Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Лилия Низамова: “Бәлешемне догалар укып, елмаеп ясыйм, шуңа тәмле”

25 Июнь 2019 775
Рәхәт заманада яшибез хәзер. Ак­чаң булса, заказ бирәсең дә, бө­тен нәрсәне өеңә китерәләр. Хәтта бә­лешен дә! “Тиз­дән кунаклар килә, тәм­ле итеп бәлеш пешереп бир әле, дип еш шалтыраталар”, – ди Лилия Низамова. Дүрт сәгать кала гына заказ бирсәләр дә, әлеге җаваплы эшкә алына ул.
Лилия тумышы белән Нурлаттан, үзенә 28 яшь. Бүгенге көндә Казанда яши. КНИТУның нефть бүлегендә инженер-технолог һөнәрен үзләштергән. Бүген декрет ялында. Зур кызына – 3 яшь, кечесенә 10 ай.

– Беренче кызымны тапкач ук нәрсә белән дә булса шөгыльләнергә теләдем. Үз сәләтемне табасым килде, – дип башлады сүзен Лилия. – Тырнак, керфек ясыйсым килми, нишләргә була соң, дип уйлый идем. Икенче кызымны тапкач, үзеннән-үзе хәзерге эшемә кереп киттем. Якыннарымның, дусларымның безгә килгән саен “Бәлешне бигрәк тәмле пешерәсең инде”, – диюе зур этәргеч булды. Кызык өчен генә декабрь аенда сатарга дип беренче бәлешемне “Инстаграм” челтәренә куйдым. Шулай тиз үз клиентларым барлыкка килер дип уйламадым да.

– Бәлеш ул пирог кына түгел. Килеп чыгар микән дип куркытамы?

– Беренче вакытларда курка идем. Догамны укып, “Бисмилла” әйтеп тотынам. Ураза аенда күп заказ бирделәр. Догаларымны укый-укый пешердем. Камырны елмаеп ясарга кирәк, диләр. Башкаларга да үземә әзерләгән кебек тырышып пешерәм. Шуңа да тәмле дип мактыйлар. Бер клиент алтынчы тапкыр заказ бирде менә.

– Итен каян аласың?

* * *

Язманы "Акчарлак" газетасының 25 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ