Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ләйлә Дәүләтова: “Хатын-кыз­ларның 99%ы “иремнең сөяркәсе юк” дип исәпли. Ә чынлыкта ир-ат­лар­ның 99%ы­ның сөяркәсе бар”.

18 Ноябрь 2019 2112
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды,
22 февраль 2017 № 7
Ләйлә Дәүләтованың иң зур хыялы – намаз укырга өйрәнү, бер ай буе ураза тоту. Киләчәктә ул үзен яулыклы килеш күз алдына китерә.

– Ләйлә, синең өчен бәхет нидән гыйбарәт?

– Гади: кул-аякларым йөри, күзләрем күрә. Һәр кеше үзенчә бәхетле һәм үзенчә бәхетсез. Бәхет кешене матур итә.

– Бәхетсез чакларың булдымы?

– Бик күп! Сөйли башласам, кешеләр: “Бу шуларны кичергән килеш ничек елмаеп утыра ала икән?” – дип шаккатыр иде.

– “Бәхет кешене матур итә” ди­дең, ләкин шулай да кашларыңны сызгансың, сөрмә тарткансың, иннек сөрткәнсең һәм матур киенгәнсең. Димәк, матур булыр өчен нәрсәдер эшләргә кирәк, шулаймы?

– Габдерәхим, бары тик синең өчен генә тырыштым, сиңа ошыйсым килде. Көн саен бизәнеп йөрмим анысы...

– Әни буларак үзеңне ничек хис итәсең?

– Шулкадәр рәхәт, Аллага шөкер! Усал әни булырмын дип уйлаган идем, балама кырын караш та ташлаганым юк.

– Бала карауның серләре бармы?

– Дус кызларым: “Син бала карап өйдә утыра алмыйсың, әби-бабаңа калдырып чыгып китәчәксең”, – дип әйтә иде. Ә мин баланың һәр мизгеленә шатланам. Өч яшь үзенә. Җырлый,бии.

– Күп кенә хатын-кызларны баланың елавы акылдан шаштыра, аерылуга хәтле барып җитәләр икән...

– Ишеткәнем бар бу хакта. Аллага шөкер, безнеке елый торган булып чыкмады.

– Заманында Салаватның шагыйрәсе идең, хәзер хәлләр ничек?

– Ел саен ул минем ике җырымны җырлый. Салаватның шагыйрәсе булу – мактаулы исем алу кебек... Мин 20 ел элеккеге Салаватны бик ярата идем: яшь, көчле, дәртле, чибәр.

– Картайган кешене яратмаскамы?

– Картайды дип әйтә алмыйм, ләкин һәрбер җырчының үз вакыты. Гомер буе Салаватка табынырга дигән сүз түгел бит.

– Фидан Гафаров белән чуалып алгансың диләр. Хатыны да сине сүккән икән...

– Фидан абый белән эшли башлагач та күп гайбәт таралды. Без бит сәхнәдә мәхәббәт уйнадык. Концерт беткәч, сәхнә артына апалар йөгереп керә: “Сез Фидан белән бергә яшисезме?” – диләр, сәхнәдәге мәхәббәткә ышаналар иде. Фидан абыйга әйттем: “Тормышта миңа бер метрдан ары якын килергә ярамый”. Ә сәхнәдә кочакласын, әллә ниләр эшләсен шунда...

– Сәхнә артында чыннан да мәхәббәт булмадымы?

– Ант итәм!

– Ник аерылыштыгыз соң?

– Май аендагы гастрольләрне өзде, “Миңа театрда баш роль бирделәр”, – диде. Ә билетлар сатылып беткән иде.

– Аралашасызмы соң?

– Әле ул хастаханәдә ята, үпкәсенә салкын тигән.

– “Адәм белән Һава” тапшыруы кайчан эфирга чыга?

– Генераль директор Илшат Әминовка бер ел элек чыккан идем, “Эшләргә әзермен, әйдәгез, тапшыруны башлыйк”, – дип. “Тиздән башлыйбыз”, – диде. Әмма: “Кил, иртәгә башлыйбыз”, – дигәне юк әле. Әйтү белән икенче көнне үк эшли башлаячакмын.

– Бер тапшыруыңда бер гаиләне күрсәттең, алар: “Без пар сандугач күк яшибез”, – диделәр. Ә чынлыкта ул ирнең сөяркәсе бар. Бу – тамашачыны алдау бит инде?

– Хатын-кызларның 99 %ы “ирем­нең сөяркәсе юк” дип исәпли. Ә чынлыкта ир-атларның 99 %ының сөяркәсе бар.

– Тамада булып эшлисең, кыйммәт торасыңмы?

– Башкалар кебек. 25 мең. Моңа җырчы егет, аппаратура, юл бәясе дә керә. Тумыштан күрми торган бер кешегә юбилей үткәргәч, бер тиен дә алмадым. Юбилейлар алып барганда мин шагыйрә Ләйлә Дәүләтова түгел, башка кешегә әйләнәм.

– Яңа гына права алгансың икән. Бер ел элек праваңны алдырган идең.

– Әйе. Праваны имтихан биреп алдым, өч тапкыр бардым. Төннәр буе укыдым. “Двойной сплошной”ны кискән өчен алганнар иде аны. Бик ашыга идем ул чакта.

– Ашыгып харап булалар бит?

– Элек трассада 160 белән чаба идем. Балам юк иде ул чакта. Хәзер яшәү теләге шулхәтле көчле. Балага бит әни кирәк. Ул сине өйдә көтеп утыра. Сак кына йөрим.

– Ирең кем? Ирең юк дип әйтүчеләр дә бар. Дөресме?

– Дөрес.

– Син ирле хатынга охшамагансың бит.

– Дөрес әйтәләр.

– Шулай да, ирең кем иде?

– Исемен барыбер әйтмәячәкмен. Әйе, без инде ничә ел никах белән генә яшибез. Туй булмаган әле. Законлы төстә өйләнсен, аннары әйтермен. Ул миннән яшьрәк, бизнесмен, җырлый, чибәр, акыллы. Мине яратадыр дип уйлыйм.

– Бу – Ранил Нуриев ич инде! Син аның тезләренә утырып фотога да төшкәнсең.

– Бары тик фотога гына төштек.

– Ну типтереп тә төшкәнсең. Ирле хатын ниндидер егетнең тезләренә утырып фотога төшәме соң инде, җаным? Ранил сиңа ошыймы?

– Әлбәттә, акыллы, чибәр...

– Җырчы, бизнесмен... Ирең, балаңның атасы, шулаймы? Күптән түгел генә бизнес эшләре белән Мәскәүгә китте...

– Әйдә, башка темага күчәбез.

Ләйлә Дәүләтованың әнисе Актаныш районы Иске Богады авылында яши. Әтисе ун ел элек гүр иясе була. Бөерләре эшләми башлагач, кисәк кенә беренче группа инвалидка әйләнә ул.
Шагыйрә күптән түгел генә үлем турында шигырь дә язган.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1430
ӨСКӘ