Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Мөхәррәм Мөбарәкшин: "Хатынга рәхмәт, бала караган кебек карады"

16 Март 2016 1273
Кешене кеше иткән сыйфат – ихтыяр көчедер. Ул булса, тормышка тырнагың белән ябышып та, елыйсы урында елмаеп та була. Буа районы Казма авылында яшәүче Мөхәррәм абый Мөбарәкшинның ихтыяр көченә шаккатып кайттым. Яшьтән тик торуны белмәгән ул, хәзер сул ягы хәрәкәтләнмәсә дә, "инвалид" дигән белешмәгә игътибар бирмичә, җир җимертеп дөнья көтә.
– Хатынга рәхмәт, бала караган кебек карады. Аякка бастым. Иң аянычы: хәтердә бер генә сүрә дә, дога да калмаган. Әйтерсең, мин аларны ятламаган, өйрәнмәгән. Башта озак итеп еладым. Аннан соң яңадан өйрәндем. Аллага шөкер, хәзер кирәген укыйм, көн матур булса, таяк белән булса да җомгага барам. Машина белән хатын илтә, – дип сөйләде Мөхәррәм абый Мөбарәкшин.

Чулпан ШАКИРОВА

P.S. Журналист Чулпан Шакирова Мөхәррәм абыйның  инвалид булуына карамастан, инкубатор һәм теплица тотуын күреп кайтты. Бу турыда тулырак "Акчарлак" газетасының 17 март көнне чыгачак 11нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Чулпан Шакирова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 999
ӨСКӘ