Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ләйлә һәм Рөстәм ГАЛИЕВЛАР: “Дуэтлар күбәйде, конкурентлар артты"

30 Июнь 2020 688
Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар Башкортстанда инде күптән популяр, әкренләп Татарстан тамашачысының да күңелен яулап алдылар. Аларны беренче тапкыр күргәч, “бер-берсе өчен яратылган пар”, дип уйлап куйган идем, чыннан да шулай булып чыкты. Өч ай гына очрашып өйләнешкән әлеге гаилә бер-берсен шул кадәр белеп бетергән, хәтта Рөстәм Ләйләгә туфлиен дә, киемен дә үзе сатып алып кайта икән.
– Сез җыр сәнгатенә аерым-аерым җыр­чылар буларак килеп кердегезме, әллә дуэт буларакмы?

Рөстәм:

– Аерым. Мин башта алты елга якын “Нур” театрында эшләдем. Бөтен баш рольләр минеке иде. Әмма аннан китәргә туры килде. Минем ният белән түгел, “Җырларга бөтен шартлар тудырабыз” дип, алып киттеләр мине. Аннан Айдар Галимов студиясендә эшләдем. Алып баручы, бабай ролен уйнадым. Әле дә театрдан киткәнемә үкенмим.

Ләйлә:

– Мине әти еракка укырга җибәрергә каршы иде. Барыбер киттем. Рөстәм белән кавышканчы, җырлап йөрү белән беррәттән, кибеттә сатучы булып та эшләдем.

– Күпләр әйтәдер: сез шулкадәр бер-берегезгә охшаш һәм бербөтен. Әмма аерым-аерым җырларыгыз да байтак. Шулай туры килсә, аерым-аерым эшли алыр идегезме?

Рөстәм:

– Әйе, шулай диләр шул. Элек кая барсам да Ләйләне “Бу минем сеңлем”, дип шаярта идем. Ул ачуланмый. Аерым да эшли алыр идем. Ләйлә декретта булганда үзем генә эшләп алдым.

Ләйлә:

– Мин эшли алмас идем, чөнки авыр. Төнге сәгать дүрттә ир кырыена ничек кайтып керәсең ди?

– Кайда яшисез? Үз йортыгыз бе­лән­ме, фатирдамы?

Рөстәм:

– Уфада, өч бүлмәле фатирда. Безгә фатирда ошый. Балаларны башлы-күзле иткәч, укытып чыгаргач, үз йортыбызны салып чыгарбыз дигән ният бар барын. Бүген дә салып чыгар идем, әмма без анда тора алмыйбыз, йортны карап торучы кеше кирәк.

– Бер-берегезне ничек таптыгыз сез? Кавышу тарихыгыз кызык кебек...

Рөстәм:

– Сабантуйга минем бригадага кызлар кирәк иде. Ләйләне алдым. Элек тә күргән бар иде минем аны, ләкин анда күз төшмәгән булган. Шуннан бергә эшли башладык.

– Өч ай гына очрашып йөрдек, диген...

– Шулай булгандыр шул. 7-8 генә барып килдем аның янына. Аны күрү белән: “Ач күзеңне, бу бит синең бәхетең”, – дидем үз-үземә. Яшем бара иде, озак өйлә­нә алмый йөрдем. Ләйләгә: “14 февраль – Гашыйклар көнендә никах укытабыз”, – дидем. Ул каршы килмәде. Әти-әниләрдән телефон аша гына ризалык сорадык, алар үзләре килә алмады.

– Кайбер җырчылар: “Туй-банкетларда кеше ашаганда җырлауны күз алдына китермибез. Җырчы сәхнәдә җырларга тиеш”, – ди. Ә сез 10 елдан артык банкетларда эшлисез.

Рөстәм:

– Банкет алып бару – бөтен җырчы да булдыра торган эш түгел. Аның өчен аудитория белән эшли белергә кирәк, мин моны яратып башкарам. Әгәр кулларыннан килсә, бу сүзләрне әйтмәсләр иде. Ул эшкә кызыгып караучы җырчылар бар. Кергән ризыкка ни өчен “юк” дип әйтергә? Ризык бит ул безнең, керем чыганагы.

– Банкетларга кызларыгызны да ияртеп алып барасыз. Алар белән эшләү авыр түгелме?

Рөстәм:

– Калдырыр җир булмаганлыктан баралар. Болай ике нянябыз бар. Алар җәен йә бакчада, йә каядыр китәләр, ә кышын барыр җирләре юк, балалар алар белән кала.
– Кызларыгызга ничә яшь соң?

Ләйлә:

– Рианага – 8, Аринага – 3,5 яшь.

Рөстәм:

– Бу исемнәрне әнисе тапты. Мин Татарстандагы сыман Мәликә, Әминә дип куштырырга уйлаган идем. Ләйлә үзе кушты, аңа каршы килмәдем.

– Җырлаганда бер-берегезгә “фәреш­тәм”, “кояшым” дисез. Ә көндәлектә?

Рөстәм:

– Телефонда “җаным” дип язылган, “матурым” дип дәшәм. Төрле чак була, маймыл дип тә җибәрәбез (көлә).

Ләйлә:

– Ачу килгәндә – Рөстәм, болай – җаным.
  
– Ләйлә нинди кеше ул, Рөстәм?

– Беркатлы, ыштансыз. Ләкин бер дуласа, дулый.
  
– Ә Рөстәм нинди, Ләйлә?

– Әйбәт усал ул. Бөтенесен кызулык белән әйтеп ташлый да, бер сәгатьтән оныта. Ә мин көне буе уйлап йөрим, борчылам. Матурым дисә, тәгәрәп китәм.

– Ләйлә бер әңгәмәдә “Рөстәм миңа джинсы, туфлигә кадәр алып кайта”, – дип сөйләгән. Дөресме бу?

Ләйлә:

– Әйе. Үлчәмен әйтәм дә, алып кайта. Бервакыт Төркиягә баргач, кече кыз чирләп китте дә, без икәү бүлмәдә калдык, ә Рөстәм белән олысы кибетләргә китте. Сөйләшергә телефон юк чак. Шунда Рөстәм 3-4 аяк киеме, күлмәкләр алып кайтты миңа. Барысы да таман булды. Балаларга да алып кайта ул. Зәвыгы шәп.

Рөстәм:

– Ләйлә авырлы чакта да, бала алып кайткач та киемнәрне мин алып кайттым аңа. Джинсы чалбар, кроссовкилар алдым.

– Бер-берегезгә бүләкләр бирешергә яратасызмы? Иң зур бүләк нәрсә булды?

Рөстәм:

– Булгалый. Быел гына ярты машина бәясенә тун алдыртты.

Ләйлә:

– Әйе, дүртенчесен.
  
– Күренеп тора: гаиләдә Рөстәм баш. Нинди генә сорау туса да, барысын да син хәл итәсеңме?

Рөстәм:

– Мин баш, әлбәттә. Ләкин берәр уй килсә, өйгә кайтып, Ләйлә белән фикер­ләшәм. Мине дөресләп куючы кирәк.

– Җәйләрегез ничек узды? Чит илгә бардыгызмы, әллә авылда гына ял иттегезме?

Ләйлә:

– Июнь башында ел да балалар белән Төркиягә барабыз. Авылда да күп ял иттек, балаларга күбрәк игътибар бирәсе килде быел. Алайса кыш буе безне гастрольдән көтеп яталар бит.

– Бүгенге тамашачыга нинди җырлар, җырчылар кирәк? Аларны нәрсә белән шаккатырмакчы буласыз?

Рөстәм:

– Бүген матур музыкаль бизәлешле, уйландыра да, кешене арттан җырлатып утыра торган да җырлар кирәк. Әллә нәрсә белән шаккатырырга уйламыйбыз, үзебез булып калабыз.

– Ярымбуш заллар булганы бармы? Андый чакта концертыгызны куясызмы?

Рөстәм:

– Була, аңа ачуланмыйбыз. Һәрбер тамашачы кадерле. Концерт чыгымнары зур булса да, аз тамашачыга да куябыз.

– “Инстаграм”да икегезгә бер бит. Әллә бер-берегездән көнләшәсез инде?

Ләйлә:

– “Инстаграм”да башта минем бит ачыл­ды, аннан Рөстәмнеке. Безгә шунда “икегезгә берне генә эшләгез”, дип тәкъ­дим иттеләр. Рөстәмнең интернетта утырырга вакыты юк аның.

Рөстәм:

– Аллага шөкер, Ләйлә алып бара. Ул минем сәркатип. Рәхәт эш түгел, вакытны ала. Кайвакытта шул “Инстаграм”га дип акча да сорый әле ул миннән. Көнләшү юк, аның өчен сәбәпләр дә юк. Бергә эш­ли­без, бергә ятабыз, бергә чыгып китәбез.

– Бер-берегезнең телефоннарын качып кына караштырган чакларыгыз бармы?

Рөстәм:

– Мин карамыйм. Син Ләйлә?

Ләйлә:

– Ача да белми ул минекен, мин дә карамыйм.

– Бүген эстрадада дуэтлар күбәйде. Кайвакыт охшаш киемнәр дә тектерелә кебек. Сез алардан ничек аерылып торабыз дип уйлыйсыз? Көнчелек сизеләме?

Рөстәм:

– Дуэтлар күбәйде, конкурентлар артты. Конкуренция бер яктан начар, икенче яктан тагын да тырышып эшләргә этәргеч. Без башкалардан “образ”лар белән аерылабыз. Көнчелек сизелә, әлбәттә. Ул нәрсә бездә дә бар. Минем өчен бу нормаль күренеш. Охшаш киемнәргә килгәндә, ул теләсәң-теләмәсәң дә килеп чыга. Төсләр берничәү генә бит. Тегүчеләр күп түгел, бәлки аларның фантазиясе эшләп бетермидер. Соңгы ике елда Ләйләгә яңа тегүче таптык. Аның киемнәре бик кыйм­мәт­ле, эксклюзив кул эшләнмәләре, ә үзем тектермим, сатып кына алам.

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды,
19 сентябрь 2019 № 37
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2616
30 Ноябрь 2020 10:35 1980
3 Ноябрь 2020 13:21 1887
16 Ноябрь 2020 09:59 1477
ӨСКӘ