Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Мәхәббәт, сөю, тормыш итү турында...

24 Июнь 2019 765
Мәхәббәт ул туйда гына кирәк. Соңыннан кешеләрне уртак тормыш, бергәләп көн итү, балалар үстерү бер-беренә бәйли. Шулар гына гаиләне дә саклый. Бер хатынның ике кызы да җилдән бала алып кайта. Моны ишеткән бер хатын: “Ярый әле безне иртәрәк кияүгә биргәннәр, алайса без дә нәкъ шулай булыр идек. Дәрт койма аша сикертә”,–дигән.
Гашыйк ир-ат белән бары мавыгып кына йөрүченең уртаклыгы бик аз.

Шашкын хисле Мәҗнүн мәхәббәте һәм дәртле Дон Жуан гыйшкы–икесе ике нәрсә. Тик роман башланып кына киткән чорда бу геройларны бутавың да ихтимал.

Дон Жуан кармагына капмыйм дисәң, түбәндәгеләрне исеңдә тот:

  • Элекке романнары турында рәхәтләнеп сөйли;
  • Сиңа инде күп тапкырлар ишеткән комплиментлар әйтә;
  • Фотоальбомыңны караганда, үскәч төшкән рәсемнәреңә генә игътибар бирә;
  • Җае килгәндә, сине үзенең музыка аппаратуралары белән файдаланырга өйрәтә;
  • Тышкы кыяфәтең турында эшлекле киңәшләр бирә;
  • Хушбуеңның исен һәм телефон номерыңның баштагы өч санын хәтерендә калдыра;
  • Әниеңнең исемен һәм яраткан конфетларыңны исендә тота алмый интегә;
  • Сине Голливудның кайсыдыр бер гүзәленә охшаган дип таба;
  • Өенә чакырганда, шампан диңгезендә коендырырга һәм серле шәм яктысында үзенчәлекле рецепт буенча әзерләнгән кофе белән сыйларга вәгъдә итә;
  • Соңга калганда таксига утыртып җибәрә;
  • Бильярд клубына үзенең уйнаганын карарга чакыра;
  • Шефының туган көненә нинди галстук бәйләү турында синең белән киңәшә.
  • Дусларында синең нинди тәэсирләр уятуың хакында тәфсилләп сөйли;
  • Сүз арасында гына эшендә үзен ничек бәяләүләре, шушы араларда нинди маркалы автомобиль алырга җыенуы һәм ял итү өчен кайсы илләрне кулай күрүе хакында сөйли;
  • Синең кызыклы, гаҗәп хәлләр турында сөйләвеңне яратып тыңлый, ә эшеңдәге проблемаларыңа күз йома;
  • Сине “гаҗәеп хатын-кыз”, “хәйләкәр песи”, “дөньяның сигезенче могҗизасы” дип атый;
  • Гаилә тормышының бөтен тискәре якларын, өйләнгән дусларының бәхетсез язмышын җентекләп сөйли икән, ул синең белән мавыга гына.
Әгәр:

  • Голливуд гүзәлләре аның өчен барысы да бер кыяфәттә дип ышандырса;
  • Элекке “романнары”ның уңышсыз булуын таныса;
  • Моңа кадәр берәү дә күрмәгән якларыңны мактаса;
  • Синең туган-тумачаң белән танышыр алдыннан дулкынланса;
  • Дус ир-егетләрең турында сөйләгәндә йөзе күзгә күренеп караңгыланса;
  • Сине балык тотарга, машина йөртергә өйрәтсә;
  • Ябыгырга җыенуыңны ишеткәч, чын күңелдән гаҗәпләнсә;
  • Телефон номерыңны өч урынга язып куйса һәм бер ишетүдә туган көнеңне исендә калдырса;
  • Вакыт соң булуга карамастан, өеңә кадәр озатып куйса;
  • Үзенә костюм алганда, синең белән киңәшләшсә;
  • Уңышларың белән кызыксынса;
  • Сине “чикерткә”, яисә “куянкай” дип атаса;
  • Гаиләле дуслары белән таныштырса һәм көннәрдән беркөнне аларга чын күңелдән кызыгуын белдерсә...

...димәк, ул сиңа гашыйк!

 * * *

Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 18 июнь 2009 № 25.
Рубрика: ТЕГЕСЕ-МОНЫСЫ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1109
ӨСКӘ