Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Әлки районы Апак авылында Зәйтүнә белән Исламия апалар җир бүлешә алмый

22 Март 2016 1722
Ни өчен халык җирләрен бүген генә межаларга тотынды? Ни өчен 60 ел буе койма, киртәләр дөрес тора дип йөргән күршеләр бүген "алай түгел, болай ул" дип, судларга йөри, газеталарга яза?..
Апак авылында яшәүче Зәйтүнә апа Закирова белән Исламия апа Нәбиуллина, әнә, ике арадагы җирне бүлешә алмыйча авыруга сабышкан. Югыйсә, ярты гасыр күршеләр булып яшәгәннәр, балалар үстергәннәр, кунакка йөрешкәннәр, бергәләп картайганнар. Исламия апа: "Мин үлсәм, соңгы юлга озатырга Зәйтүнә кермәсен, ул үлсә, мин кермим!" – дип күз яшьләрен сөртә.

Өстә биргән сорауларга җавап гади кебек – җир алтын бәһасенә тиң хәзер. Аннан, акыллы башлар күбәйде. Әти-әнисенең нигезенә кайтып, ихата үлчи, аны төрле юллар белән зурайта, аннан документлаштыра башлады. Кем алдан җитешкән – җир шуныкы...

Эльмира ФЛҮН

P.S. Журналист Эльмира Флүн Әлки районының Апак авылына барып тикшерү уздырды. Ике арада барган низаг нинди чишелеш алганын "Акчарлак" газетасының 24 март көнне чыгачак 12нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Ноябрь 2019 12:15 1145
ӨСКӘ