Язмалар исемлегенә күчү
Күргән-белгәннәр Касыймов 4-5 ел элек чамасыз эчә башлады, диләр. Шул эчкечелек дигән зәхмәт аркасында 6нчы разрядлы эретеп ябыштыручы чәчәк кибетенә су ташу, сәүдә оешмалары түбәсеннән кар төшерү кебек эшләр башкарып көн күрә. Берүзе яши.
Күршеләр әлеге фатирда шау-шулы мәҗлесләрнең еш булуын әйтә. Бу җәһәттән, озын буйлы, ак чәчле 40 яшьләрдәге бер хатын еш телгә алына. Күршеләр Касыймов белән шул хатынның кул тотышып йөрүләрен, бер түбә астында яшәүләрен сөйли, апасы да энесенең моннан өч-дүрт еллар элек Светлана исемле шул ханым белән торып алуын раслый.
Язманы тулысынча 15 мартта чыгачак, "Акчарлак" газетасының 10 нчы саныннан укый аласыз.
Мәет унөч көн яткан...
14 Март 2018 2038

Узган елның июнь башында Казанның Зорге урамындагы йортта яшәүчеләр атна-ун көн чамасы подъездда яман исне сизеп йөри. Ниһаять, “112” телефонына шалтыратучы табыла. Полиция 50нче фатирның тимер ишеген кисеп ача. Эчтә бозыла башлаган мәет булу алдан ук икеләнү тудырмый. Зал бүлмәсендә яткан Костя Касыймовның үз үлеме белән вафат булмавы да ачыклана. Тикшеренү нәтиҗәләре 56 яшьлек Касыймовның 13 көн элек ерткычларча кыйнау аркасында җан бирүен күрсәтә.
Күршеләр әлеге фатирда шау-шулы мәҗлесләрнең еш булуын әйтә. Бу җәһәттән, озын буйлы, ак чәчле 40 яшьләрдәге бер хатын еш телгә алына. Күршеләр Касыймов белән шул хатынның кул тотышып йөрүләрен, бер түбә астында яшәүләрен сөйли, апасы да энесенең моннан өч-дүрт еллар элек Светлана исемле шул ханым белән торып алуын раслый.
Язманы тулысынча 15 мартта чыгачак, "Акчарлак" газетасының 10 нчы саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС
Автор: Наил Вахитов