Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Лилия Муллагалиева: “Дүртенчегә барырга куркып тормагыз! Дүртенчесе бик тиз туа икән”

26 Февраль 2019 1603
Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева 39 яшендә дүртенче тапкыр әни булды! Хәзер әлеге гаиләнең өч уллары, бер кызлары бар. Җырчы үзенең Инстаграм битендә бәби тапканнан соң хис-кичерешләре белән уртаклашкан.
"Кадерле туганнарым, дусларым, яраткан тамашачыларым!!! Шундый күп матур теләкләр язгансыз. Комментарийләр искиткеч мәгънәле, барыгызга җавап биреп, рәхмәт әйтәм!!! Балакайларыбыз сау-сәламәт булсыннар! Игелекле, иманлы, тәүфыйклы, пар канатлы, әти-әниле, озын гомерле, бик бәхетле булсыннар! Аллакаем рәхмәтеннән, ярдәменнән ташламасын!

Күзгә йокы керми... Уйланып, шатланып, ниндидер халәттә барысын күз алдыннан кичереп ятыш... Авырлы булып, ах-пух килеп 9 ай йөрүе үзе бер күңелле, рәхәт чор! Ә инде бәбиеңне кулга алып, сөеп, иснәп, күзенә караган минутлар – иң кадерле, иң онытылмас бәхетле мизгелләр!

Мин дә бүген кечкенәбез Илһамны 2 сәгать күкрәгемә кысып, кечкенә кулларыннан үбеп, яратып, назлап, бары тик әни белән бала арасындагы тирән, мәңгелек якынлыкны тоеп яттым... 16 ел элек беренчебез Данилны, 10 ел элек кызыбыз Ильвинаны, 3 ел элек кенә җимешебез Ильясны тудырган минутлар искә төште. Бер карасаң, онытылган да кебек, ә бер карасаң, бар да кичәге кебек күз алдында...

Сүземне төгәлләп, бүгенгә шуны әйтәсем килә: бала шатлыгын күреп, куанып яшәргә язсын! Шуны да әйтим, дүртенчегә барырга куркып тормагыз! Дүртенчесе бик тиз туа икән", – дип язган Лилия Муллагалиева.

Без дә әлеге гаиләне чын күңелдән котлыйбыз! Дөньяга туган сабыегыз озын гомерле, сау-сәламәт, бәхетле булсын! Тигезлектә, игелеген күреп яшәргә язсын!

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ