Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Лилиана Ирназарова өченчегә бәби көтә?

11 Март 2019 1551
Җырчы Лилиана Ирназарова күптән түгел үзенең “Инстаграм” битендә күңелле яңалык белән уртаклашты: җырчы өченче тапкыр әни булырга әзерләнә.
“2008 ел. Яшь, хыялый, максатчан, гашыйклар, зур гаилә турында хыялланучылар. Һәм менә 11 ел эчендә без дүрт кешедән торган гаилә булдык. Бик тиздән без бишәү булачакбыз. Шуңа күрә үземнең язылучыларыма мөрәҗәгать итәм. Сезнең ярдәм кирәк. Балабызга нинди исем сайларга белмибез. Ир бала исеме кирәк. Әйе, әйе. Безнең өченче улыбыз туачак. Һәм бу әле, Алла боерса, башы гына. Сездән вариантлар көтәм. Назар, Диар һәм?” – дип язган җырчы.
Җырчының бәби көткәнен үз битенә куйган фотоларыннан да күрергә була иде. Мәсәлән, 30 январьда Уфада булган “сольный” концертыннан соң, Лилиана менә мондый язма урнаштырды: “Сольный” концертым өчен сәхнә киемнәре сайлау авыр булды. Бер ай элек сатып алынган һәм тегелгән күлмәкләргә мин сыймый идем. Бу минем өчен көтелмәгән хәлбулды. Концертыма 2 көн кала уйларга һәм тегәргә туры килде. Миңа бәхет елмайган: гардеробымда киемнәр 44нче размердан башлап 52гә кадәр. Тормышта төрле хәлләр була бит”.
Лилиана безгә узган ел биргән әңгәмәсендә (“Акчарлак”ның 13 декабрьдә чыккан 49 саны) болай дип сөйләгән иде:

“...– Гаиләңдә нинди яңалыклар бар?

– Улларым Назар белән Диар үсә, ирем янымда. Алай башка яңалыклар юк кебек.

– Бервакыт “Кыз булганчы алып кайтам”, дип сөйләгән идең. Уеңнан кире кайтмадыңмы әле?

– Һаман да бар әле ул теләк. Хәзер өч кенә түгел, 4-5 бала турында уйланам. Дус кызларым да, аралаша торган гаиләләр дә күп балалы. Мин дә кызыгам, киләсе елга 30 тула бит инде үземә...”

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 923
ӨСКӘ