Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ләйлә Дәүләтова: “Өч хатын-кыз миннән көнләшә”

25 Март 2019 3180
Җәмәгать, Актаныш районы, Богады авылында туып-үскән Ләйлә Дәүләтованың күзләре яшел төстә икән!..
– Ләйлә, нишләп син туган авылыңда гына калмадың?

– Авылда мин иң начар хатын-кыз булыр идем.

– Ник алай?

– Чөнки хатын-кыз эшләргә тиешле бик күп эшләрне булдырмыйм: сыер сава, печән чаба белмим. Әлбәттә, тәмле итеп ризык әзерли, өйне чиста тота алам үзе.

– Ник сыер саварга өйрәнмәдең, сыерыгыз юк идеме?

– Бар. Бик күп тапкырлар тырыштым, савып карадым, тик булдыра алмадым. Күрәсең, аңа минем көчем җитми.

– Казан сине ничек каршы алды?

– Казанда бер туганым да юк иде. Дүрт абыем бар, димәк, җебегән булып үсмәгәнмендер, миндә бик көчле ирләр характеры. Куркак түгелмен. Егетләр белән дә, хатын-кызлар белән дә аралашу миңа бик җиңел бирелә.

– Сине күралмаучы хатын-кызлар бармы?

– Татарстанда өч хатын-кыз мине күралмый, өчесен дә бик яхшы беләм һәм бу мине бер дә борчымый. Алар барысы да нәрсәгәдер ирешкән ханымнар. Шундый кешеләр миннән көнләшә икән, димәк, мин бик бәхетле.

– Алар зур җирдә эшлиме?

– Ярыйсы гына зур җирдә.

– Сиңа гел аяк чалалармы?

– Әйе, белеп торам, белмәгәнгә сабышам гына.

– Кемнәр алар?

– Әйтәсем килми, яшәсеннәр рәхәтләнеп (Ләйлә берсенең исемен минем колагыма гына әйтте).

– Алардан куркасыңмы?

– Тагын да күбрәк этлек эшләүләрен теләмим.

– Бер этлекләрен сөйлә әле?

– Концерт башланырга ике сәгать кала Камал театрында утны өзделәр. Соңыннан моның махсус оештырылуын әйттеләр. Бу алты-җиде ел элек булган хәл. Аллаһы Тәгалә бар, кеше ничек кенә аяк чалырга тырышмасын, сиңа язган ул сиңа була. Адәм баласы ул чебен кебек, бернәрсә дә эшли алмый. Мин дә, син дә, башкалар да. Ходай үзе белер, бу хатын-кызлар аркасында елаган чакларым күп булды.

– Кызың Гөлмәрьямне тапканнан соң бераз югалып тордың?

– Көтеп алган бәбиебез иде, ниһаять, әни булу бәхетен татыдым. Бөтен эшемне ташлап, үземне тулаем шушы бәбигә багышладым. Үзгәргәнсең, гел көлеп кенә торасың, диләр. Бала шул дәрәҗәдә көлдерә, аның кечкенә куллары белән кочаклавы, елмаюы, сөбханалла, Аллага шөкер... Яшь тә өч ай инде безгә бүген.

– Көтеп алынган дидең, озак еллар балаң булмадымы әллә?

– Андый проблема бар иде, бу хакта сөйлисем килми.

– Ничек чиштегез?

– Хастаханә юлын шактый таптарга туры килде.

– Коръән ике яшькә кадәр имезер­гә куша, әмма күп хатын-кызлар, күк­рәкләремнең формасы югала дип имезми...

– Әй, җаным, бала имезү – зур хыялым иде. Һәрбер имезү зур ләззәт бирә, шулхәтле рәхәт. Әни әйтә: “Синең кебек картаеп тапкач, бик тәмле була торгандыр инде”, – ди. Бәбиемне бер яшькә хәтле имездем. Елатып имидән аермадым, 11 айдан соң үзе үк ризыкка тартыла башлады, өч яшькә хәтле имезермен дип хыялланган идем әле.

– Синең хакта гомер буе гайбәт сөйләделәр.

– Башта кайгыра идем, хәзер күнектем инде. Үзем дә гаепледер, интернетка әллә нинди фотолар чыгардым бит...

– Әниең ул гайбәтләрне ничек кабул итә?

– Элек бик кайгыра иде, хәзер ул да күнекте. Әни миңа ышана, чөнки минем нинди икәнемне бик яхшы белә.

– Әтиең кайда?

– Җиде-сигез ел элек гүр иясе булды. Бик әйбәт, акыллы кеше иде.

– Кайда эшләде?

– Әти икътисадчы һөнәрен ташлап, үз теләге белән тракторга утырган кеше. “Бу гаделсез дөнья миңа кирәкми, мин кешеләрне рәнҗетеп яши алмыйм. Җитәкче урында эшләмим, анда кешене рәнҗетергә, гаделсез булырга кирәк”, – диде. Бик туры сүзле, гадел кеше иде.

– Әниең Рина кайда эш­ләде?

– Авыл советында бухгалтер.

– Ләйлә, син һаман иреңне яшерәсең, кем ул? Фидан Гаффаров түгелме?

– Фидан абыйның битемнән үпкәне булдымы икән?! Безнең арада берни дә юк.

– Сәхнә артында да сине кочаклаганы юкмы?

– Фидан абыйга әйтелгән, сәхнә артында бер метрдан ары миңа якын килергә ярамый, диелгән. Фидан абый белән эшли башлаган елны Фәридә апа (хатыны) шалтыратты: “Сезнең хакта шулай-шулай дип гайбәт сөйлиләр”, – диде. Мин телефонны куйдым да еладым гына. Безнең арада нәрсәдер булу турында уйларга да мөмкин түгел. Сәхнәдә, чыннан да, мәхәббәтне бик яхшы уйныйм. Фидан абый үзе дә шакката: “Укымагансың, ничек шулай ышандырырлык итеп уйныйсың син?!” – ди.

– Бернәрсә дә булмадымы?

– Юк.

– Ирең дип сөйлиләр бит. Уфада – бер, Казанда икенче хатыны бар дип куанып йөри идем. Ярар, монысы ирең булмады. Ранил Нуриевны да синең ирең, диләр. Тиккә генә тумагандыр: фотоларыгыз чыкты, син анда Ранилнең тезендә утырасың...

– Минем кочаклашып төшкән фотоларым бик күп: Фидан абый, Салават, Раяз, Данир Сабиров белән. Кемнең нәрсә күрәсе килә – шуны күрә.

– Ник Ранилнең тезенә утыр­дың?

– Фотограф шулай утыртты. Фото матур чыкты һәм мин аны интернетка куйдым, шул гына.

– Күз тияр дип курыкмадыңмы?

– Юк.

– Димәк, Ранил дә синең ирең түгел.

– Юк.

– Ирең кем?

– Бу сорауны миңа көн саен бирәләр. Шуны гына әйтә алам: ирем була алган икән, димәк, ул бик акыллы, әйбәт кеше. Шәхси тормышым аз гына сер булып калырга тиеш. Әгәр дә иремне мине чәйнәгән кебек чәйни башласалар, гайбәткә әйләндерсәләр, безнең ара бозылып бетәргә мөмкин. Бу мәсьәләгә әлегә кагыласым килми, вакыты җиткәч, үзебезнең гаилә турында “Адәм белән Һава” тапшыруын эшләячәкбез.

– Туй да уздырмадыгызмы?

– Никах булды. Туй уздыру миңа бер уен кебек, чөнки үзем тамада булып эшлим. Атна саен туй, юбилейлар үткәрәм. Бәлки без дә туй үткәрербез, Габделфәт әйтте бит: “Аякка бастык, тагын шушы хатынга өйләнеп, әйбәтләп туй үткәрәсем килә”, – диде. Вакыты җиткәч, концерт оештырган кебек туй үткәрербез. Бер тапкыр туебызны күчердек, әлегә тотынырга теләгем юк. Мин иремнең кем икәнен сиңа әйтермен әле, шаккатырсың.

– Мин белгән кешемени ул?

– Әйе.

– Ничек таныштыгыз?

– Әйдә, бу тема әлегә ябылсын. Ул минем серем, минем дөньям гына булып калсын. Барысы да әйбәт булыр, без гомергә дә аерылышмабыз дип тә әйтә алмыйм.

– Аерылышудан куркасыңмы?

– Куркам дип әйтә алмыйм, әмма дөньяда бөтен нәрсә дә булырга мөмкин. Гөрләшеп кенә яшәп ятабыз дип сине алдый алмыйм. Беренче проблема минем авылга китүемнән килеп чыкты. Авырга узуымны белгәч, башта озак кына хастаханәдә, аннары ике ай шифаханәдә яттым. Казанга кайткан идем, бөтен кеше алдында, “Кольцо” кибетендә аңымны җуеп егылдым. Табиблар: “Яки авылга китәсең, яки кире хастаханәгә кереп ятасың”, – дигәч, авылга киттем. Һәрбер ир-ат хатынының янында булуын тели. Хатын-кыз иренә дигән игътибарны бала табуга сабыена гына бирә башлый икән.

Беренче урында – бала һәм еш кына бала белән авылга кайтам. Авылда саф һава. Иремнең әти-әнисе шәһәрнекеләр, әле алар пенсиядә түгел.

– Киләсе әңгәмәдә: “Без аерылыштык”, – димәссеңме икән?!

– Алай да булырга мөмкин, бәлки икенче кешегә кияүгә чыктым дип әйтермен.

– Мин инде аптырап калдым, кияүдәме соң син, юкмы?.. Төрле уйлар килә башлады.

– Килсен, миңа барыбер.

– Бездән яшереп саклаган иреңә әйтер сүзлә­рең бармы?

– Шушы кадәр гайбәтләргә түзгәнең өчен рәхмәт. Бик кадерле кешем син, бәбиемнең әтисе. Әйбәт әни, әйбәт хатын булырга тырышырмын. Шигырьләремнең күбесе сиңа багышланган. Елыйсым килә башлады. Сиңа “яратам” дип әйтмим, орынып, сугып китү, чәчеңне тарап алу – болар яратуым билгеләре.

* * *

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды / 19 март 2015 № 12
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 1003
ӨСКӘ