Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Лилия Заһидуллина утын белән җылытучы өйдә булып кайтты

2 Февраль 2016 1506
Редакциягә атна саен диярлек шалтыратып, үзләрен онытырга ирек бирмәүче укучыларыбыз бар. Алар тормышыбызны күңеллерәк итә, безне тик утыртмый, Аллага шөкер. Шундый активистларның берсе – Балык Бистәсе районы Биектау авылында яшәүче Оркыя Динмөхәммәтова. "Зарлы телефон"га мин утырган көннәрдә генә шалтырата бугай дип уйлый идем, ялгышканмын – хезмәттәшләрем дә аның белән танышырга өлгергән.
Көннәрдән бер көнне вәгъдәне үтәр чак җитте – Балык Бистәсе якларына чыгып киттек. Оркыя апаның ишегалдына үтәм... Йорты тыштан ярыйсы гына күренсә дә, эчтән, чыннан да, калтырый икән. Өйалды өлешендә плитә белән туңдыргыч тора, ә бүлмәдәге иң кыйммәтле әйбер – телевизор. Өйдә зур мич. Газ юк, өйне утын белән җылыталар икән. Ә суны ял көннәрендә кайткан улы Мансур машинасы белән күрше Мәшләк авылы чишмәсеннән күпләп ташып уя икән. аннары атна буе шуны кулланалар.

– Ун бала чыккан төп нигезем бу! Эшләгән булсам, мәңге бу хәлгә калмый идем. Мондый өйдә торырга ризалыгым юк. Район башлыгына хәтле барып җиттем, берсе дә ярдәм итми, – диде Оркыя Динмөхәммәтова.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

P.S. Динмөхәммәтовларның гаиләсе турында күрше-тирә халкы, авыл башлыгы нәрсә ди? Газсыз йортта яшәүләренә кем гаепле? Болар турында тулырак "Акчарлак" газетасының 4 февраль көнне чыгачак 5нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Лилия Заһидуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ