Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Төреккә кияүгә чыгармын дип уйламадым”

14 Сентябрь 2016 1729
Ләйсән белән Чаллыда таныштык. Шушы шәһәрдә туган ул. Төрек егете Фатих белән гаилә корган. Танышулары да кызыклы. Әлегә Ләйсән әти-әнисе янында кунакта. Якыннарын сагынып Чаллыга кайткан. Менә ниләр сөйләде ул.

“ИСТАМБУЛ”

Төреккә кияүгә чыгармын дип уйламадым. Иптәш кызымның туган көнен билгеләп үтәргә дип “Истамбул” исемле төрек кафесына киттек. Менә шунда таныштым мин Фатих белән. Бер күрүдә ошаттым. Тыныч холыклы, игътибарлы булуы белән җәлеп итте. Бер елга якын очрашып йөрдек. Аннары ул минем кулымны сорады. Бик теләп ризалаштым. Әмма әти-әниләр бик үк риза булып бетмәде. Әнинең мине читкә җибәрәсе килмәде. Минем өчен бик борчылды. Аннары күнде инде. Хәзер киявен бик ярата. Никахны Чаллыда ясадык. 3 ел биредә тордык да, узган елны Төркиягә күченеп киттек. Менә, Чаллыга әти-әниләремә кунакка кайттым. Ирем эшләре буенча калды. Тиздән кире – Төркиягә. Фатихның туган иленә тартылуын сизә идем. Шулай да Төркиягә яшәргә китү күбрәк минем инициатива. Чаллыда барыбер калмас дип уйладым. Диннәребез бер. Анда яшәве дә авыр булмас дип күченеп киттек.

2.jpg

Ире Фатих белән

“ТАТАР БУЛУЫМА БИК СӨЕНДЕЛӘР”

Төркия мине бик җылы кабул итте. Бигрәк тә Фатихның әти-әнисе, якыннары. Гаҗәеп ил. Анталия – искиткеч матур шәһәр. Урамнары чиста. Хәтта кайбер урамнарда асфальтны махсус җайланма белән порошоклап юалар. Ак, сары, ал төсле чәчәкләргә күмелгән агачлар үскәнгә, шәһәр бик якты күренә.
Каенанам белән каенатам татар булуыма бик сөенде. Беренче тапкыр килгәч, Фатихның барлык туганнарында, дусларында кунак булып йөрдем. Анда кәләшне шулай таныштыралар икән. Бөтен җирдә өстәл тутырып сыйлыйлар. Гомумән, төрекләр бик кунакчыл халык. Мәсәлән, анда кунакка барсаң, күчтәнәч күтәреп килү дигән нәрсә юк. Алар өчен бу нормаль күренеш. Алар сине сыйлый. Сиңа кунакка килсәләр, син аларны сыйлыйсың.

Төрек телен Фатихның үзе һәм аның якыннары белән сөйләшеп аңлый башладым. Китаптан башка өйрәнәм. Телисеңме-теләмисеңме, өйрәнергә туры килә. Татар һәм төрек телләренең охшаш яклары күп.
Фатихның әти-әнисен үзебезнең татар ашлары белән сыйлыйм. Алар инде пенсия яшендә, аерым яшиләр. Без ирем белән – аерым фатирда.

3.jpg

ТӨРЕКЛӘР НИНДИЛӘР?

Төрекләр бездәге халыктан нык аерыла. Бик ачык, барлык серләрен уртага салып сөйлиләр. Бездә халык бик усал. Мин моны аэропортта ук сиздем. Бер полосада немецлар самолёт килгәнен көтеп торалар. Алар уен-көлкеле, бик аралашучан, юмарт. Икенче полосада россиялеләр моңсу, усал караш белән карап тора. Нидәндер зарланалар, тормыштан канәгать түгелләр. Ә төрекләр бөтенләй башка. Алар белән аралашсаң, бер проблемалары да юк дип уйларсың. Бездә берәр проблема килеп чыкса, башыбыз шуны уйлаудан чыкмый бит. Йөрәкләренә якын алмый торган күңелле кешеләр алар.

Төркиядә гаиләсе булган ир-атлар эчми, “сулга” йөрмиләр. Гаиләләре, балалары өчен яшиләр. Урамнарында бер исерек ир-ат күрмәдем. Кафеларда дуслары белән җыелышып, матур гына бәйрәм итеп утырырга мөмкиннәр. Аннары кибет, почта, хастаханә кебек урыннарда чират өчен сугышып тору юк. Кемдер ашыга икән, ипләп кенә үткәреп җибәрәләр. Бик тыныч кешеләр, ашыкмыйлар.
Ирем бездә бәйрәмнәр күп ди. “Кайчан эшләргә өлгерәсез?” – ди ул көлеп. Чыннан да, Россиядә бәйрәмнәр санап бетергесез! Аннары, Төркиядә ирдән башка каядыр барырга ярамый. Һичьюгы танышыңны ала аласың, әмма берүзеңә генә йөрергә ярамый. Хатын-кызга хөрмәт зур. Ирләре хатыннарын эшләтмиләр. Төркиягә килгәч, шулхәтле эшкә урнашасы килде. Әмма Фатихның әти-әнисе риза булмады. Фатихның хезмәт хакына яшибез. Ул аяк киемнәре фабрикасында мастер булып эшли. Ашамлыклар, киемнәр кыйммәт түгел монда. Ит кенә кыйммәт. Буш вакытларыбызда җылы көннәрдә диңгезгә ял итәргә барабыз. Шәһәрне, матур урыннарны карыйбыз. Фатихның әти-әнисендә кунак булып, татар-төрек ашлары белән сыйланабыз.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ