Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Әлфия Хәсәнова: “Аһ, шул кешенең күләгәсен булса да күрер идем”

12 Ноябрь 2015 1749
Тинчурин театры артисткасы Әлфия Хәсәнова 8 ай театрдан китеп тора. “Бүгенге режиссерыбыз Рәшит Галие­вичка артистлар рәхмәтле булырга тиеш, – ди ул. – Артистлар язмышы белән уйнамый, беребезне дә елатканы да, әрнеткәне дә юк. Тарихта андый хәл булды. Ул режиссер турында сөйлисем дә килми. Начарлык эшләсәң, иртәгә үк үзеңә әйләнеп кайта ул”.
– Әлфия, ирең Гайсә сине ташлап ник керәшен хатыны янына чыгып китте, туйдырдыңмы әллә?

– Ой, шулай булгандыр инде. Әллә ул ташлаган, әллә мин... Яшәп калсак та, бүгенге көнгә хәтле килеп җитә алмаган булыр идек, мөгаен. Икебез ике төрле кеше. Ул – табиб, алар салкын акыллы, бер әйбергә дә исләре китми. Ә мин хыялый, күккә очып менәм. Минем күктән төшкәнемне табиб көтеп утырамы? Артист белән яшәве рәхәт түгел. Сәхнәдә генә аларны карап тору матур.

– Ник кавыштыгыз соң алайса?

– Йөргән вакытта бер алдыма, бер артыма төште. Вакыты да җиткән иде. Иптәш кызым да әйтте: “Моның белән кая барсаң да була, һөнәре әйбәт, акчасы бар”, – диде. Нигә аңа чыктым икән дип хафаланмыйм. Мин аңа рәхмәтле, гренадердай чибәр малай бүләк иткән ир бит ул миңа.

– Гайсә хәзер кайларда?

– Башка хатын белән яши, керәшен белән дә күп тормады. Бу хатыныннан да китәргә мөмкин, яраклаша алмасаң аның белән яшәве ай-һай...

– Аерылышуга төп сәбәп ни булды?

– Нигә мин өстемнән йөргән кеше белән яшим ди? Гафу итәргә сәләтле түгелмен. Гафу итә белсәм бу дөньяда миннән дә бәхетле хатын булмас иде бәлки.

– Никахыгыз бар идеме?

– Юк иде, бәлки шул да сәбәп булгандыр... Гел мине яулап алдылар, үзем яулап ала алмадым, ихтыярсыз булдым. Хәзер инде андый түгелмен.

– Зөфәр белән ничек таныштыгыз?

– Иптәш кызымның абыйсы иде ул. Аның белән хәйран гына яшәп алдык. Малаемны бик әйбәт кабул итте, ата-аналар җыелышына хәтле бара иде. Улым да аны яратты. “Запой”га китү гадәте булмаса, арка терәге булырлык ир иде. Инде эчми, арынды гына дисең, тагын сала башлый. Шуңа аерылыштык, дошманлашып түгел... Бәрәңге, алмалар китергәли иде. Күптәннән күренгәне юк инде.

– Килгәндә бергә буласызмы соң?

– Юк, юк, чәй генә эчәбез...

– Әлфия, театрда 38 ел эшлисең, һаман да Татарстанның атказанган артисткасы гына булып калгансың, бүтәннәр инде Россиянеке булып бетте.

– Телем бик кискен. Кан белән кергән. Бөкрене кабер генә төзәтә, үзгәртеп булмый. Хәер, нигә әле мин үзгәрергә тиеш әле? Бездән үрнәк алып яшьләр дә дөресен әйтергә өйрәнсен иде. Дөреслек таш яра!

– “Халык артисты”н алмагач эчең пошамы?

– Артык борчыла торган кеше түгел мин. Театрда кемнең ничек алганы күренә бит. Рольсез йөргән чакларым да булды. Иң мөһиме – ролем булу. Әле бит күз күрә, аяк йөри, җегәр бар, Аллага шөкер... Яраткан эшеңдә эшли алу үзе бер бәхет. Берничә көн аллергия булып алды, шул чагында күзгә бернәрсә күренми. Аллаһы Тәгалә саулыктан аермасын.

– Соңгы елларда карчыкларны уйныйсың. Алар кебек яулык бәйләп йөрергә теләк юкмы?

– Үзебезнең якка кайтканда бәйлим, туганнар барысы да яулыклы. Яулык килешә. Бик матур итеп бәйләргә дә өйрәттеләр... Чәчемне бер ел элек кискән идем, инде үсеп бара – билдән. Кара сабын белән юам.

– Чәч дигәннән, мунчага кая йөри­сең? Бәлки сине күрергә теләүчеләр дә шунда барыр.

– Ой, юк инде, алай булмасын! Мунчаны бик яратам үзе. “Сәламәтлек комбинаты”на йөрим. Авылга кайткач өч көн торсам – өч, биш көн торсам биш көн мунча ягалар. Һәр көнне керәм.

– Шәһәр мунчасында таныганнары бармы?

– Бар инде, нишләп булмасын...

– Андый вакытта уңайсызлана­сыңмы?

– Нишләп уңайсызланыйм? Мин дә адәм баласы. Маңгаемда мөгезем юк, бөтен ягым камил.

– Сүз кушсалар?

– “Исәнмесез, сез дә мунчага килдегезмени, ярый, бик әйбәт булган дим”. Күп сөйләшкәч көч тә, мунчаның кадере дә китә. Сөйләшмичә ипләп кенә юынырга яратам.

– Икенче хатын булып барырга ризамы син?

– Риза түгел.

– Уйлап әйт, ашыкма...

– Уйлап та тормыйм, табигатем кызып китә торган. Уртак малны эт җыймас дигәндәй...

– Икенче хатын булырга риза түгел, ә сөяркә ролендә?

– Мин беренче рольдә булсам, уйлап карарга була. Икенче рольдә икән – кирәге юк.

– Спектакльдә сөяркә­ләр­не уйна­ганың бар идеме?

– Бар. Ә менә әбиләрне уйнаганым юк иде. Әби­ләргә күчү чоры җиңел бирелми. “Алтын көз”дә роль биргәч, булдыра алмас дип бирделәр микән әллә дип тә уйлап бетердем. Аллага шөкер, килеп чыкты. Режиссер да бик мактады. Бик яратып уйныйм.

– Яратып уйныйм дигәннән, шашып яратканың булдымы?

– Ничек булмасын! Мин яратып, мине яратмаган кешеләр дә бар. Гомер буе: “Аһ, шул кешенең күләгәсен булса да күрер идем”, – дип очрашу көтеп йөргән чаклар да була.

– Улыңа ничә яшь?

– 26. Бүген-иртәгә генә тормышлы булсын дип теләмим, аякка бассын. Эчми-тартмый, дуңгыз ите ашамый. Бергә торабыз.

– Өйләнгәч тә бергә торачаксызмы?

– Бергә яшәргә кирәкми. Аллаһы Тәгалә балама үз дәүләтен корырга насыйп итсен дип телим. Яшьләр – аерым, картлар аерым булырга тиеш. Кош та аерым оя кора.

– Карале, Әлфия, “восьмерка машина белән алырга киләм”, – дип сиңа бер “егет” смс язган диләр.

– “Восьмеркалар” гына түгел, чаптарга менеп атланган егетләр булды, байлык дип башымны югалтмадым. Әмма дә ләкин мәхәббәттән кәкрәеп беттем инде, әлбәттә.

– Ничек?

– Хисле кеше мин. Рухыма ошаган кеше булса, байлыгына карамыйм. Байлыгына да, бөтен ягына да карарга кирәктер бәлки. Шундый була алмадым.

– Театрда сиңа кагылганнары, рән­җеткәннәре булдымы?

– Хәзер инде тешләр үткен. Кагыласылары, рәнҗетәселәре килми торгандыр. Сәнгатьнең төп нигезе шуңа корылган да. Анда азау тешеңне күрсәтмәсәң, эшли алмыйсың.

Әлфия Хәсәнованың кендек каны тамган җирдә, 20 хуҗалыклы Чәпки-Саба (Саба районы) авылында быел мәчет ачканнар. Туганнан туган энесе Рәис бөтен авылны җыеп гает ашы уздырган.

– Төп нигезегез ташландык хәлдә икән?

– Гел карап торырга кирәк шул. Колхоз беткәч туганнар таралышты. Өй хәзер ташландык. Бик күтәрер идем, мин бит эшмәкәр түгел. Җәй көнендә генә булса да кайтып торырлык итәсе иде. Газ, су кергән. Урамны аркылы чыксаң урман башлана. Аска таба төшсәң – Казкаш елгасы. Биш малай арасында үскән кыз мин.

– Барыгыз да исән-саумы?

– Мин калдым да, Теләченең үзендә яшәүче Альберт абыем гына калды шул. Бер энекәшем Замир сукбайлыкта йөреп юкка чыкты. МЧС машиналары белән әллә ничә мәртәбә күпер асларыннан өйгә алып кайта идем. Бик кадерле төпчек иде ул, уч төбендә үсте, шуның да нәтиҗәсе булмаган микән?

Өч туганым Казахстаннан кайттылар. Абый анда депутат иде. Киленебез украиналы – Люба. Казахстаннан кайтканда абыебызның башына кан сауган, шуннан терелмәде. Тагын икесе онкология чиреннән үлде. Барысы да авылда җирләнгән.

– Әлфия, әйдә, бер спектакльдән монолог сөйлә әле?

– Шамил Фәрхетдиновның “Алтын көз” әсәре. “Әйе, бәлки син хаклысыңдыр да. Ләкин мин синең белән бәхәсләшергә теләмим. Синең әле ана булу бәхетен татып караганың юк. Сиңа ул бәхет насыйп булмаган. Шуңа син мине барыбер аңламассың. Балалар янда булмагач та алар бит әле безне яратмыйлар дигән сүз түгел...”

ГАБДЕРӘХИМ


Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 997
ӨСКӘ