Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Лариса Шәвәлиева: “Кибеттән ипи сатып алган юк”

10 Июнь 2019 753
“Вконтакте”да “Тәмле булсын” исеме астында уздырыла торган марафон күп хуҗабикәләргә таныштыр. Танылган пешекче Резеда Хөсәенова февраль аенда данлыклы аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановка багышлап, интернет-марафон оештырган. Әлеге марафонда Әтнә районы Бәрәскә авылында яшәүче Лариса Шәвәлиева җиңү яулаган.
– Иң яратып әзерли торган ризыгыгыз? – дип сорыйм.

– Күзикмәк. Балаларым да, ирем дә ярата. Бигрәк тә икенче көнне акмайда кыздырып алганы тәмле була. Андыен әти үлеп ярата.

– Үзегез пешер­гән ризыкларны көн дә диярлек ин­тер­нетка куеп ба­ра­сыз. Бу эш кай­чан башланды?

– Әлеге дә баягы шул марафон сә­бәпче. Раил Гатауллин оештырган Республикакүләм тәмлемарафон онлайн-проектының финалисты булып, “Аш-су” остасы дигән диплом белән бүләкләндем. 21 көн дәвамында төрле ризыклар әзерләп, интернетка куеп бардык. Ә менә Резеда апа Хөсәенова оештырганында милли ризыкларны гына пешерергә кирәк иде. 10 көн шундый тиз узып китте, хәтта пешерәсе килгән ризыкларым да калды. Резеда апа үзе шалтыратып котлагач, аптырап калдым. Ул безгә, төрле төбәкләрдән җыелган хуҗабикәләргә, зур бәйрәм ясады. Рәхәтләнеп күңел ачтык, яңа дуслар таптык.

– Көн дә шулай укучыларга рецепт язып утырырга иренмисезме?

* * *

Язманы "Акчарлак" газетасының 23 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ