Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Үләннәр белән дәвалаучы Гөлчирә Нәҗметдинова: “Елап рәхмәт әйтүче ирләр бар”

8 Май 2019 1263
“Кырда бер үләнгә охшаган 20 төрле үлән булырга мөмкин. Белеп җыярга кирәк”, – ди үләннәр белән дәвалаучы Гөлчирә Нәҗ­мет­динова. Арча районы Наласа авылында яшәүче әлеге ханым күп кенә авыруларны, хәтта бүген иң киң таралган яман шешне дә дәвалый торган дарулар ясый.
– Сезнең үләннәр белән дәвала­выгызны кайдан белеп килә башладылар?

– Элек даруларны беркемгә дә бирми идем. 2010 елда бер ханым килеп керде, яман чирдән дару сорый. Ничектер аңа биреп чыгардым һәм 2013 елда бер журналист килеп, газетага язгач, башланды инде.

* * *
– Онкологиягә каршы кулланыла торган үләннәр агулы, дидегез. Алар безнең якта үсәме?

– Безнең якта үсә торганы да бар аның, үсми торганы да. Агулы үләннәр белән сак эш итәргә кирәк. Мәсәлән, кеше канлы үләнне (чистотел) файдалы дип ишетә дә, шуны эчә башлый. Атна-ун көн эчә дә, бәрәңге чәчәге сихәте турында укый һәм шуңа күчә. Бераздан чебен гөмбәсе шифасы хакында белеп ала. Кемнән нәрсә ишетә, шуны кулланып, кешенең бавыры сафтан чыга.

* * *

Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының 18 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1385
ӨСКӘ