Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Мәетләре янында тамаша оештырдылар”

25 Октябрь 2013 2091
“Сак йөрегез зур юлларда
Юлыкмый хәвефләргә...” – дип җырлый Лилия Хәмитова. Зур юлларда гына түгел, шәһәр урамнарында йөрергә дә котың очар хәзер.
6 октябрь. Иртәнге 9нчы ярты. Казанның Мәскәү һәм Париж Коммунасы урамнары кисешкән чаттагы юл һәлакәте нәтиҗәсендә 1989 елгы ике яшь егетнең гомерләре өзелде...

Һәлакәт

Фаҗига болайрак була. Зур тизлектә (120 км/сәгатьтән дә артыграк), светофорның кызыл төсенә дә игътибар итеп тормаган “Mercedes Benz S500”, салонында дүрт егет утырган “Mazda CX-7” машинасына килеп бәрелә. Артта утырып барган ике якын дус – Илдар Галиев белән Алексей Макаров машинадан чыгып оча һәм асфальтка барып төшеп, һәлак булалар. Ә фаҗиганең сәбәпчесе, егетләрнең үлүен белүгә, һәлакәт урыныннан качып китә. Аның кем булуы бик тиз ачыклана. Айрат Кәримуллин дигән 30 яшьлек әлеге бәндә – “КазаньСтройторг” оешмасының директоры булып чыга. ЭЭМ хезмәткәрләре туганнары аша Кәримуллинны үз теләге белән 7 октябрь көнне полициягә килергә мәҗбүр итәләр. Аның инде моңарчы да тизлек арттыру белән бәйле 59 тапкыр юл йөрү кагыйдәләрен бозуы билгеле була.

Тизлек арттырудан, светофорның кызыл төсенә чыгудан, фаҗига булган урыннан качып китүдән тыш, гаепләнүченең һәлакәт китереп чыгарыр алдыннан ЮХИДИ хезмәткәрләреннән качуы да мәгълүм.

Тикшерү вакытында Айрат Кәримуллин үзен беркем эзәрлекләмәде дип тәкрарласа да, әлеге мәгълүмат кире кагылды. “ПроКазань” газетасына биргән интервьюсында ГАИ полкы командиры ярдәмчесе Михаил Савин бу мәсьәләгә ачыклык кертте. Болак урамында сакта торучы ГАИ хезмәткәрләре машиналар агымында транзит номерлы “Mercedes”ның сәер рәвештә баруына игътибар итәләр. Юл полициясе аны туктатып, документларын тикшерергә уйлый. Ләкин машина йөртүче аларның таләпләренә буйсынмый, киресенчә, тизлекне арттыра төшә. Автоинспекторларның “сирена” тавышы белән арттан куа килүләрен күрүгә, Кәримуллин газга тагын да ныг-рак баса. Алга ыргылган “Mercedes” хуҗасының бу гамәле нәрсә белән тәмамлануын беләсез инде...

Әлеге юл фаҗигасенең ничек, ни рәвешле килеп чыгуын, Кәримуллинның качып китүен дәлилләүче видеосюжетлар күп һәм алар белән интернет тулган.

Казанның Идел буе районы суды утырышында Айрат Кәримуллинны әлегә ике айга, ягъни 7 декабрьгә кадәр сак астына алдылар.

“Бу дөньяда гел бергә булдылар, тегесенә дә бергә киттеләр...”

Фаҗигадән соң бераз вакыт үткәч, Илдарның әнисе Лилия ханым, ул көнне машинада булган абыйсы Айдар һәм рульдә барган дусты Илназ Яруллин белән очрашып сөйләштем. Лилия ханым зур сабырлык күрсәтеп, күз яшьләрен тыеп, сорауларга җавап бирергә тырышты.

Һәлакәт якшәмбе көнне була. Җомга көнне исә әни кешегә сәер төш керә. 16 ел элек бакыйлыкка күчкән ире ике улы янына килеп баса. Шунда ана: “Борчыма балаларны, уятасың бит, бар, кит”, – дип дәшкәч, әти кеше елмая да, шундук юкка чыга.

Якшәмбе иртәсе гадәттәгечә башлана. Уллары футболга, әнисе эшкә җыена (Илдар белән Алексей кечкенәдән футбол белән җенләнгән, үз командалары булган, күп кенә ярышларда катнашканнар). “Улым, соңга калмыйсызмы инде?” – дигән соравына: “Юк, өлгерәбез”, – дип җавап бирә Илдар. Уллары чыгып китеп ун минут та үтми, олы улы Айдар шалтыратып, “Илдар үлде!” дигән коточкыч яңалыкны ирештерә.

– Мин ышанмадым, – дип сөйли Лилия ханым. – Әле чыгып киткәненә ничә генә минут, нәрсә булып өлгерсен дип уйладым. Һәлакәт булган урынга барган вакытта да “бәлки комада, бәлки аңын гына югалткандыр” дигән уй белән үземне тынычландырырга тырыштым. 20 минут эчендә фаҗига булган урынга килеп җиттем. Тик... Улым һәм Леша безне калдырып китеп барганнар иде инде... Сәгать дүртләргә кадәр балалар салкын асфальтта ятты(!). Аларның мәетләрен алып китәргә тиешле машина бик озак, тоткарланып килде. Ә урамдагы халык шул арада улларыбыз тирәсендә зоопарк оештырды! Кемдер килеп фотосурәткә төшереп китте, икенчеләре дусларының үлемен ишетеп килеп җиткән иптәшләрен аралый-аралый “кәмит” карарга ашыкты. Хәтта бер хатын кечкенә баласына да күрсәтергә җөрьәт итте. Нинди кыргый илдә яшибез без! Коточкыч! Кемнеңдер газиз баласы үлеп ята, ә икенчеләре шуннан тамаша кыла...

Лилия ханымның янәшәсендә утырган улы һәм аның дусты да әңгәмебезгә кушылдылар.

– Кич белән дә, иртән дә энем белән бергә булдык, – ди Илдарның абыйсы Айдар. – Кичен алар Леша белән ничек итеп беренче тапкыр танышуларын искә алып утырдылар. Икесен бергә фотога төшерттеләр. Иртән дә футболга барганда радиодагы музыкага кушылып биеп, көлешеп бардылар, дуслык турында гәпләштеләр. Ул көнне дә Леша үзләрен телефонына видеога төшерүен сорады. Юл һәлакәте вакытында телефоны да чыгып очкан иде, кызганыч, без аны таба алмадык...

Шунда сүзгә мәрхүмнәрнең дусты Илназ да кушылды:

– Никтер машинада барганда Илдар миңа: “Бүген минем өчен син уйнарга чыгарсың, үз урынымны сиңа бирәм”, – диде...

Шунысы гаҗәп: Алексей беркайчан да машинаның арткы утыргычына утырып йөрмәгән, гел алда барган. Ә ул көнне якын дусты янына әҗәле тартканмы аны, әллә фәрештәләре теге дөньяда да бергә булуларын теләгәнме, анысы инде безгә мәгълүм түгел... Балачактан аерылмас дус булган шул алар.

“Үзебез дә аңламый калдык”

– Фаҗига мизгел эчендә булды, – дип искә ала ул көнне рульдә барган Илназ. Машинага нәрсәдер китереп бәргәнен генә тойдым. Бер мизгелгә аңымны югалттым. Аңыма килгәч уңга карыйм – Айдар юк. Артка карыйм, анда да егетләрне тапмадым. Ишекне ачарга тырышып карыйм, чыгып булмый. Пассажир ишегеннән үрмәләргә туры килде.

– Кайберәүләр асфальтка барып төшкәннән соң егетләрнең берсе исән булган дип әйтә. Мин аларның пульсын тикшереп карадым. Сулышлары юк иде. Шундук үлделәр. Ә фаҗиганең сәбәпчесе булган адәм егетләр янына килеп карады да, чабып китеп барды. Качты! Болар барысы да видеорегистраторда бар, – дип үз сүзен әйтеп калырга ашыкты Айдар.

Шунда Лилия ханым әңгәмәгә кушылды:

– Имеш, футбол командасының җанатарларыннан куркып качкан. Анда ниндидер янау турында сүз дә була алмый, ул аларның футбол командасы егетләре икәнен белми иде, ул арада җанатарлар, дуслары да килеп өлгермәде. Мин беренчеләрдән булып килдем. Булмаганны сөйләмәсен!.. Без инде улларыбызны кире кайтара алмыйбыз. Әмма гаепләнүче үз җәзасын алырга тиеш. Безгә органнардан шалтыратучы юк. Беркая чакырмыйлар. Яңалыкларны интернеттан гына укып беләбез. Беренче көнне “Перехват” тапшыруы чыккач, анда Айрат Кәримуллинның качып киткән урынын кисеп калдырып кына күрсәттеләр. Соңрак башка машинаның видеорегистратор мәгълүматларын табып, матбугат чараларына тәкъдим иттек. Дөреслекне качырып булмый. Дәлилләр ярылып ята. Хәзер эшне үзебез башлап җибәрергә уйлыйбыз. Халыкны җыеп, митинг оештырачакбыз. Мондый гаделсезлекләр фаш ителергә, башкаларга да сабак булырга тиеш...

Соңгы сүз

Хәтерләсәгез, узган елның 9 октябрендә театрдан өенә кайтып барган Россия артисткасы Марина Голубның да, кызыл төскә акаеп килеп кергән “Кадиллак” машинасы гомерен өзгән иде. Ул вакытта да гаепләнүче – Алексей Русаков җинаятеннән качып котылмакчы булды. Бәхеткә, ул кулга алынды. Берничә ай элек кенә әлеге эшкә нокта куелып, Русаковны 6,5 елга колониягә җибәрделәр.

Шуңа охшаш хәл узган елның җәендә Казанда да булды. Эсперанто урамында булган юл һәлакәтендә сәгатенә 200 км тизлек белән барган сары төстәге “Porsche 911” машинасы каршы як полосага чыгып, үз машинасында барган кешенең гомерен өзде. Бер баласы белән тол калган хатынының озак кына дөреслек өчен көрәшүчеләре үз нәтиҗәсен бирде: “Porsche 911” хуҗасы – Сергей Руснакны 3 ел да 3 айга колониягә озаттылар.

Тагын шундый ук фаҗига узган елның 22 апрель кичендә Казанда булган иде. Пушкин урамында “БМВ” машинасы тукталышта торган 26 яшьлек кызны бәрдереп, гомерен өзде.

Социаль һәм матди хәлебезнең нинди булуына карамастан, Аллаһы Тәгалә каршында без барыбыз да тигез. Бер гаепсезгә кеше гомерен өзүче “йонлач” куллы, калын кесәле адәмнәр дә бу дөньяда җавап тотарга тиеш. Айрат Кәримуллин да үзенә тиешле җәзасын алыр дип өметләник.

Әлеге фаҗига күпләребезгә сабак булсын иде. Машинаның арткы утыргычында утырып баручылар куркынычсызлык каешларын гадәттә ГАИ хезмәткәрләре өчен генә эләктерә. Каешның гомеребезне саклап калу өчен кирәклеген аңлап бетермибез. Халыкара автотранспорт союзы тикшеренүләре күрсәткәнчә, куркынычсызлык каешының эләктерелгән булуы юл һәлакәте вакытында үлем очрагын ике тапкырга, ә артык зур булмаган тизлек белән бәрелешкәндә (50 км/сәг) 5-10 тапкырга кадәр киметә ала.

Ул көнне Илдар белән Алексей да каешларын эләктерсәләр, бәлки исән калырлар иде. Айдар белән Илназ да бу ачы хакыйкатьне таный, “мондый ялгышлыкны башкалар эшләмәсен, безнең кайгыбыз сабак булсын”, – ди алар. Егетләрне дуслары бик сагына, үлемнәренә әле дә ышанмый алар. Ике дусның истәлегенә багышлап берничә тапкыр футбол матчлары да оештырганнар...

Нәзилә ХУҖИНА
                                                                                                                       
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Сентябрь 2020 10:13 2785
24 Август 2020 11:32 2514
3 Сентябрь 2020 10:07 1850
14 Сентябрь 2020 10:17 994
ӨСКӘ