Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Лениза Гайнетдинова: “Театрдан куылудан да авыррак хәлгә юлыкканым юк”

6 Сентябрь 2013 1315
Лениза Гайнетдинова – Башкортстанның “Нур” театры артис-ты. Быел ул гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Лениза ханым тумышы белән Актаныш районы Кәзкәй авылыннан. Гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Әнисе Флера 45 ел стажлы укытучы. Әтисе Мәүләви – атак-лы кукуруз үстерүче, Хезмәт кызыл байрагы ордены иясе. Төпчек булгач, Лениза иркәләнеп кенә үсә. Тугызынчы сыйныфтан соң, ак бантик тагып, гольфа киеп, Казан театр училищесына да бик иркә кыз булып кына килә.

– Апагыз Лилия артист булам дигәч, әниегез җибәрмәгән, үзе кебек укытучы һөнәрен сайлавын теләгән. Сезнең театр училищесына укырга керүегезне әниегез ничек кабул итте?

– Минем турында сөйли башласаң, роман язарга мөмкин. Дөресен генә әйткәндә, кечкенә чакта ак халат киеп йөрергә, табиб булырга хыяллана идем. Апа белән икебез дә җырлыйбыз да, биибез дә. Авылда бер генә концерт та бездән башка узмый иде. Артистлар килгәч тә фатирга безгә керәләр иде. Аларның тамак төбен ача торган кәнфит биргәннәре истә. Театрга, сәнгатькә мәхәббәт шул чагында уянды. Мин кечкенәдән иркә, үзсүзле идем. Шуңа да әти-әни артист булу теләгемә каршы килмәде. Укырга керергә училищега килгәч, кашык кагып, бии-бии “Ай, былбылым”ны җырладым. Марсель Сәлимҗанов: “Бу кыздан сөт исе килә, бозылмаган. Аны алырга кирәк”, – дигән. Фәрит Бикчәнтәев, Гафур Каюмов, Данил Салихов, Венера Шакирова, Илсөяр Фазылҗанова һ.б. белән бергә укыдык. Училищеда кушаматым “иди на баню” иде. Авылдан килгәч, русча начар сөйләшкәч, шәһәр кызлары, егетләре шулай үрти иде.

– Бөтен кеше студент елларын сагынып искә алса да, уку авыр, ашарга акча юк иде, диләр. Сез дә мохтаҗлык белән укыдыгызмы?

– Юк. Абыем Дилшат нык терәк булды. Ул авыл хуҗалыгы институтында, апа педучилищеда укыды. Абыем апам белән икебезне үз бүлмәсендә яшәтте. Тамагыбыз тук булсын өчен кичен каравылда тора иде. Иркен яшәдем. Шул заманда джинс чалбарлар чыкты. Дәрвишләр бистәсенә базарга барып, әни тунга дип җибәргән акчага – 100 сумга джинс чалбар алып кидем. Моны төркемдәшләрем әле дә искә алып сөйли.

– Белүемчә, училищены тәмамлагач, Тинчурин театрында эшли башлагансыз. Аннан ник киттегез?

– Ул чактагы режиссер Равил Тумашев театрга эшкә кызлардан бер мине алды. Килүгә алты роль бирделәр, спектакльләргә “ввод” булып кердем. Шунда ук Ташкентка гастрольләргә чыгып киттек. Хәзер уйлыйм да, шул чагында нинди бәхет елмайган, шуны сизмәгәнмен, дим. Тинчурин театрында өч ел эшләдем. Ул елларны бик сагынам. Яшьлегемнең иң матур вакыты, дөньяның авырлыгын күрмәгән, рәхәт мизгелләр белән генә яшәгән чак булган. Өч ел эшләгәч: “Артка борылып карамасам, бу Казанга кире килмәсәм иде”, – дип, театрдан киттем.

Башкаладан ерак бер районга кайтып китү бер баскыч аска төшү булган, шуны аңламаганмын. Сагынгач, Актанышка якынрак буласым килде. Башта Чаллыга кайттым, туганнар үзләренә сыендырды. “КамАЗ” мәдәният йортына методист булып эшкә урнаштым. Беренче көнне эшләп кайткач, телевизордан Минзәлә театры спектаклен күрдем дә, икенче көнне иртән, эшкә бармыйча, Минзәләгә киттем. 80 сум хезмәт хакы белән эшкә алдылар, бераздан 100 сумга күтәрделәр, “малосемейка” бирделәр.

– Минзәлә театрында ничә ел эшләдегез?

– 18 ел. Шунда беренче иремә кияүгә чыктым. Әти-әнинең сүзен тыңламыйча, язмышымны рус кешесе белән бәйләдем. Ул театрда гади эшче булса да, матур җырлый, күркәм кеше иде. Кызыбыз Әдилә туды. Ләкин ирем салырга яратты. Шул елларда Минзәләдәге ирләр, Әлмәттә укып кайтып, Себергә нефтьче булып китә башлады. Минем дә иремне укытасым килде, яхшы эшли башлар дип өметләндем. Балага сигез ай. Театрда ярты ставкага эшлим, балалар бакчасында татар теле укытам, җомга-шимбә кич дискотекада контрольдә торам. Шулай итеп, иремне укытырга тырыштым. Ирем исә эшкә китә дә, исереп кайта. Аның белән тора алмадык. Каенатам белән каенанам да бик мәрхәмәтле кешеләр булдылар. Утызар көнгә гастрольгә киткәндә, баланы йә алар, йә үземнең әти-әни алып кала иде.

– Ирегез белән аерылышкач, тормышыгыз ничек дәвам итте?

– Шул заманда артистларга үзләренә акча эшләү мөмкинлеге барлыкка килде. Без дә биш кеше отпуск вакытында берләшеп спектакль белән чыгып киттек. Әйбәт кенә эшләп кайтсак та, мин “крайний” булып калдым. Болай йөрү директорга ошамады. Ул мине хезмәт кодексының 33нче маддәсе буенча эштән куды. Андый авыр хәлгә гомеремдә башка юлыкканым юк. 26 декабрь көнне 13 яшьлек бала белән эшсез калдым. Хәзер дә, Яңа ел якынлашуга шул искә төшә дә, йөрәк “жу” итә. Мыскыллаулары күңелемә кара тап кебек сеңеп калды. Ул чагында директор белән судлашып та беттек. Мин җиңеп чыктым. Судта җиңгәч, эшкә бардым. Грим бүлмәсендә утырам. Артистлар ишекне ачып карый да, мине күргәч, кермичә ишекне ябалар. Шунда үземне йогышлы авырулы кеше кебек хис иттем. Юк, артистларны гаепләмим. Алар урынында булсам, бәлки үзем дә шулай куркыр идем инде. Театрдан киттем, бер ел эшсез утырдым. Ипи алырга да акча юк. Әдилә әле дә кайчак: “Әни, теге вакытта мин сорагач, ике перәннек, ике зефир ала идек”, – дип сөйли. Әлеге хәлләр психикага бәрде, нервлар какшады. Хәтта хастаханәдә ятып чыгарга да туры килде. Үземә бикләндем, башкаларны күралмас дәрәҗәгә җиттем.

– Үзегезне ничек кулга алдыгыз?

– Балам коткарды. Ирем белән аралашмый идек инде. Аннары, һич көтмәгәндә, тормышымда хәзерге ирем – Символ барлыкка килде.

– Аны ничек очраттыгыз?

– Ул туган көнемдә шалтыратты. “Киләм, сиңа кеше арасына чыгарга кирәк”, – ди. Мин инде: “Берәүне дә, бигрәк тә артистларны күрәсем килми”, – дип аның тәкъдимен кире кактым. Ул барыбер килде. Дөрес, без аның белән электән таныш. Диплом спектаклен уйнагач, ул миңа чәчәк бүләк итте әле. Символ да бит Марсель Сәлимҗанов төркемендә укыган. Гастрольләрдә, төрле чараларда очраша идек. Тик ике арада бернинди мәхәббәт юк, өстәвенә, ул гаиләле кеше иде. Үзе Чаллы театрында эшли. Ул минем туган көнгә килгән көннән тормышым җанланып китте. Символ мине коткарып калучы кеше, дөньяга карашымны үзгәртте, дияргә мөмкин. Аны очратмасам, Минзәләдә саргаеп бетәр, тормышым дәвамлы булмас та иде. Ул гастрольгә чакырды, син көчле кеше, дип үземә ышанычны арттырды. Аның белән кавышканыма сөенәм. Сивол 25 ел яшәгәннән соң гаиләсеннән киткәч, “малосемейка” “снимать” иттек. Башта – бер, тора-бара ике, өч бүлмәле фатир алдык. Әдилә дә Символны якын итте. Аңа “әти”, дип эндәшә. Символ кызыма үз фамилиясен бирде. Чаллыга күченгәч, мин “Эврика” мәдәният үзәгенә эшкә кердем. Техника көллиятендә театр студиясе оештырдык. Концертлар белән йөри башладык. Бәхет урап килә икән...

– Уфага күптән күчендегезме?

– Анда китү бик кызык булды. Символ үзе тумышы белән Башкортстаннан. Әдилә белән икесе миңа әйтмичә генә Уфага барып, берсе театрга эшкә урнашып, икенчесе сәнгать институтына укырга кереп кайтканнар. Мин инде аларга ияреп киттем. Шулай ук театрга эшкә алдылар. Уфада алты ел яшибез. Үземне рольләргә чумдым дип әйтә алмыйм. Шулай да елга бер спектакль чыгарып барам. Әдиләнең үз эше, бәйрәмнәр оештыру агентлыгы ачты. Хәзер ияләштек, Чаллыга кайтасы килми. Әлегә театр ярдәме белән өч бүлмәле фатир “снимать” итәбез. Алдагы тормышны планлаштырмыйм. Бүгенге һәм иртәгәсе көн белән яшим. Иң мөһиме – исән булырга язсын.

– Казанга гастрольгә килгәндә нинди хисләр кичерәсез?

– Яшьлекне сагынам. Яшь чагында нишләп шулкадәр беркатлы булдым икән, дим. Тормышта уйлап яшәргә, гаилә корганда үз милләтеңнең кешесен сайларга кирәк икән.

Энҗе БАСЫЙРОВА
                                                                                                      

Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Энҗе Басыйрова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1548
ӨСКӘ