм кешелəрне кыска бер вакыт эчендə юк итү коралларын, җиһазларын барлыкка китерү телəгендə яши һəм, ни кызганыч, бу телəклəренə ирешəлəр. Əгəр дə бу төр кешелəр күңеллəрендə булган хыял һəм телəк-көчлəрен табигатьне җанландыру, анда булган матурлыкны үрчетү, кешелəр арасында мəхəббəтне, бер-берлəренə карата җылы хислəрне арттыруга багышласалар, дөнья бүгенге кебек җəһəннəм булмаган булыр иде.

– Хəзрəт, безнең халык хөкүмəттəн, җитəкчелəрдəн сорарга күнеккəн. Димəк, бу гамəл дөрес түгел?

– Асылда бөтен нəрсəнең хуҗасы – Аллаһ. Бөтен галəм, анда булган кануннар, кагыйдəлəр Аңа буйсына. Аллаһтан чын күңелдəн тетрəнеп сорый белгəн кешенең телəге кабул була, ул бəндə бервакытта да хур булмый. Бик кызганыч, мəшəкатьлəребез булса, бик күп ишеклəрне кагып йөрибез, Аллаһның ишеген ярдəм сорап какмыйбыз. Беркайда да ярдəм тапмаган очракта гына Аны искə төшерəбез. Аннан сорауны чиратның азагына калдыру һич тə дөрес эш түгел! Уңышка ирешергə телəгəн очракта, бу хакта онытмаска, булдыра алган кадəр тырышып Аның белəн яшəргə кирəк. Бабаларыбыздан мирас булып калган динебезне, гореф-гадəтлəрне онытмау, яхшылап өйрəнү дə мəслихəт булыр.

***

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 5 март 2020 № 9
Рубрика: ДИН ВӘ ЙОЛА Автор: Мөнирә Сафина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2021 09:43 1347
15 Февраль 2021 11:09 659
ӨСКӘ