Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Лилия Муллагалиева: "Ирем дүртенчегә дә, бишенчегә дә риза"

8 Декабрь 2015 2457
Лилияләр гаиләсендә зур яңалык. Җырчы өченче мәртәбә әни булырга әзерләнә. "Мәхәббәт, кәҗә һәм башкалар" спектаклендә уйнаучы Лилияне әлеге роле өчен махсус тазарыбрак киткән дип сөйләсәләр дә, хикмәт анда булмаган икән. Интервьюга ул кызы Ильвина белән килде.
– Лилия, үзегезне ничек хис итәсез?

– Аллага шөкер, бик әйбәт. Руль артына утырып йөрим. Зарланмыйм. Организмның арыган чагы да була торгандыр, 20 яшьлек вакытым түгел бит...

– Сер булмаса, сезгә ничә яшь?

– 37.

– Хәзерге заман җырчылары өченчегә бала алып кайта башлады...

– Кемгәдер, ниндидер сүзләргә генә карап, бала алып кайтып булмый. Гаилә эчендә җылылык хөкем сөреп, ир белән хатын төпле уй-фикер йөртсә, нигә алып кайтмаска? Ирем Илсурга дүртенчене алып кайтсаң, ул анысына да, бишенчегә дә риза. "Юк" дип тормый. Мин биш балалы гаиләдә үстем. Үземнең исә өч бала алып кайтасым килде. Бер улым һәм бер кызым бар инде. Өченчесе кем булыр?.. Иң мөһиме – исән-сау тусын. 

Эльза ГАЗИЗОВА

P.S. Лилия Муллагалиеваның әни булырга әзерләнүе, ирен ничә яшьтә яшь әти итәргә җыенуы турында тулырак "Акчарлак" газетасының 10 декабрь көнне чыгачак 50нче санында укый аласыз.

Рубрика: АНОНС Автор: Эльза Газизова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 1013
28 Август 2019 15:23 723
ӨСКӘ