Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Лилия Биктимерова: “Үги әни белән яшисем килмәде”

26 Август 2019 2265
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 2 август 2012 № 31
– Уңышларга ирешү өчен барыбыз да борма юллар аша үтәбез. Балачак елларыгыз, сәхнәдәге беренче адымнарыгыз турында сөйләп үтсәгез иде.

– Әти-әнием мине малай булыр дип көткән. Кыз бала туу әтиемә бер дә шатлыклы хәбәр булмаган, ул хәтта әнием белән мине балалар табу йортыннан да барып алмаган. Ике-өч айлык чагыма кадәр миңа әйләнеп тә карамаган. Шулай да җан тартмаса, кан тарта дигәндәй, күпмедер вакыт үткәч, мин бишектә йоклап ятканда читтән генә күзәтә башлаган. Төс-кыяфәтем белән аңа охшаганмын. Әкренләп әтинең миңа карата мөнәсәбәте үзгәргән.

Балачак елларым бераз катлаулырак булды. Миңа ун яшь вакытта бу дөньядан вакытсыз әнием китеп барды. Әтием тиз арада икенче хатынга өйләнде, ә минем үги әни белән яшисем килмәде. Мине кеше итү, тәрбияләү бурычын әниемнең бертуган сеңлесе Алсу апа үз өстенә алды. Биш ел Пермь өлкәсенең Барда шәһәрендә яшәдем. Әти белән әни назын миңа бирә алган апам белән җизнәмә чиксез рәхмәтлемен. 9 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Уфаның сәнгать училищесына укырга кердем.

Дәртле чаклар... Ул вакытта өченче курста белем алып йөргән Рөстәм Асаевка гашыйк булдым. Озак та үтми, никахлаштык һәм тиздән мәхәббәт җимешебез Гөлназ туды. Кызганыч, икебез дә кызу канлы булгангамы, арабызда ыгы-зыгы тиз кабынып китә иде. Гаиләдә берең ут булса, икенчесе шул утны сүндерә белергә тиеш. Ә безнең очракта икебез дә ут, өйдә нәрсәләр булганын күз алдына китерегез инде. Шуңа күрә 7 ел гомер иткәннән соң, аерылыштык. Рөстәмне бер дә начар дип әйтмим, әйбәт кеше. Бүгенге көндә Казан филармониясендә эшли, үзенә тиң булырдай яр тапты, малай үстерәләр.

– Фәдис әфәнде белән танышуыгыз ничегрәк булды?

– 2000 елда училище тәмамлаганнан соң, эшкә урнашырга дип, Филармониягә килдем. Фәдис Ганиевка аның төркемендә җырлау теләген белдердем. Алдылар. Соңыннан инде аның белән якыннан танышып киттек, очраша башладык. 2003 елдан бергә яшибез.

– Димәк, никахыгызны законлаштырдыгыз?

– Әйе. Законлаштыру дигәч, бер кызык хәл искә төште. Президент безгә фатир бирергә кул куйды. Ә ул вакытта безнең никахыбыз законлы теркәлмәгән иде. Шуның өчен барысы да ашыгыч килеп чыкты. Үзебезнең өстә джинс кием, Мендельсон маршы уйный һәм без ЗАГС залына көлә-көлә керәбез. Аллаһы боерса, бергә торуыбызга 10 ел тулганда, туганнарыбызны, дусларыбызны җыеп, туй ясарга иде.

– Кызыгыз Гөлназ Фәдискә “әти” дип эндәшәме?

– Бер-берсен бик яраталар. Фәдис Гөлназны һәр көн укуына илтеп куя, барып ала. Кечкенәрәк чагында “Фәдис абый” дип эндәшә иде. Шулай бервакыт өй алдындагы балалар мәйданчыгына чыктык та, таганда атынганда, Фәдискә тәүге тапкыр “әти” дип эндәште. “Кызым, ник алай дип әйтергә булдың соң?” – дигәч, ул шунда ук: “И, әни, абый дип эндәшсәм, бу кызның әтисе юк икән дип уйларлар”, – диде. Шундый төпле фикерле бала инде ул, күз тимәсен. Әле күптән түгел генә: “Вакыты җиткәч минем дә никахым була бит инде. Туйга, әлбәттә, Рөстәм әтине дә, Фәдис әтине дә чакырачакмын. Кара әле, әни, табын артында синең ике ягыңда да ир заты утырачак, вәт, бәхетле хатын син! Шунда әтиемнәрнең икесенә дә рәхмәт әйтеп, баш иярмен инде”, – ди. Чынлап та, Фәдис белән бик дуслар. Миңа сөйләмәгән серләрен дә аңа сөйли ул. Аллага шөкер, бүгенге көнгә кадәр кызыбыз йөзгә бер дә кызыллык китермәде, борчуга да салмаска тырышты. Ходайга шөкер, бүгенге көндә бары тик яхшы билгеләргә генә укый, хореография училищесының икенче курсын тәмамлады.

– Кызыгыз да әти-әнисенә охшап, бик моңлы тавышлы. Ник аны вокал бүлегенә түгел, ә биюгә бирдегез?

– Ул бөркөнне иртән уянды да: “Әни, минем балерина буласым килә”, – диде. Аның сүзенә каршы килмәдем. Училищеда ике ел уку дәверендә зур уңышларга иреште. Алдагы елга укуын дәвам итәргә Санкт-Петербургка чакыралар. Үзенең барырга теләге бик зур, әмма без җибәрергә куркып торабыз.

– Гөлназ әтисе Рөстәм белән еш күрешеп торамы?

– Әйе, ул аларга Казанга кунакка барып тора, узган җәйне Рөстәм үз гаиләсе белән диңгездә ял иткәндә Гөлназны да алды. Нәнәсе белән дәүәтисе янына Благоварга да кайтып йөри. Аларга бик зур рәхмәт, мин училищеда укуымны тәмамлап, эшкә урнашып киткәнче, Гөлназны дүрт яшенә кадәр нәнәсе һәм дәүәтисе үстерде. Шуңа да алар Гөлназга оныкларына түгел, ә кызларына караган кебек карыйлар. Фәдис белән без дә аларга барып йөрибез. Ачык йөзлеләр, кайтуыбызга табын әзерләп, мунча ягып торалар. Миңа “кызым” дип эндәшсәләр, Фәдискә “киявебез” диләр. Бер дә читкә типмәделәр. Нишлисең инде, тормышта төрле хәлләр була.

– Фәдиснең әнисе белән мөнәсәбәтләрегез ничек?

– Бик дусбыз, чөнки холыкларыбыз да охшаш. Нәрсә әйтсәм дә, үпкәләми ул миңа. Ә үз баларының кыек сүзен бик озак кичерә. Дүрт бала анасы ул, өлкән улы бу дөньядан бик иртә китеп барды. Төпчек булгангамы, Фәдисне аеруча үз итә. Шуңа мәчесенең дә, кәҗәсенең дә, сыерының да исеме – Фәдис. Мәчесенә: “Фәдис, прыссс!” – дип, кычкырып җибәрә. Аннан кабат итәгенә утыртып сөя ул аны.

– Фәдис белән яшь арагыз шактый. Бу каршылыклар тудырмыймы?

– Яшь арасы 13 ел. Юк, бернинди дә каршылыклар тумый. Минем карашка, ир-ат хатын-кыздан ким дигәндә 10 яшькә өлкәнрәк булырга тиеш. Шул очракта бер-береңне аңлау күпкә җиңелрәк.

– Тагын берәр бәби алып кайтасыгыз килмиме?

– Теләк, әлбәттә, бар. Ходай теләсә, вакыт юк дип тормыйсың инде, бала алып кайтасың. Барысына да үз вакыты.

Бүгенге көндә икебез дә Уфа сәнгать академиясенең көндезге бүлегендә укып йөрибез. Карт көнебездә укырга булдык (көлә).

– Эштән, укудан калган буш вакытыгызны нәрсәгә сарыф итәсез?

– Мин бәйләргә бик яратам. Гастрольдә, юлда булганда кулымнан бәйләм төшми дә.

– Сез усал хатын, усал әниме?

– Ничек дип әйтим икән? Мин бик усал яки артык ягымлы булам. Уртача гына булганым юк. Кызым инде күз карашымнан да барысын аңлап тора. Минемчә, бу дөрес тә, бала ул әтидәнме, әнидәнме, аларның сүзеннәнме куркырга тиеш.

– Әйе, тормыш көткәндә хатын-кыз усал, яхшы усал булырга тиеш, диләр. Холкыгыздагы яхшы усаллык сезгә кемнән бирелгән?

– Әниемне бик яхшылап хәтерләмәсәм дә, ягымлылыгы әле дә күз алдымда. Мин, киресенчә, аның капма-каршысы, бөтенләй дә әниемә охшамаганмын. Минем холык-фигыльләрем көчле затларныкы кебек, күрәсең, әти-әниемнең малай дип көтүләренең бер йогынтысы булгандыр. Гел чалбар кигәнмен, күлмәк кидерә алмаганнар. Кечкенә чакта да һәрвакыт малайлар белән уйнап үскәнмен. Бер генә дус кызым бар иде – Гүзәл Уразова. Барда шәһәрендә яшәгәндә алар безнең күршеләр иде. Ул миннән ике яшькә генә кече булса да, мин аңардан күпкә “эре”рәк идем. Аны эләктереп алып, гел үзем белән йөртә идем. Һәр җәйне лагерьларда бергә ял иттек, музыка мәктәбен дә бергә тәмамладык.

– Аеруча яратып башкарган һәм яратып тыңлаган җырларыгыз бармы?

– Урал Рәшитовның махсус минем өчен язылган “Баланнарым”, Риф Арслановның “Ялгышма син, юкка үпкәләмә” җырларын бик хисләнеп башкарам. Көзгә, Аллаһы боерса, Гөлназ белән икебез театраль тамаша әзерлибез. Концерт прог-раммасы Зифа Нагаеваның, Наил Шәймардановның һ.б. өр-яңа җырларыннан торачак.

Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Зәйнәп Солошина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ