Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ләйсәнә

24 Декабрь 2018 2417
ХИКӘЯ
Авылдашым, сыйныфташым Ләйсәнә белән уку елларыннан ук яратыша башладык. Бер парта артында утырдык, мин аны башка малайларның бәйләнүеннән сакладым.

“Кияү белән кәләш” диюләренә дә үртәлмәдек, рәхәт­ләнеп көлдек кенә. Ләйсәнә белән нинди генә темага сөйләшеп кит­сәк тә, сүзебез бетми иде. Бик кызыксынучан, һәр нәрсәне белергә теләүче кыз иде ул. Авылда чакта без эшләп карамаган эш, тотынып карамаган матавык калмагандыр. Беребез “ә” дигәндә, икенчебез “җә” дип, беребез әйткән нәрсәне шунда ук күтәреп алабыз, сынап та карыйбыз. Мин үзем атларны бик яратам, Сабантуйларда ат чабышына да бара торган идем. Миннән күрмәкче, Ләйсәнә дә: “Атка атланып йөрергә өйрәт әле”, – дип бәйләнә башлады. Өйрәт­тем. Минем белән рәттән чаптырып йөрергә өйрәнеп җит­кәч, Сабантуйда чабышка чыгарга хыяллана башлады. Тыярлар дип куркып, әти-әниләренә сиздермәдек. Шул елны ат чабышында беренче килеп, бөтен авылны шаккатырган иде Ләйсәнәм. Дөресен генә әйткәндә, беренче булып мин киләсе идем, килеп җитәрәк, аның атын юри уздырып җибәрдем. Сөйгән кызымны сөендерәсем килде.
  
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, җитәкләшеп, районыбызның зур бер авылында урнашкан һөнәр училищесына укырга барып кердек. Икебез дә шофёрлыкка!

Укып кайткач, миңа шунда ук машина бирсәләр дә, Ләйсәнәгә булмады. Ул моңа бик гарьлә­неп, Мәскәүдән кунакка кайткан апасына – әнисенең сең­лесенә ияреп, башкалага китеп барды. Анда калыр ният белән дә китмәгән иде үзе... Ләкин әниләре кызларын болай гына җи­бәр­мәгән, хатын-кызга кулайрак һөнәр алырга укытыр исәп белән җибәргәннәр булып чыкты.

Ләйсәнәне хисапчы һөнәренә укытып, укып бетерүгә эшкә дә урнаштырган апасы. Ул укып бетереп, авылга кайтып килгәндә, мине армиягә алганнар иде инде. Шуңа күрә Ләйсәнә дә әлегә Мәскәүдә эшләп торырга уйлаган. Хатлар алышып тордык.

Мин Ерак Көнчыгыш флотына эләгеп, өч ел хезмәт иттем.

Сөйгән ярым гел күңел түрендә, йөрәгемнең уртасында йөрсә дә, еллар буе аерым яшәү үзенекен итә икән. Соңгы елымны хезмәт иткәндә, Охотск шәһәрендә бер рус гүзәле белән таныштым. Марина исемле бу кыз тышкы кыяфәте белән дә гел Ләйсәнәмне хәтерләтә иде.

Марина бик кайнар кыз булып чыкты: танышкан көнне үк куеныма сеңеп бетеп, үбешеп туя алмады. Назга сусаган егеткә тагын ни кирәк?! Ләйсәнә томанлы рәшә артында тыйнак кына басып калды, мин Марина белән мәхәббәт диңгезендә колач салып йөздем. Ләйсәнә дә вакытын мине көтеп кенә үткәрмидер әле дип, үз-үземне акларга тырыштым. Кайтыр вакытым җиткәндә, Марина миннән бала көтүен әйтте. Шулай итеп, кайтып төштек рус хатыным белән татар авылына: Маринаның көмәне инде беленеп килә, үзе бер авыз сүз татарча белми! Өйдәгеләр, авылдашлар “ах” итте. Җитмәсә, бу хакта беркемне кисәтмәгән идем, мин кайта дип, Ләйсәнәм дә кайтып җиткән. Кич клубка чыккач, күзгә-күз очраштык! Без килеп кергәндә кызлар белән стена буенда басып тора иде ул. Күзләребез, башкаларны бөтенләй күрмәгән дә кебек, бер-берсенә йотылды. Йә Хода! Ничек сагынышканбыз! Ялгыз булсам, беркемнән дә оялып тормыйча, бер-беребезнең кочагына атылыр идек тә бит...

Ләйсәнәм яңадан Мәскәвенә китеп барды, без Марина белән район үзәгендә яши башладык. Соңыннан белүемчә, Ләйсәнә бөтенләйгә дип, башкаладан исәп-хисапны өзеп кайткан булган икән. Бергә булырбыз дип өметләнгәндер бәгырькәем. Ә мин?!..

Маринам, авыр туфрагы җиңел булсын, әйбәт хатын булып чыкты, мине яратып, хөрмәт итеп яшәде. Татарча да өйрәнде, өч балабызга да ике телдә дә әйтергә уңайлы исемнәр куштык: Артур, Марат, Диана. Гаиләдә ике тел дә “дәүләт теле” булды, балаларыбыз кечкенәдән татарча да, русча да сөйләшеп үстеләр. Әмма, рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил дигәндәй, Маринам туып-үскән җирләрен, әти-әнисен, туганнарын бик сагынып гомер итте. Ул хәтле дә ерак җирләргә еш кайтып йөри алмадык. Мин дә сагынудан үзәкләрем өзелеп яшәдем: яшьләй сөйгән ярым, Ләйсәнәм күз алдымнан китми йөдәтте. Бигрәк тә аның белән булган соңгы очрашу, клубта күзләребез белән бер-беребезгә йотылган мизгелләр төшләремә еш керә иде.

Ләйсәнә кияүгә чыкмады, авыл­га ике-өч елга бер кайтып кил­гәләсә дә, кайтканын миңа сиз­дер­мәскә, очрашмаска тырышты. Соңгы кайтуында кечкенә кызы белән кайтуын ишетеп, Ләйсәнәм дә гаиләле булган икән дип, аның өчен сөенгән, чын күңелдән бәхетле бу­луын теләгән идем. Юк икән, тор­мышымда юаныч булыр, картлык көнемдә ялгыз калмыйм дип, тәрбиягә бала алган икән.

Хәзер мин дә ялгыз инде... Көмеш туебызны үткәреп, ике ел да үтмәде, кырык җиде яшендә Марина безне бөтенләйгә калдырып китте. “Яшьләй сөйгән ярың белән кавыш!” – дип, бәхиллеген биреп китте. Ә мин аны берни белми, сизми дип йөргән идем! Барысын да белгән, күңеленә җыйган, күрәсең. Борчуларын эченә җыйган кешене яман чир тиз тота диләр шул. Йөрәгемдә башка кеше булуын аңламагандыр дисезме...

Авылга кайтып килешем. Бу кай­­туда Ләйсәнәне күрәсем, кы­зың­ны бергәләп үстерик, дип сөйләшәсем килә. Аның да йөрә­ген­дә миңа карата булган хисләре бәл­ки саклангандыр, алда булган гомер юлын бергәләп үтсәк иде дигән хыяллар белән кайтып килешем...

Рубрика: ПРОЗА Автор: Зөлфия Мансур

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ