Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Мәхәббәт киткәннән соң рәхмәт калырга тиеш”

5 Февраль 2021 688
Редакциябезгə түбəндəге эчтəлекле хат килде: “Ирем белəн яратышып өйлəнештек, кырык елга якын бергə яшибез. Дөресрəге, инвалид балам хакына түзеп торам. Ирем гомер буе минем белəн юньсез сөйлəшə, бер яхшы, ягымлы сүз ишеткəнем юк. Өйлəнешкəн елларда əнисе, туганнары котыртып яшəде. Хəзер каенанам картайды, котыртадыр дип уйламыйм, гөнаһына да кермим. Шуңа да карамастан, уңай якка үзгəреш күрмим. Бер эш кушарга ярамый аңа, күтəрелеп бəрелергə генə тора. Барлык үтенечлəргə сүгенеп җавап бирə. Авылга ял итəргə ялгызы кайта. Ə анда бөтен эшне башкара, акчасын да жəллəми. Хатын-кыз булсам да, өйдəге сантехника, балта остасы мəшəкате миңа өелə. Эшлəргə хəлемнəн килмəсə, түлəп, кеше яллыйм. Зарланмыйм, Аллаһы Тəгалə көч бирə. Иремне борчымыйм, теңкəсенə тимим, хөрмəт итəм. Гаилəдə безне шулай тəрбиялəделəр. Əти-əни: “Таш белəн атса да, син аш белəн атарга тырыш, түз”, – дия иде. Гомер узган саен уйландыра. Миңа нишлəргə? Хатымны шул урында тəмамлап, берəр хəзрəттəн киңəш көтеп калам. Алдан ук рəхмəтемне белдерəм. Исем-фамилиямне язмыйм. Төмəн, Сургут.
Əлеге хатны сəхифəбезнең даими кунагы, “Туган авылым” мəчете имам-хатыйбы Нурулла хəзрəт Зиннəтуллинга укыттык.

– Нурулла хəзрəт, хат язган əлеге ханымга нинди киңəш биреп була?

– Бу – катлаулы мəсьəлə. Монда тегелəй итегез, болай эшлəгез яки, аерылып, башкага кияүгə чыгыгыз дип тə əйтə алмыйбыз. Аның кебек хəлдə калмас өчен, гаилə корганчы кешенең холкын өйрəнергə кирəк. Алайса, бүгенге җəмгыятьтə күплəр хайвани инстинкт белəн өйлəнə яки кияүгə чыга. Егеткызның тышкы кыяфəтенə карыйлар да: “Мин аны яратам”, – дилəр. Ə тышкы яктан нəрсə күрергə мөмкин соң?

 – Адəм баласы карбыз түгел, ярып карый алмыйсың, дилəр. Кеше белəн күрешкəндə нəрсəгə игътибар итəргə?

 – Тулаем алганда холык-фигылен чамаларга мөмкин. Яхшылап белү өчен гашыйк булырга ярамый. Чөнки мəхəббəт күзне томалый, кимчелеклəрне күрми башлыйсың. Гомумəн, гаилə коруның идеаль форматы мондый: өйлəнергə яки кияүгə чыгарга вакыт җиткəч, сиңа əти-əниең, туган-тумачаң шул-шул кеше белəн никахлашырга тəкъдим итə. Алар инде аның холык-фигылен, нəсел-нəсəбен тикшергəн, сорашкан була. Сөйкемле сөяген күреп алсаң, кавышасыз да куясыз. Тик, ни кызганыч, бүгенге тормышта ярны əти-əни түгел, үзебез эзлибез шул. Шуңа да, берəрсе ошаса, танышып, янына барып сөйлəшкəнче, дусишлəре, таныш-белешлəреннəн аның турында сорашырга кирəк. Дусты да, туганы да юк икəн, ул заттан ераграк тору хəерле.

– Ни өчен əти-əни баласы ярны үзе табар əле дип уйлый башлады. Җаваплылыктан куркалармы əллə?

 – Бала – үзе үк җаваплылык. Аның тормышы килеп чыкмаган икəн, димəк, əти-əнисе үз вазыйфаларын үтəмəгəн. Бүген исə 80 процент яшьлəр аерылыша! Гаилə кору турында киңəшлəр биргəндə, Пəйгамбəребез Мөхəммəд (с.г.в.): “Дини кешелəрне карагыз, уңышка ирешерсез”, – ди. Егет сайлыйбызмы, кызмы, иң элек аның диненə игътибар бирү шарт. Чөнки дин тотучыга тəэсир итеп, хəдис, аять, Расүлебез тормышындагы үрнəклəр ярдəмендə аны үзгəртеп була. Динсез бəндə яман гадəтлəргə тиз бирешə: хыянəт итə, хəмер куллана, хəрəм ризык алып кайта, əти-əнисен санламый һ.б.

– Гаилə коргач, ирнең яки хатынның яман яклары ачылса, нишлəргə?

– Сабыр итəргə. Һəркемнең үзгəртеп булмый торган сыйфатлары бар. “Мин бу кеше белəн бəхетле булам”, дигəн гарантияне берəүгə дə биреп булмый. Мөселман гаилəлəрендə дə аңлашылмаучанлык та, салкынлык та һ.б. очрый. Гомəр инб Хаттаб янына берəү килə дə: “Мин хатынымны аерам”, – ди. “Нишлəп?” – дип сорагач, “Яратмый башладым, мəхəббəт бетте”, – дип җавап кайтара. Гомəр ибн Хаттаб аңа: “Кайда соң сезнең рəхмəтегез?” – ди. Рəхмəт сүзе бу очракта “рəхмəтле булу” дигəн мəгънəгə ия. Аллаһы Тəгалə Коръəни Кəримдə: “Аллаһы Тəгалə сезнең арагызга мəхəббəт һəм рəхмəт салды”, – ди. Мəхəббəт киткəннəн соң рəхмəт калырга тиеш. Моңа бер-береңне ихтирам итү дə, ярдəмлəшеп яшəү дə һ.б. керə. Иң хəерлесе – гаилəне саклап калу. Андыйларга Аллаһы Тəгалə бик күп савап насыйп итə. Хəзер бит кеше җəннəткə ышанмый, анда элəгү турында уйламый, тəмугтан да курыкмый. Шуңа күрə халыкны сабырлыкка өндəргə дə авыр. Элек: “Сабыр ит, җəннəтле булырсың”, – дисəлəр, бүген бу сүзлəрне ишетүгə: “Күпме түзəргə инде?!” – дип чəчрəп чыгалар. Расүлебез Мөхəммəд (с.г.в.): “Күршең сиңа зыян китерсə, икегезнең берегез үлгəнче сабыр итегез”, – дип, бик кызык киңəш бирə. Əмма, уйлап карасаң, дөрестəн дə монда башка чара юк. Гаилəдəн аерылсаң, үзеңə тагын да зуррак зыян саласың, балаңны ятим итəсең. Тəкъдиреңə бəхетсез буласың дип язылса, нишлəсəң дə, язмышыңнан качып котылам димə.

– Ə вəзгыятьне кайчан үзгəртеп була?

 – Ара бозылудан баштан ук саклану зарур. Гаилəдə бер-береңнең нəрсə ярату-яратмавын белеп торырга кирəк. Хатын-кыздан, аның үзен тотышыннан да күп нəрсə тора. Аллаһы Тəгалə аңа эшлəмəскə, өй мəшəкатьлəре белəн генə шөгыльлəнергə рөхсəт иткəн. Пəйгамбəребез Мөхəммəд (с.г.в.) киңəшлəреннəн күренгəнчə, хатын-кыз шуны онытмасын: ир-ат буйсынганны, сүз тыңлаганны ярата. Димəк, иреңə каршы төшмə, тавыш күтəрмə, аяк терəп карышма. Юкса, аның күңелен биздерəчəксең. Ə киредəн яулап алуы авыр. Хəзер бит əти-əнисе кыз баланы: “Иреңə каршы дəшмə, аның ризалыгын алырга тырыш”, – дип түгел, ə: “Ярар, яши алмасаң, кире үзебезнең янга кайтырсың”, – дип тəрбияли. Шуңа да аларның ирлəренə ярарга телəклəре дə, максатлары да юк, саву-сыгу, үзенə таба бөгү турында гына уйлыйлар. Чүпрəк ир баш ия дə, хатыны көенə йөри инде, ə ирлеге калганнар дорфалана.

 – Тупас ирлəрне хатыннар үзлəре “ясый” булып чыга алайса?

– Монда сүз ирне ишетə белү турында бара. Əйтик, ул: “Башка бу күлмəгеңне кимə”, – ди икəн, “Уңайлы, миңа ошый”, – дип, шул киемнəн йөрүеңне дəвам итмə, салып куй да, башкасын сайла. Ирең сине матур итеп күрергə тели. Тазарып киттең əле дисə дə, үпкəлəмə, ябыгырга тырыш. Ирлəр кабатларга яратмый. Пəйгамбəребез Мөхəммəд (с.г.в.): “Ирегез якынлык кылырга кайсы вакытта чакырса да, эшегезне калдырып килегез”, – ди. Эшем бар, арыдым дип сəбəп тапсаң, ирең бер-ике əйтə дə, башканы эзлəүгə күчə. Ул чагында инде кирəгең калмый. Нидер эшлəгəндə, каядыр барасың булса, кунак чакырганда да иреңнең рөхсəтен ал, шул рəвешле аңа буйсынганыңны күрсəтəсең. Хатын-кызга өйдə тавыш күтəрергə дə киңəш итмим. Миннəн: “Хатын-кызларның тавыш күтəрми, каршы төшми торганнары буламы?” – дип сорыйлар. “Андыйлар юк, туктый белүчелəре генə бар”, – дим. Хатын-кызны кычкырып җиңеп булмый, еш кына аның мантыйгы да аңлашылмый хəтта. Шуңа да кайчак аны туктатуның бердəнбер ысулы йодрык була.

Əлеге əңгəмəне укучылар хəзрəт хатын-кызларны кыйнарга өнди дип əйтəчəк!

– Иң кызыгы – Коръəни Кəримдə дə бу хакта язылган. “Əн-Нисə” (“Хатын-кызлар”) сүрəсенең 34 аятендə: “Хатыннарның баш имəвеннəн курыксагыз, аларны үгетлəгез, түшəктə ташлап китегез һəм аларга сугыгыз. Əгəр буйсынсалар, каршы юл эзлəмəгез. Хакыйкатьтə, Аллаһ – югары булучы, олы!” – диелə. Əйе, изге китабыбыз нəфис затларны кыйнарга кушкан кебек. Пəйгамбəребез дə: “Хатын-кыз тыңламаса, соңгы чик булып, авыртмаслык итеп сугарга мөмкин”, – ди. Əмма бу ирлəргə атап əйтелгəн “фас” дигəн команда түгел. Болар барысы да хатын-кызлар колагына юнəлдерелгəн. Ул үзенең кирелəнүен нинди план буенча барачагын белеп торырга тиеш. Əйе, тормышыбызда кыйналып яшəүче хатыннар шактый. Сəбəп, əйткəнебезчə, аның туктый алмавында. Ире каршында ул хатын кыяфəтендəге ир-атка əйлəнə. Ə ирлəр сөйлəшеп аңлашмаганда сугышып килешə...

***


Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 30 январь 2020 № 4

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2021 09:43 1346
15 Февраль 2021 11:09 659
ӨСКӘ