Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Люция Мусина: “Нервыланып та тазара кеше”

27 Сентябрь 2019 1980
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 8 сентябрь 2016 № 36.
Люция Мусина “Пар чияләр”гә фонограмма ясаткач, Башкортстан якларында яшәүче бер ханым: “Автордан беренче мин сатып алдым, бу җырны сиңа бирмим, рөхсәтем юк”, – ди. Шуннан Люция җырның авторыннан рөхсәт сорый. Ул исә: “Биш меңеңне түлә дә җырла”, – ди.

– Люция, килен булып хезмәт итү авыр булдымы?

– Иремнең әти-әнисе Арча районы Урта Пошалым авылында яши. Әни бик әйбәт кеше. Әти мәрхүм инде. Әнигә 85 яшь тулды. Авылда әллә ни эш юк. “Идән юам”, – дисәм дә әни: “Үзем юам” дип кенә тора иде.

– Әти-әниеңнәр кибет ачкан иде, эшлиләрме?

– Аллага шөкер, әни сата, әти ташый. Элек әти – парторг, әни – бухгалтер иде.

– Син бик нәзек, физик эшләрне эшләве авырмы?

– Авыр түгел. Әтигә охшаганмын. Әти юка, әни тазарак. Ашамыйча тормыйм, күп итеп ашыйм. Авырлыгым 49 кило, буем 156 см.

– Фатирыгыз бармы?

– Өйләнешкәч, Рөстәмгә эшеннән (милли мәдәни үзәк) ике бүлмәле фатир бирделәр. Казанның Мәүлетов урамында яшибез. Айрат улыбызга – 15, Миләүшә кызыбызга 10 яшь.

– Кыз белән егет булып озак йөрдегезме?

– Ике ел ярым йөргәч, ачуланышып аерылыштык. Ел ярымнан тагын кавыштык, җәмгысы 6 ел йөрдек.

– Люция, каенанаң белән үз әниең бер авылда яшәсә, кайткач башта кемгә керер идең?

– Авылда андый кешеләр бар, алар турында: “Менә, каенанасына кермәгән, башта әнисенә барып эшләгән. Аннары гына каенанасына барган”, – дип гаепләп сөйлиләр. Яхшы кеше булып калыр өчен башта каенанага керер идем. Каенана иреңне синең өчен үстергән. Син шул ирнең рәхәтен күрәсең. Әниең – үзеңнеке, ул аңлый. Авыл халкының да авызы томалана.

– Рөстәмнең ниндиерәк җитешсез яклары бар?

– Кызып китә.

– Нәрсәдән?

– Үзенә ошамаган әйбер булса.

– Нәрсә ошамый? Соңгы вакытта нәрсәдән кызып китте?

– Рөстәмнең бертуган Рафис абыйсы 58 яшьтә үлеп китте. Казанда яши иде. Пошалымда җирләдек. Поездга бәрелгән, чыгып өлгерә алмаган. Рөстәм елады. Бик еш елый торган кеше түгел ул үзе. Абыйсы рухына аш үткәргәндә муллалар янында кызып китте. Мулла 12дәге намазга ашыга. Шул вакыт эчендә ашатып та өлгерергә, бөтен ризыкны чыгарып бетерергә дә кирәк. Рөстәм: “Әйдәгез, тизрәк булыгыз”, – дип кызды.

– Син дә кызып китмәдеңме соң?

– Икең дә кызып китсәң, шартларга кирәк. Берең кызганда берең су була, ул суынгач башка вакытта гына кызып аласың.

– Рөстәмнең тазаруына ничек карыйсың, диеталарга утыртасың килмиме? Ул бит беренче чиратта җырчы, төз гәүдәле булырга тиеш...

– Тазару ашаудан да түгел, күп ашамый ул. Нервыланып та тазара кеше.

– Ник нервылана?

– Барын да күңеленә якын ала. Кем беләндер әзрәк сүзгә килсә дә пошына.

– Ник сез сәхнәдә Зәйнәп-Зөфәр кебек гел бергә түгел, аерым йөрисез?

– Милли үзәктә эшләргә теләгем бар иде, Рөстәм: “Мин анда эшләгәндә, син эшләмәячәксең”, – диде. Шул сәбәпле аны каядыр җырларга җибәрсәләр, мин монда калам.

– Ник алай диде?

– Аның теләге шундый. Кемдер “хатының белән бер җирдә эшләмә”, дип әйткәндер бәлки, кем белгән...

– Рөстәмгә ничек эндәшәсең?

– “Матурым” дим. Ул миңа “карчыгым” ди.

– Акчасын сиңа бирәме?

– Кулга бирми. Бер урын бар, шунда куя.

– Син аннан үзеңә кирәк вакытта акча аласыңмы?

– Рөхсәтсез алмыйм.

– Син дә үз акчаңны шунда куясыңмы?

– Юк. Үз акчам – үземнеке, аерым. Хатын-кызга күп әйбер кирәк: бизәнү, күлмәк, туфли, чәч ясату, буяу...

– “Сөембикә” журналында Рөстәм Закиров сине сүккән: “Озак итеп аш пешерә. Каядыр барып кайтам, аш һаман пешмәгән була”, – дигән.

– Ул элекке хәлне сөйләгән. Ул вакытта бала елагач, аш пешерүне дә оныткан идем. Айратыбыз бик елады, эче авыртты аның. Шул вакыттагы аш пешерү иде ул. Интервьюда гомер буе шулай яшәгән кебек килеп чыккан...

– Пешерә беләсең, димәк.

– Аллага шөкер, Рөстәм яратып ашый. Кечкенә чакта ук пешерергә өйрәндем. Элек бәйли дә идем.

– Рөстәмнең бизнесы бармы?

– Юк.

– Алдыйсың?

– Юк дим. Кайбер кеше чана сатып йөри, ди. Ул кешедән Пошалым чаналарын сатып ала да хөрмәт иткән кешесенә бүләк итә. Элек-электән Пошалымда чана ясаганнар.

Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ