Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Әлфия Авзалова: “Мине матур итеп бизәгез. Халкым мине күрсен. Минем белән хушлашсын”

17 Июнь 2019 1675
17 июнь көнне Әлфия Авзалова белән хушлашу, үзе васыять иткәнчә узды. “Мине матур итеп бизәгез. Халкым мине күрсен. Минем белән хушлашсын”, – дип әйтеп калдырган ул. Һәм үзе теләгәнчә аны Яңа Бистә зиратында күмделәр. Урының җәннәттә булсын, Әлфия апа! Син калдырган җыр-моң мирасы бәһасез! Әлфия Авзалова күп кенә җыр­чы­ларга юл күрсәткән шәхес. Үз вакытында ул Габделфәт Сафинга да ярдәм иткән. – Мин филармониягә 1992 елда килдем, – дип искә ала Габделфәт Сафин. – Ул вакытта белемсез, укымаган җырчыларны кабул итмиләр иде. Ләкин мине, искәрмә буларак, Илһам абый Шакиров эшкә алды. Әлфия апа да филармониядә эшли иде. Миңа һәрвакыт киңәшләрен биреп, илһамландырып торды ул: “Белемем юк дип үзеңне кимсетмә, башыңны югары тот!” – дия иде. Әлфия апа килеп керүгә, филармония бинасы яктырып китә. Ул сәхнәгә күтәрелсә, кояш чыккан кебек була. Шундый легендар җырчы белән бергә эшләдем. Бүгенге көнгә кадәр алар икәү иде – Илһам абый һәм Әлфия апа. Әлфия апаның ураза вакытында китүе ниндидер билге – димәк, ул бөтен җаны-тәне белән халкына хезмәт иткән. Аллаһы Тәгалә аны изге айда алды.
Әлфия апаны бик бәхетле яшәде дип уйлыйбыз. Соңгы елларда кызлары тәрбиясендә булды, яраткан тамашачысы да һәрвакыт аңа булган мәхәббәтен, хөрмәтен, яратуын сиздереп торды. Җитәкчеләрнең дә игътибарын күрә алды ул. Ә бит күп сәхнә кешеләренә мондый бәхет тәтеми. Тиешле бәясен ала алмыйча ялгызлыкта үлеп китүчеләре күпме!

Әлфия апа газетабызның даими кунагы иде. “Акчарлак”ның иң тәүге саны да нәкъ менә аның белән башланып китте. Аннан соң да журналист­ларыбыз аның белән аралашып, әңгәмәләр корды.

Бүген сезгә Әлфия апаның якты ис­тәлегенә төрле елларда чыккан әңгә­мәләрдән өзекләр тәкъдим итәбез.

“Эшсезлектән авырыйм мин”

Әлфия Авзалова турында күпме генә язсалар да, тамашачы ул язмаларны яратып укый. Журналистлар да бу җырчы янына теләп бара. Чөнки кайчан гына, кайда гына очрашып сөйләшмә, Әлфия апа бер генә сорауны да игътибарсыз калдырмый, ашыккан булып кыланмый, нәрсә сорасаң да, ихластан җавап кайтара. Моннан тыш ул әңгәмәләрендә интрига тудыра белә: йә “кияүгә чыгарга телим” дип шаккатыра, йә Илһам Шакиров белән бәйләп берәр кызык хәл сөйләп китә, йә башка берәр нәрсә уйлап таба. Күрәсең, болар Әлфия апаның гадилеге, ачыклыгы, оптимистлыгыннан киләдер.

Бу юлы исә аның белән Камал театрында, грим бүлмәсендә очраштык. Җырчының бизәнеп утырган чагына туры килдем. Сәхнәгә чыгарга санаулы минутлар калса да, әйткәнемчә, бер генә соравымны да читләтеп узмады. Кызы Зөлфия әнисенең чәчен матурлаган арада, гадәттәгечә, чын күңелдән сөйләштек.

– Әлфия апа, кәефегез ничек? Гас­троль­ләр булмаганда көнегез ничек уза?

– Эшсезлектән авырыйм мин. Юкса, өйдә бөтен эшне үзем эшлим. Урамга чыгып, йөреп керәм. Әле менә җәйгә Америкадагы кызым Зөлфия кайтты, минем янда ул тора.

– Сезгә күпме генә мөрәҗәгать итмә, олысын да, кечесен дә игътибарсыз калдырмыйсыз...

– Гомер буе ачык йөзле булдым. Хәлем юк чакта да җавап бирергә, елмаерга тырышам.

– Яңа ел алдыннан сөйләшкәндә, “берәрсе белән танышып, кияүгә чыгарга хыялланам”, дигән идегез. Андый теләк әле дә бармы?

– Бу сорауга җавапны “Әлфия апа­ның ул хыялы шиңгән” дип языгыз.
  
– Кеше олыгая-олыгая җиргә тартыла. Бу хис сезгә дә хасмы?

– Миндә бакчада казыну теләге беркайчан булмады. Әйбер үстереп ятарга вакытым җитмәде. Теге заманнарда көнгә ике-өч концерт бирә идек. Балаларны ашатырга, үстерергә акча кирәк дип эшләдем дә эшләдем.

– Йөрәк картаямы?

– Хәзер еш кына үлем турында уйлыйм. “Вакытында үлсәң дә ярый инде”, – дим. Ходай Тәгалә тагын нәрсә дип әйтер... Вакыт бара, үтә, әзерләнергә кирәк. Аллага шөкер, кәфенлекләр хәстәрләп куйдым инде. Кызларыма: “Кәфенлек белән күммәгез, матур күлмәк кидерегез, матур итеп озатыгыз”, – дим. Алар бу сүзләрне ишетергә дә теләми: “Син яшәү турында уйларга тиеш әле”, – диләр. Ләкин башка төрле уйлар керә шул.

– Язмышыгыздан канәгатьме?

– Аллага шөкер! Үстем, нык булдым, күтәрелдем. Аллаһы Тәгалә бик күп җырлар җырларга көч бирде.

Энҗе БАСЫЙРОВА. 2011, №35.


“Шулай булгач,  эшләргә дә эшләргә”

– Әлфия апа, филармониядә ничә ел эшләдең син?

– 55. 18 яшем тулганчы килдем бит мин анда.

– Барлык мактаулы исемнәреңне дә кушкач, пенсияң күпме чыга?

– 3 мең дә 300 сум. Бер абзый белән сөйләшеп торган идем, 28 ел төрмәдә утырган теге, аның да пенсиясе шуның кадәр икән... Миңа әле дәүләт тә өсти, билгеле. Илһам белән икебезгә 2шәр мең өстәп түли. Мактаулы исемнәрем өчендер инде...

– Синең кебек легендар җырчыга булышырга атлыгып торучы бай татар егетләре бармы?

– Бармак белән генә санарлык булса да бар. Әйтик, Җәүдәт Миннәхмәтов. Ул бик булыша, ел саен туган авылы Миңгәргә Сабантуйга да чакыра. Салават та булыша инде. Кайчагында очрашабыз. Карап тора да, кесәсеннән алып кулга бер төргәк акча тоттыра. “Мә, Әлфия апа”, – ди. “И, Аллам, зур рәхмәт”, – минәйтәм. Шуннан берәр җирдә качып саныймын, күпме бирде икән дип... Алтышар мең бирә. Мин бит фатирга гына да 3 мең түлим. Телефоннар бар, тегесе-монысы... ашарга калмый да...

– Пенсиядә булсаң да эшләмичә тора алмыйсың бугай, Әлфия апа?

– Тавыш бар, фигура бар, бит ялт-йолт килеп ялтырап тора. Шулай булгач, эшләргә дә эшләргә! Китеп кара, шундук үләсең. Җырчы җырламый яши ала димени!

– Балаларың яның­да түгел. Болын ка­дәр өйдә көннәр буе берүзең нишләп бетә­сең?

– Әле Зөлфия кызым гаиләсе белән мон­­да иде. Яңа гына киттеләр. Аның ире күп еллар Кипрда илче булып эшләде. Быел инде чакыртып кайтардылар да, эшкә Америкага җи­бәрделәр. Күптән түгел генә Ва­шингтонга очтылар. Аңарчы миндә бул­дылар. Аларның да оныклары бар бит. Мин хәзер, урыс әйтмешли, “пробабушка”. Мәш килеп яттык... Ялгыз яшим дип, җүләр хатын кебек көннәр буе урамда йөреп булмый инде. Үземнең артистларым янына барам. Озак еллар концертларымны алып баручы Әлифә­гә, музыкантым Кәрим­нәргә.

– Әлфия апа, Актанышка кайтып яшәргә уйламыйсың инде. Шулай да, фани дөньядан мәңгелеккә күчкәч кайда җирләргә васыять әйтер идең?

– Яңа Бистәдә. Әбием, сеңлем шунда күмелгән. Әле беркөн зиратта йөрибез, зират хуҗасы килеп чыкты. “И, минәйтәм, монда урын да калмаган инде. Кайларга күмәрсез икән мине?” – димен. Теге дә шаян бит: “И, Әлфия апа, үл генә, урынын табарбыз”, – ди. Көлештек.

– Бүген нинди хәбәр әйтсәләр бик куаныр идең?

– “Әлфия апа, безнең авылга концерт белән килә алмассызмы?” – дип шалтыратсалар.

Зөбәйдә. 2006, №25


“Яратмасам, берсен дә җырламыйм”

Баумында ачылган “Китап” кибе­тенә барырга җай чыкты. Биредә Рабит Батулланың “Шә­хесләр” сериясеннән Әлфия Авзаловага багышланган китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Зал тутырып килгән халык легендар җырчыга төрледән-төрле сорау яудырды. Бер-икесен эләктереп калдым.

– Иң яраткан җырыгыз?

– Яратмасам, берсен дә җыр­ламыйм.

– Бәхетлеме сез?

– Бәхетле. 147 квадрат метрлы фатирда ялгызым торам. Җен ияләш­мәсә ярар иде дип борчылам.

– Нәрсәдән куркасыз?

–Йоклаган көе үлеп китүдән.

– Нәрсә телисез?

– Тагын бераз гына гомер телим. Минем яшисем килә.

ГАБЕДРӘХИМ. 2007, №49

* * *

Язма "Акчарлак" газетасыныж архив саннарыннан алынды, 22 июнь 2017 № 24
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1403
ӨСКӘ