Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА: “Туй күлмәге киясе көннәр алдадыр әле...”

23 Май 2014 1098
Казанның шау-шуыннан качып, Хуҗәмәт (Куземетьево) бистәсендә яшәп ятучы җырчы Лилия Муллагалиеваларда кунакта булып кайттым. Идел елгасы буенда ук урнашкан аларның йорты. Янәшәдә генә урман. Әлеге бистәдәге җирләр иң кыйбатлардан санала. Мисал өчен, 10 сутыйның бәясе генә дә 15 миллион сум тирәсе тора!
– Без җир сатып алган акчага ул вакытта ике бүлмәле фатир алып була иде. Ирем Илсурның эчке сиземләве көчле, җилнең кайсы яктан искәнен тиз чамалап ала. Ул вакытта: “Шул бәягә җир алалармы инде?” дип әйтүчеләр дә булды. Хәзер, әнә, нинди бәягә күтәрелде! Йортны 10га 15 метрлы итеп салдык. Ел саен нәрсәдер төзибез, үзгәртәбез, тик яткан юк, – ди Лилия ханым.

– Йортыгыз бигрәк зур. Булышчы алырга теләгегез юкмы соң?

– Берәр атнага концерт белән киткәндә, “өйдәгеләргә берәү контроль ясап торса, яхшы булыр иде”, дип уйлап куям кайвакыт. Ләкин әлегә ышанычлы кешем юк. Кызымны карап торган бер әби бар иде, ул үлеп китте. Ә җыештыру эшләренә килгәндә, анысын бер физкультура дип кенә кабул итәм. Идән юмыйча калган көнем юк.

– Илсур абый кайда эшли?

– Эше авыл хуҗалыгы белән бәйле... Вак-төяк бизнес белән кайнаша. Кыс­касы, акчаны кайда ясап була, шунда йөри. Күбрәк улыбызның тренеры вазыйфасында. Данилны теннис, хоккей түгәрәгенә ул йөртә. Мин дүрт яшьлек кызыбыз Ильвина белән шөгыльләнәм.

– Ирегез белән ничек танышкан идегез?

– 1999 елда апаның туган көнендә. “Үлеп гашыйк булдык” дигән әйбер булмады бездә. Әмма бүгенге көндә мин аны элеккегә караганда да күбрәк яратам дип әйтә алам. Ул да шулай ук... Мәхәббәт, ярату хисе тора-тора көчәя икән.

Бер-ике ай очрашып йөргәннән соң, мине шушы Хүҗәмәт бистәсенә алып килеп: “Менә монда өй саласым килә”, – дип киләчәккә планнары белән уртаклашты. Мин хупладым. Бер-беребезнең авылларына кайтып йөри башлагач, бергә яшәргә карар кылдык.

– Ак күлмәк киеп кияүгә чыкмагансыз икән?

– Башта без “гражданский брак”та яшәдек. Аннары гына никах укыттык. Ак күлмәк белән кияүгә чыгу хыялы бар иде. Тик бер-береңне белеп бетергәч, аның кирәге калмый икән. Тимерне кызуында сугарга, туйны әзрәк очып йөргән чакта ясарга кирәк. Яшь парларга да шуны киңәш итәм. Аннары тормыш баса, акчаны уңга-сулга очырасы килми башлый. Ләкин ак күлмәк кию теләге хатын-кызның аңында барыбер кала. Кем белә, көмеш туйлар ясарга уйласак, бәлки туй күлмәге киясе көннәр алдадыр әле (көлеп).

– Белүемчә, Илсур абый белән яшь аермагыз – 14 ел, сезгә кадәр беренче гаиләсе дә булган. Бу нәрсәләр куркытмадымы? Әти-әниегез каршы төшмәдеме?

– Мин элек-электән үк үз яшемдәгеләр белән уртак тел таба алмый идем. Аннары безнең әти белән әнинең дә яшь аермасы – 9 ел. Өйләнеп аерылуы да куркытмады. Чөнки бик төпле, ышанычлы кеше булуы йөзенә чыккан иде. Көн саен күрешеп торсак та, башка егетләр кебек үбәргә-кочарга да ашыкмады. Уйнап йөрмәгәне сизелеп тора иде. Аның янәшәсендә үземне стена артында кебек итеп хис иттем. Шуңа да мөнәсәбәтләребезгә әти-әни каршы булмагандыр.

– Беренче хатыныннан туган улы белән мөнәсәбәтлә­ре­гез ничек?

– Без Илсур белән өйләнешкәндә аңа 6 яшь иде. Кечкенәдән безгә килеп йөрде, бала белән атаның аралашуына каршы килмәдем, киресенчә, хупладым гына. Минем күз алдымда үсте дисәм дә була ул баланы. Хәзер инде зур егет булды. Аннары балалар да бер-берсен белеп үсәргә тиеш дип саныйм.

– Илсур абый матур сүзләр әйтәме?

– Илсур шундый кеше: ул беркайчан да “ах” дип әйтми. Пешергән ризык өчен рәхмәтен әйтеп китә, “ай, тәмле булды”, дигәнен ишетмәссең. Хатын-кыз шундый булырга, тәмле пешерергә тиеш дип уйлый ул. Аннары үзе дә бик тәмле әзерли. Йөргән вакытта мантыйга кадәр пешереп ашата, кайнатмалар ясый, компотлар әзерли иде. Хәзер дә сирәк кенә булса да безне тәмле ризык белән сөендереп алырга мөмкин.

– “Яратам” дигән баллы сүзләргә дә сарандыр алайса?

– Кайвакыт үзем: “Син мине яратасыңмы соң?” дип шаяртып сорыйм да, “Яратасың” дип җавап бирә. Өзеп әйтми, ачылып бетми. Аның каравы, яратуын миңа булган мөнәсәбәтендә чагылдыра. Кешеләр янында: “Юк, минем Лилиям андый түгел, ул мондый”, – дип мактап куярга мөмкин.

– Диета тотасызмы?

– Элек гел диетада утыра идем. Бала тапкач, иркенлеккә чыктым бераз. Әкренләп кенә камыр ризыкларыннан, иттән баш тартып, “сыроедение”га күчеп барам. Дөрес туклансаң, шунда ук биттә, чәчтә, тырнакларда уңай үзгәреш сизелә. Бассейнга йөрим.

– Үзегезне бай дип саныйсызмы?

– Бай дип әйтмәс идем. Аллага шөкер, җитеш тормышта яшибез. Акчаларын кая куярга белми интегүчеләр байга керәдер ул. Акчабыз булса, бездә урын табыла. Күктән төшкән, талап алынган байлык түгел, хәләл көчебез белән булдырган тормыш.

– Узган ел әниегезне ял итәргә дә алып барган идегез...

– Апаларым, аларның балалары белән барлыгы 11 кеше Төркиягә бардык. Авыл тормышы кешене баса бит инде ул, әни бераз ял итеп, чит ил тормышын күреп кайтты. “Әйдәгез, ял итеп кайтуны ел да традициягә кертик”, – дидем үзләренә.

– Әниегез кызлар кебек яшь сак­ланган...

– Безнең нәселдә шундый бер нәрсә күзәтелә: яшь чакта барыбыз да үз яшебездән олырак күренәбез. Аннары, билгеле бер вакыт җиткәч, яшебез бер урында туктап калган кебек була. Әни дә шулай булды, апаларым да.

– “Яңа Гасыр” каналында баручы “Мәхәббәтле язмышлар” тапшыруына ничек килеп эләктегез?

– Чулпан Гарипова белән студент елларыннан бирле дуслар без. Аның телевидениедә тапшыру эшләү, минем исә берәр журнал ачасы килү теләге күптәннән бар иде. Әмма журнал чыгаруны вак эш дип уйлап, бу хыялдан баш тарттым. Тапшыру – Чулпанның идеясе. “Әйдә, бергә эшлик” дип әйткәч, теләп ризалаштым. Гаиләле булып яшәүдән дә бәхетле әйбер юк. Аерылышулар белән тулган заманда, телевизордан матур гаиләләрне күрсәтү халык өчен бик файдалы булыр дип уйлыйбыз.

– Алга таба иҗатыгызда нинди үзгә­решләр көтелә?

– Сентябрь ахырында “сольный” концертымны ясамакчы булам. Диск, фотолар белән бергә, китап чыгару теләге дә бар. Рәсим Низамов һәм Айгөл Бариева белән бергәләшеп көзгә зур бер иҗади проект әзерләп ятабыз. Анда без – артистлар башка яктан ачылачакбыз.


Нәзилә ХУҖИНА
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ