Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Әлфиягә ярдәм кирәк яки бер гаилә тарихы

4 Июнь 2019 1488
Мондый темаларга алынмам дип кайчандыр үземә сүз биргән идем. Ир белән хатын мөнәсәбәте турында әйтәм. Барып чыкмады. Чөнки редакциягә берничә тапкыр килеп, күз яшьләрен сөртеп басып торучы Әлфия Әхмәтшинаны өченче тапкырында кире бора алмадым. Ярдәм сорап килгән ул. Үзен, аның өч улын кызгандым. Әлфия әйтүенчә, ире аны кыйнаган, мыскыл иткән, куып чыгарган. Нишләп 17 ел буе бер дигән итеп яшәгән гаилә шундый хәлгә дучар булган соң? Кем гаепле?
Начар яшәми алар. Равил Эчке эшләр министрлыгы системасында шофер булып эшли. 2005 елда эшеннән “служебный” фатир ала. Әлфия өч малай алып кайта. Бүген аның олысына – 19, уртанчысына – 15, кечкенәсенә 8 яшь.

– Савыт-саба шалтырамый тормый диләр, безнеке шалтырамады. Равил салып кайтса, балалар белән урамга һава суларга чыгып китә идек. Мин бик сабыр, түзем, ташка аш белән ата торган кеше. Тавыш чыгарганым булмады, әдәп дигән әйбер дә бар бит әле. Ләкин ирнең тәрбиясе юк, эчәргә, тартырга яратты. Эшләп тә үсмәгән, эш тәртибен белми. Ләкин мин аны ничектер кулга алдым, эчүен дә, тартуын да ташлады, – ди Әлфия.

Фатир алгач, хатынга тулай торактан пропискадан төшәргә, эшеннән дә китәргә туры килә.

– Равил: “Син минем акчага ашап ятасың”, – дип тавыш чыгара башлады. Чөнки балага яшь ярым булгач, пособие бетте. Ә ике яшьлек баланы балалар бакчасына алмыйлар, – ди ул.


* * *
– Мин аннан юкка аерылмадым, – дип башлады ул сүзен. – Туктаусыз тавыш чыгарды. Ишекне ачып керүгә әле теге, әле бу җитми дип ачуланышырга тотынды.

Күпме түзәргә була? Әле мин малайның кечкенәсен дә алып китәчәкмен!

* * *

Язманы "Акчарлак" газетасының 22 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ