Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Лилия Заһидуллина: “Кыз буласын белгәч тә, исемен уйлап куйган идек” (АУДИО)

29 Июль 2016 1894
“Акчарлак” газетасы журналисты, яраткан коллегабыз Лилия Заһидуллина 27 июль көнне әни булды. Кызларына Зилә дип исем кушканнар. Әлеге мизгелләрдә алар Казанның 1нче номерлы бала тудыру йортында. Лилиянең үзенә шалтыратып хәлен белдек.
– Лилия, чын күңелдән котлыйбыз! Хәлең ничек?

– Бик зур рәхмәт котлауларыгыз өчен! Үзебезне яхшы хис итәбез. Баланың хәле әйбәт, Аллага шөкер. Бу атнаның ялларында чыгаралар.

– Ирең янында булган. Бергә табарга үзе теләдеме?

– Үзе барырга теләде. Ярдәм итә алырмын дип уйлады. Чынлап та аның ярдәмен бик тойдым. Әгәр ир-атның үз теләге һәм мөмкинлеге бар икән, моңа каршы килергә кирәк түгел, минемчә. Һәрбер ир-ат моңа әзер түгелдер дип саныйм. Бала туганны карарга ир-атларның көче җитәр микән?.. Моны бик тыныч, үз-үзен кулда тота ала торган ир-ат кына булдыра аладыр...

7(259)85967485 (1).jpg

– Кызыгызга исемнең матурын сайлагансыз...

– Рәхмәт! Ирем белән бергә сайладык. УЗИдан карагач, кыз икәне билгеле булгач та, исемен уйлап куйган идек.

– Беренче күрүгә кемгә охшаттың?

– Әтисенә бик нык охшаттым. Шундый ук кап-кара чәчле. Һәр кешегә үз баласы иң матуры булып тоеладыр. Миңа да шулай...

QnT859658487obbntihI.jpg

Телефоннан Лилия Заһидуллина сөйли
00:00 / 00:00

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1115
26 Июль 2019 16:42 965
ӨСКӘ