Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Әлфия Авзалова: “Ачуым килсә, җырлап җибәрәм!”

12 Август 2019 771
Әлфия Авзалова турында күпме генә язсак та, аның белән очрашып сөйләшкән саен җырчының тормышындагы яңадан-яңа, берсеннән-берсе кызыклы мәгълүматлар ачыла иде. "Акчарлак" газетасының архив саннарында чыккан әңгәмәләрне тәкъдим итәбез, дуслар, 9 август 2012 № 32 сан.
– Әлфия апа, кәефегез ничек?

– Яхшы, Аллага шөкер! Кызларым: “Әни, сиңа сиксән тула”, – ди. Әстәгъфирулла! Үләр вакыт җитте дәме инде, дим. Гомернең үткәненә ышанасы килми. Хәзер элеккеге кебек җир җимерттереп эшли алмыйм, вак-төякне генә караштырам, калганын кызлар башкара. Урамга чыгып, йөреп керәм, бакчага барып кайтабыз. Зөлфия машина белән выжылдатып алып барып кайта. Бакчада әйбер утыртмыйбыз, ял гына итәбез. Бакчабыз нарат урманы эчендә урнашкан, һавасы шәп, янәшәдә генә Идел. Узган ел су да коендым, быел юк әле. Шулай да, бер рәхәтләнеп йөзәсе килә.

– Быел Сабантуйга кайларга бардыгыз?

– Быел йөрмәдем. Чөнки һава торышы еш алышына: бер карыйсың, кояш балкый, икенче карыйсың, яңгыр ява. Атмосфера басымы белән бергә кәеф тә үзгәрә. Шулай да, ятып кына торган көнем юк. Мин – бик хәрәкәтчән кеше, физкультура булса да ясыйм.

– Сәхнәгә чыгасы, җырлыйсы киләме?

– А как же! Ләкин минем заман узып бара, җаным.

– Бик тиз бирештегез кебек.

– Юк, бирешмәдем әле. Музыкантларым килә, бергә рәхәтләнеп җырлап күңел ачабыз. Күптән түгел гаиләсе белән Кәрим Габидуллин кунак булып итте. Аның “теща”сы шигырь яза. Ул шуларны укыды, мин җырладым, бергә гастрольләрдә йөргән чакларны искә төшердек.

Ул арада җырчының кызлары Гүзәл белән Зөлфия, тәрәзә пәрдәсен элеп бетереп, әңгәмәгә кушылды.

– Зөлфия әнигә охшаган, – дип сүз башлады олы кызы Гүзәл апа. – Ул әни кебек энергияле. Аңарда кешене ышандыра белү, оештыру сәләте көчле. Әни дә, ул да бик җаваплы. Миндә исә әтинең холкы.

– Әлфия апа сезне ничек тәр­бияләде?

Гүзәл:
– Әни гастрольләргә киткәндә, без әби белән (үз әбиебезнең апасын шулай дип йөрттек) кала идек. Элек артистларның гастроле өчәр айга сузыла иде. Андый вакытта әнинең кайтуы бәйрәмгә әйләнә инде. Бервакыт шундый кызык хәл булды. Зөлфиянең өч яшьлек чагы. Әни кайтып керде, чемоданнарын ачып җибәрде һәм әбигә, миңа бүләк өләшеп чыкты, ә Зөлфиягә бернәрсә дә юк. Ул “минга кая?” ди. “Миңа” сүзен шулай “минга” дип әйтә иде. Әни күлмәк тектерергә тукыма алган, сеңлемә шуны тоттырды. Тегесе әй сөенде соң!

Зөлфия:
– Әни безне әйбер белән иркә­ләмәде, узындырмады. Шул ук вакытта мохтаҗлыкта да яшәмәдек. Ул гастрольдән кайтыр алдыннан шалтыратып әйтә иде. Без Гүзәл белән тырышып-тырышып өй җыештыра, урын-җирләрен кайнатып юа башлыйбыз. Әни кайта да, бармагы белән розетканы гына сөртеп карый. Тузан булса, беттек инде. Ул бик чиста, пөхтә. Көндәлектә “икеле” күрсә дә эләгә иде. Үзе тырыш булды, безгә дә гел “укыгыз, тырышыгыз, тырышкан кешедә өмет бар”, дип әйтә килде.

Гүзәл:
– Әни безне гастрольләргә дә йөртте. Башка косынка бәйләтә дә, йөк машинасы яки трактор арбасына менгезеп утырта. Авылга барып җиткәнче тузаннан бит кап-кара була, ике күз генә ялтырап тора. Арбадан төшкәч, халык җыела. Кем кайсы артистны үзенә кертә, шуны хәл итәләр. Без инде: “Кандалагыз юкмы?” – дип сорый идек. Кайберәүләр юк дип алдап, үзләренә алып китеп, төне буе кашынып чыккан чаклар да булды.

– Олыгая-олыгая кеше холкы белән балага охшый башлый. Әлфия апа көйсезләнмиме, үпкәләмиме?

Зөлфия:
– Әни – нечкә күңелле кеше. Ул үпкәләми, аңа берәр нәрсә ошамаганын йөзенә карап беләбез. Бик тиз сүрелә, ачу саклап йөрми. Аллага шөкер, гаиләдә кычкырышканыбыз юк. Менә, карагыз, ремонтны да үз көчебез белән, үзебез ясыйбыз, кеше яллап эшләтмибез. Түшәм белән стенаны буядык, җиһаз алдык, бер бүлмәгә кондиционер куйдырдык.

– Татар халкының бөек җырчысының балалары булсагыз да, сездә чүт кенә дә тәкәбберлек, һавалылык сизелми. Бу тәрбиядән киләме?

Әлфия апа:
– Без гади инде. Шундый булмасам, халык та яратмас, җырлый да алмас идем. Ачуым килсә, кычкырып җырлап җибәрәм. Җыр бөтенесен дәвалый, оныттыра.
  
Гүзәл:
– Зөлфия белән безнең яшь арасы алты ел. Әни кечкенәдән бер-беребезгә юл куярга өйрәтте. Балачакта Зөлфиягә конфет бирәләр, ә зуррак булгач, миңа юк. Зөлфиядән конфет сорап алсам: “Берне бирәм, ике итеп кайтарырсың”, – дия иде.

– Телевизордан еш кына гомере буе халыкка хезмәт иткән артистларның картаймыш көнендә хәерчелектә интегеп яшәгәнен күрәбез. Мондый тапшыруларны нинди хис белән карыйсыз?

Гүзәл:
– Андый чакта күзгә яшь килә. Безнең тормыш Аллага шөкер инде. Пенсия акчабыз күп булмаса да, кибет ишек төбендә, метрода берәр кешенең хәер сорашып торганын күрсәк, сәдака бирми киткәнебез юк.

Әлфия Авзалова хәзер кызлары тәрбия­сендә яши. Кече кызы Америкада гомер итү сәбәпле, күп вакытта аны олы кызы Гүзәл карый. Әлегә икесе дә янәшәсендә.

Гүзәл:
– Минем фатирым ике бүлмәле. Әни белән башта шунда тордык. Иркен, түшәм биек булгач, һава яхшырак дип бирегә күчендек. Әнинең дә үз өенә кайтасы килде. Зөлфия Казанда август азагына кадәр булачак. 3 августта улым Оскар өйләнде, туй бик күңелле узды. (Оскарның кемгә өйләнгәнен белергә теләсәгез, газетабызны карап барыгыз. Киләсе саннарның берсендә яшь пар турында тулырак итеп язачакбыз – авт.)

– Әлфия апа, тормышыгызда үке­нечләр бармы?

Әлфия апа:
– Аллага шөкер, бер үкенеч тә калмады. Аласын алдым, күрәсен күрдем, дөньяны гиздем. Хөкүмәтемә рәхмәт!

– Артистлар картаюдан курка. Бу Әлфия апада сизелдеме?

Зөлфия:
– Әйе. Ул үзен бик карый, битенә массаж ясый иде. Әле дә крем сөртә, өйдә торганда да бизәнеп куя. Шулай да, бераз ялкауланды. Элек аяклары нык булсын өчен күнегүләр ясаса, хәзер инде: “Миңа күбрәк җәяү йөрергә кирәк”, – ди.

– Элеккеге сәхнә костюмнарын ниш­ләттегез?

Зөлфия:
– Шулай эленеп тора. Кайчак эче пошканда әни аларны алып карый. “Ничек моны кигәнмен икән? Миңа килешмидер бу?” – дип көлә. Без өйдә ямьсез әйбер кисәк, ачулана, матур итеп йөрергә куша.

– Җырларга чакыралармы?

Гүзәл:
– Тәкъдимнәр булса да, хәзер инде үзебезнең бик йөртәсе килми, өзлегер дип куркабыз. Берәр җирдә җырлап кайтса, яшәреп, матураеп китә, бөтенләй икенче төрлегә әйләнә үзе. Гомерен сәхнәдә уздырган кешегә тагын ни кирәк инде?

Зөлфия:
– Әни үз өстендә күп эшләде, төрле телләрдә җырлады. Җырлары да эчтәлекле. Әни белән эшләгәндә, концерт башланыр алдыннан: “Китеп тор әле, мин образга керергә тиеш”, – дип куып җибәргәне хәтердә. Андый чакта беркемне күрми, җырның көен, текстын исенә төшерә, сәхнәгә драма артисты кебек әзерләнеп чыга иде. Аның һәр җыры аерым драматургиягә тиң. Биергә дә яратты. Мине “подпевка”га куйганда, “мәет кебек торма, селкен”, дия иде. Эх, күңелле чаклар...

Үткәннәрне искә төшергәч, Әлфия апа җанланып китеп, моңлы итеп, сузып җырлап ук җибәрде:

Хуш, дуслар, таң ата,
Офыклар алсу.
Бу саубуллашу вальсы,
Бу саубуллашу...
Аның тавышы әле дә көчле, матур.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Энҗе Басыйрова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
26 Июль 2019 16:42 974
ӨСКӘ