Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Лилиана Ирназарова: "Кыз туганчы бала табачакмын"

30 Май 2017 2459
Артистлар үз балаларын ничек тәрбияли? "Няня"лары бармы? Тагын бәби алып кайтырга җыеналармы? 1 июнь – Балаларны яклау көне уңаеннан шушы һәм башка сорауларны җырчыларның үзләренә бирдек әле.
– Ике улыбыз – Назар белән Диарыбыз үсеп килә. Өлкәненә – 6, кечкенәсенә 2 яшь тула. Диар әлегә бик сөйләшми, әмма кыланышы буенча анда булачак артист күрәм.

Мин үскәндә әти-әнием беркайчан да үз фикерен такмады. Мин дә шулай итәргә тырышам. Нәрсә ошый – шуның белән шөгыльләнсеннәр. Назарны төрле түгәрәкләргә йөртәбез, әгәр дә ошамый икән, акчасы түләнгән дип, кыстамыйбыз.

Җыр, сәнгать – минем өчен икенче урында. Беренче урында – гаиләм. Иртән-иртүк торып һәркайсына киемнәрен әзерлим, ашарга пешерәм. Бертөрле ризык бармый: берсенә тозлырак, берсенә төчерәк кирәк.

Өченче бала турында күп сорау бирәләр. Әмма бераз вакыт узганын көтәм, яшь аралары 7 ел тирәсе булуын телим. Планнар грандиоз: өченче, дүртенче дә булыр. Кыскасы, кыз бала туганчы!

Язманы тулысынча 1нче июньдә чыгачак, "Акчарлак" газетасының 21нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Зәйнәп Солошина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Октябрь 2020 11:43 1962
28 Сентябрь 2020 13:16 1501
12 Октябрь 2020 09:36 1354
5 Октябрь 2020 10:16 1309
ӨСКӘ