Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Лилия БИКТИМЕРОВА: “Кызымның ике әтисе бар”

22 Июль 2014 4680
Лилия Биктимерова – Башкортстанда популярлык казанган, үз тамашачысын тапкан җырчы. Аны якыннан белгән кешеләр бу ханымның туры сүзлегенә, эчкерсезлегенә һәм кыюлыгына шакката. Аның белән сөйләшкәч, мин дә бу җырчы турында “эчендәгесе – тышында” дигән фикергә килдем.
Чөнки нинди генә сорау бирсәм дә, ул турыдан-туры, ачык җавап бирде. Башка кайбер җырчылар кебек “мин бу сорауга җавап бирмим”, “шәхси тормышыма кысылмагыз”, дип тормады.

Лилия Биктимерова – җырчы Рөстәм Асаевның беренче хатыны. Аларның уртак кызлары – Гөлназ Асаева да эстрадага аяк басып килә. Лилия ханым Рөстәм белән ни сәбәпле аерылышуларын, ни өчен гаилә тормышлары барып чыкмавын сөйләп бирде. Хәзерге ире – җырчы Фәдис Ганиевка өченче хатынлыкка кияүгә чыгуын да яшермәде. Хәер, әңгәмәне укыгач, барысына да төшенерсез.

– Лилия, белүемчә, син кияүгә бик иртә чыккансың?

– 9 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Уфа сәнгать училищесына укырга кердем. Ул вакытта өченче курста белем алып йөргән Рөстәм Асаевка гашыйк булдым. Миңа – 16, аңа 19 яшь. Озак та үтми, никахлаштык һәм тиздән мәхәббәт җимешебез Гөлназ туды.

Училищены тәмамлагач, 2001 елда Филармониягә эшкә бардым һәм Фәдис Ганиев төркеменә эләктем. Шул вакыттан бирле Фәдис белән бергә эшлибез. Аның төркеменә килгән вакытта кияүдә идем, ул да өйләнгән. 2003 елда исә Фәдис белән кавыштык.

– Рөстәм Асаев белән аеры­лы­шуыңа Фәдис белән мәхәббәт романы куертуың сәбәпче түгелдер бит?

– Рөстәм белән 2002 елда ук аерылышыр чиккә җитеп яши башлаган идек, 2003 елда арабыз өзелде. Юк, моңа Фәдис гаепле түгел. Без бит икебез дә кызу канлы кешеләр. Рөстәм дә, мин дә ут кебек кабынып китәргә генә тордык. Шундый гаиләдә ниләр булуын күз алдыңа китерәсеңдер инде. Берең ут булып, икенчең шул утны сүндерә белсә генә яшәп була бит ул! Хатын-кыз әзрәк баш бирергә тиеш. Ә мин баш бирмәдем. Җиде ел яшәгәч, кызыбыз Гөлназ булса да, аерылышырга уйладык. Дошманнар булып аерылышмадык, утырып сөйләштек тә, шундый карарга килдек. Аерылышу авыр иде, билгеле. Әмма бу котылгысыз иде. Хәзер дә сөйләшкәндә: “Без барыбер бергә яши алмас идек инде”, дип көлешәбез.

– Алайса, сез дуслар булып кала алдыгыз?

– Беренче ике елда авыррак булды. Аннары әкренләп дуслаштык. Рөстәм үзенә тиң ярын табып, гаилә корды, улы туды. Ни дисәң дә, уртак кызыбыз бар, аралашмыйча булмый. Ул миңа абыем, мин аңа сеңлесе кебек. Кызыбыз Гөлназ әтисен бик ярата, хөрмәт итә. Ул Казанга Рөстәмнәргә еш кына кунакка бара, энесен дә бик ярата.

– Аңлавымча, Фәдис белән танышканда ул әле башка хатын белән яшәгән. Арагызда мәхәббәт уты ничек кабынып китте?

– Фәдис әйтүенчә, төркеменә килүгә үк миңа күзе төшкән. Ул чакта Фәдис икенче хатыны Римма белән яши, ул аның төркемендә биюче булып эшли иде. Күрәсең, шул чакта ук алар да этле-мәчеле яшәгән. Кемдер ирнең чибәрлегенә, тышкы кыяфәтенә гашыйк була. Ә Фәдиснең, минемчә, тышкы чибәрлеге юк. Әмма аның күңеле искитмәле чибәр. Мин аңа бик рәхмәтлемен, ул шулкадәр әйбәт, чиста күңелле, йомшак, аңа гашыйк булмый мөмкин түгел! Шуңа да өченче хатын булудан да куркып тормадым, тоттым да кияүгә чыктым. Аның беренче хатыныннан 22 яшьлек кызы бар, ә икенче хатыны үзеннән 8 яшькә олырак иде. Бер-берсен аңламыйча яшәгәннәр ахры, шуңа аерылышканнар. Фәдис чын мөселман ирләре кебек, өч хатын алды, белмим, соңгысы булырмын микән?

– Ник алай дисең, әллә читләргә күз саламы?

– Ул гашыйк булучан. Кайбер ирләр гашыйк булалар да, хатыннарыннан кача-кача сулга йөриләр. Ә Фәдис андый түгел, гашыйк булса, өйләнә дә куя! Ул алдашып-нитеп йөрми. Әгәр аның башкага гашыйк булуын белсәм, бары тик үземне генә гаепләячәкмен, димәк, аңа гаиләсендә нидер җитмәгән.

– Ул синнән олырак бугай?

– Әйе, 13 яшькә.

– Син үзеңне ут кебек тиз кабынам дисең. Алайса, Фәдискә эндәшмичәрәк калырга туры киләдер?

– Хатын-кыз юл куя белсә, тыйнаграк булса, яхшы да ул. Әмма минем характерым андый түгел. Тиз генә кызып китәм дә, 5 минуттан сүреләм дә куям. Фәдис моны белә, шуңа эндәшмичә кала белә.

– Гөлназ “яңа әти”сен ничек кабул итте?

– Гөлназ Фәдиснең хатыны Римманы белгәнгә, Фәдиснең безгә килеп яши башлавына аптырый иде. 4 яшьлек балага аңлатып карыйм да, аңламый. Башта аерым йоклап та йөрдек. Аннары бергә йоклавыбызны күргәч: “Оятсыз, тор, аның бит хатыны бар! Нигә син кеше ире белән йоклыйсың?!” – диде. Гөлназ кечкенәдән кызык бала иде. Аны күбрәк Рөстәмнең әти-әнисе карады, шуңа мин аны әбисенә охшатам.

Бервакыт моны юри котыртам: “Башка кешегә кияүгә чыгам әле”, дигән булам. Гөлназ миңа: “Кара моны, мода алган. Ирдән-иргә йөрергә калдыңмыни?!” – ди. Фәдис белән аралары бик яхшы, ирем аны үз кызы кебек кабул итте. Буй җиткән кыз булса да, ул аны көн саен мәктәпкә илтеп куя. Гөлназ аңа “папа” дип эндәшә.

– Рөстәм белән Фәдис аралашамы?

– Әлбәттә! Мөнәсәбәтләре әйбәт. Икесе дә кызымның әтиләре бит! Кайчакта мин кызып китеп, Рөстәм белән сөйләшә алмыйм. Ул очракта алар Фәдис белән киңәшләшәләр. Рөстәм белән генә түгел, аның әти-әнисе белән дә аралаша әле Фәдис. Бергәләп аларга кунакка кайтып йөрибез. Рөстәмнең әти-әнисе шулкадәр ачык, яхшы кешеләр, үземнең әти-әни исән булмагач, аларны үземнекеләр кебек якын күрәм. Фәдискә “кияү” дип эндәшәләр, миңа “кызым” диләр. Читтән карап торганда бу бәлки башкаларга мәзәк булып тоеладыр да. Менә шулай мәш килеп яшәп ятабыз.

Рөстәм Гөлназга матди яктан булышамы?

– Ярдәм итә, Аллага шөкер. Ай саен акчасын да бирә, кызыбызны бик ярата.

Рәзилә РӘСИМ
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Рәзилә Рәсим

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ