Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Кызлар мәһәргә хаҗ сорый башлады”

22 Ноябрь 2019 549
Динебездә бүләк бирешү сөннәт гамәл санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Бер-берегезгә бүләк бирешегез, ул сезнең араларыгызны якынайтыр”, – дигән. Икенче бер хәдисендә исә: “Бүләк бирсәләр алыгыз, кунакка чакырсалар барыгыз”, – дип тә әйтә. Әлеге гамәлләр ике якны да сөендерә. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Әгәр бер кеше сиңа яхшылык эшләсә, аңа да шуның белән җавап бир. Булдыра алмасаң, дога кыл. Дога кылуыңны “мин бу кешегә тиешле яхшылыкны эшләдем” дип уйлый башлаганчы дәвам ит”, – ди. Бүләк бирешү нечкәлекләре турында сәхифәбезнең даими кунагы Рамил Юныс белән сөйләштек.
- Ислам динендә сиңа файдалы гамәл кылган кешене бәхилләтү, ягъни аңа бүләк бирү мәҗбүриме? Бүләккә каршы бүләк бирергә кирәкме?

– Аллаһы Тәгаләнең туксан тугыз исем-сыйфаты арасында бүләк бирүче дигәне бар. Тормышта араларны якынайта, кешегә карата хөрмәт һәм мәхәббәтне арттыра торган нәрсә – ул бүләк. Егет тә бит кыз янына барганда чәчәк сатып ала һәм “Менә, туташның күңелен күрергә телим”, – ди. Ә чынлыкта үзенә яхшылык эшләмәкче була, ягъни чәчәк биреп, кызның күңелен яуларга, аның ышанычына керергә омтыла. Бүләк – араларны якынайту өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан адәм балаларына бирелгән бер чара. Раббыбызның бүләген күрә белүче исә Аңа булган мөнәсәбәтен үзгәртә. Ул нинди бүләк соң дигәндә, Аллаһ тарафыннан җибәрелгән иң зур бүләк – акыл.

– Аллаһы Тәгалә биргән иң зур бүләк дин түгелме?

– Юк, акыл. Чөнки без акыл аша дингә керәбез. Ләкин монда сүз адәм баласын хайваннан аера торган акыл турында бармый. Ә кешенең эш-гамәлендә, яшәешендә чагыла торган акыл хакында әйтелә. Шундый мисал китерик: бер ананың биш улы бар, ди. Барысы да югары белемле, укымышлы, яхшы урыннарда эшли. Тик ул уртанчысын аеруча нык ярата, чөнки анысы акыллылыгы белән аерылып тора. Акыллы кеше эшне башлаганда азагын уйлый белә. Моны хикмәт, зирәклек дияргә дә мөмкин. Әлбәттә, бүләк итеп сәламәтлекне, хәерле хатын яки ир, яхшы әниең, әтиең һ.б. да әйтә алабыз.

– Сез санап киткән әйберләр кемдәдер бар, кемдәдер бөтенләй юк. Димәк, Аллаһы Тәгалә дә бүләкне аерым бәндәләренә сайлап кына бирә?

– Һәркемдә Аллаһы Тәгаләнең бүләге бар. Кемдер аны таба һәм риза булып кабул итә. Ә кемдер тапмый, күрми һәм канәгатьсезлек белдерә. Әйтик, бер хатын-кызның зирәклеге аксый, ди. Тик Раббыбыз аңа акыллы ир биргән. Кайбер гаиләдә киресенчә: ирнең акылы сай, ә хатыны бик зирәк. Кемнеңдер акылы аз, ә таланты бар, аның кебек сәгать төзәтүче тирә-юньдә юк. Аллаһы Тәгалә берәүне дә өскә яки аска куймаган. Җәмгыятьтә һәркем төрле булып күренсә дә, чынлыкта алар тигез. Берәүнең акылы чамалы, акчасы да бик юк, сәламәтлеге дә мактанырлык түгел, ә балаларының тәүфыйклыгына сокланып туймаслык, әти-әнисенең йөзенә бернинди кызыллык китермиләр. Кайбер ирләр үзләре алтмыш яшькә җиткән була, ә өйдә түр башында 93 яшьлек әнисе акыллы киңәш биреп утыра, улы аның янына киңәшергә кайта. Бу да зур бүләк түгелме? Болар барысы да тормыштан алынган мисаллар. Кемнеңдер акылы зәгыйфь, ә иман байлыгы зур. Акыллы кешенең алдына хәмер куйсаң, ул уйлый башлый: “Эчимме, юкмы икән? Эчсәң, иртәгә эшкә барасы, руль артына утырасы бар инде. Эчмәсәң дә әллә ничек”, – ди. Иманлы кеше андый вакытта уйлап та тормый: “Бу миңа хәрәм”, – ди дә борылып китә. Монда Аллаһы Тәгаләнең хикмәте зур бит. Кешенең тышкы сыйфатлары аның шәхес икәнен чагылдыра, ә эчке халәте – хакыйкать. Шәхеслек сыйфатлары яшәү дәверендә формалаша, аны гаиләдә әти-әни, мәктәп, җәмгыять һ.б. бирә. Ул – тормышка яраклашу коралы. Тик тышкы як көчлерәк булган саен эчке халәт зәгыйфьләнә. Ә инде эчке мәгънә артса, тышкы сыйфатлар какшый. Кайбер уңыш казанган эшмәкәрләр, бай-бай кешеләр бәхет юк, дип зар елый. Чөнки ул тормыш куган, үскән, акча эшләгән, ә күңеле, эчке дөньясы турында оныткан. Кино карап, китап укып, классик көй тыңлап шул бушлыкны тутырмакчы була. Аның эчендә көрәш бара. Кайберәүләрнең, киресенчә, эчке халәте нык, тик ул тормышка яраклашмаган. Кеше иманга килгәч, аның эчке мәгънәсе үсә. Андый вакытта тышкы ярыга ихтыяҗ калмый. Шулай итеп алар тигезләшә, кеше күп нәрсәне аңлый башлый, тормышы икенче якка үзгәрә.
Ислам динендә шундый канун бар: сиңа күрсәтелгән теләсә нинди хезмәт өчен түләү зарур. Әгәр түләнелми икән, гаделсезлек баш калкыта. Аны фәкать компенсация генә бетерә ала. Хезмәт теләсә нинди дәрәҗәдә – матди, рухи, хис-кичерешләргә бәйле һ.б. төрле була ала. Шуңа да бүләккә бүләк кайтарырга кирәк.

– Бүләк биргәндә ниятнең нинди булуы да мөһимме?

– Берсүзсез. Мөселман кешесе кемгә нинди генә бүләк бирмәсен, “Аллаһы Тәгалә миннән риза булсын”, дип әйтергә тиеш. Бу – иң хәерле ният. Хәтта кунакка барганда да ни өчен барганыңны уйларга кирәк. Тәмле итеп ашарга, тегенең фатирын күрергә, күлмәгеңне күрсәтергә... Туганың белән араны якынайту өчен, аралашып яшик, Аллаһы Тәгалә бездән риза булсын дип барырга мөмкин. Ягъни кунакка баруның да максатлары бихисап. Бүләк биргәндә дә шулай.
– Ислам динендә бүләк бирергә ярамаган кешеләр бармы?

– Җитәкче, хөкемдар, прокурорга бүләк бирәләр. Шәригать хөкеме буенча судьяга бүләк бирү тыела. Бу – ришвәт хөкеменә керә. Дөрес, ул кеше хөкемдар итеп сайланганчы син аңа бүләк биргән булсаң, соңыннан да бу гамәлне дәвам итәргә ярый. Ә инде судья дәрәҗәсенә ирешкәч кенә бүләк бирә башлау рөхсәт ителми, бу Коръән белән тыела һәм ришвәт дип атала. Чөнки көферлеккә китерергә, хөкемдар дөрес фикер йөртмәскә мөмкин.

– Хәзер инде балалар бакчасында тәрбияче, мөдир, мәктәптә укытучы, директор, хастаханәләрдә табибларга бүләк, күчтәнәч бирү киң таралды. Моңа Ислам дине ничек карый? Без аларны бозабыз түгелме?

– Укытучы белән табиб кешенең язмышын билгеләми, каршылык тудырмый. Хөкемдарның статусы бөтенләй башка. Шуңа да аларга бүләк бирергә мөмкин. Икенче яктан, хәзер мәктәптә балаларның масаюы берәүгә дә сер түгел. Моның бер сәбәбе – сез әйткән бүләк бирү гадәте. Бүләк биргән кеше өстен кала, алган кеше аска төшә. Бүләк – югарылыгыңны, байлыгыңны, булдыклылыгыңны билгеләү дә әле. Шуңа да балалар укытучыларга мөгаллим итеп карамый, аның баш миендә әтисе биргән бүләк утыра. Укучы белән укытучы арасында дистанция югалды. Шул сәбәпле укытучының тәэсире, тәртип үзгәрде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) беркайчан да сәдака алмаган, ул Расүл булып калган. Ни кызганыч, бүген күзне камаштыра торган әйберләр күп.
  
– Татарда энә дә бүләк, дөя дә бүләк, дисәләр дә, Ислам дине үзеңә охшамаган әйберне башкаларга бирмәскә өйрәтә. Бүләкне ничек сайларга? Һәрвакыт кыйммәтле бүләк алырга мөмкинлек тә юк бит?

– Кеше бүләкнең ниндиенә дә канәгать булырга тиеш. Иң мөһиме – ихлас күңелдән бирелүе. Беренче урында мөнәсәбәт тора. Җиңү көнендә ветераннарга да күчтәнәч өләшәләр. Аларга пакетка нәрсә салулары әллә ни әһәмиятле дә түгел, тик бу алар өчен вакыйгага әйләнә, “менә, 9 Майга бүләк китерделәр, онытмаганнар”, диләр. Бу аларның рухын ныгыта, яшәү көче бирә. Бүләкнең мәгънәсе бик тирән. Кайчак вакытында туры китереп әйтелгән мәгънәле, җылы сүз яки караш та бүләккә әйләнә.

– Кешедән кыйммәтле бүләк алырга ярыймы? Бу бигрәк тә кызларга кагыла инде. Кемнәндер затлы бүләк алсаң, син ул кешегә бурычлы булып каласыңмы? Әллә инде үзе теләп биргәч, алган кешене намусы борчырга тиеш түгелме?

– Әйе, кайчак егетләр кызларга кыйммәтле бүләк ясый һәм моның нигезендә “монда мин хуҗа” дигән мәгънә ята. Әйтик, егет 50 меңлек каһвә пешерү җайланмасы сатып алган икән, ул ир-егет инде үзен күрсәтергә тели, гел килеп каһвә эчеп йөрергә өметләнә. Машина бирсә, кыз ул машинага утырган саен, үзен теге ир-егетнең хуҗалыгында итеп хис итә. Кызлар инде бүләкне алмаса, егетне үпкәләтергә мөмкин, алсалар, ул кеше аның хуҗасына әйләнә. Бу инде үзенә күрә имтихан. Шуңа да монда ихласлыкны онытырга ярамый. Мәһәргә килгәндә дә аның бәясен кыз үзе билгели. Хәзер кайбер мөселман туташлары кияүдән хаҗга юллама сорыйлар. Аннары кияү егетләре: “Хәзрәт, өйләнмәкче булам. Кыз шулкадәр акча сорады. Андый мөмкинлегем юк. Нишләргә?” – дип шалтырата. Күптән түгел генә бер кәләш исә дүрт ай гына вакыт бирәм дигән. Шушы шартны үтәмәсә, килеп йөрмәскә кушкан. Димәк, ул кызның куйган планкасы югары, үзенә бәяне белә. Егет инде буе җитмәс җимешкә үрелә булып чыга.

– Никахны акча белән үлчәү дөресме?

– Бу хакта киләсе әңгәмәләрнең берсендә сөйләшербез.

– Халыкта бүләккә хәмер, әйтик, затлы коньяк алып бирү гадәте яши. Бу кайдан килә?

– Советлар Союзы вакытында кайсы гына киноны карасак та, бездә шундый пропаганда барды: утырып эчү, кәеф-сафа кору зур бәйрәм итеп күрсәтелә иде. Бу халыкның миенә сеңгән. Хәзер инде диннең тәэсире белән андый бүләк бирү әзәеп килә. Гомумән алганда, хәмер бирү, алу, эчү, сату – һәммәсе дә хәрәм санала. Хәмер бирү аны эчүгә караганда да зуррак гөнаһ. Чөнки син үзеңә генә зыян салып калмыйсың, башкаларны да эчерәсең, аның гаиләсен бозасың, хатынына авырлык китерәсең, балаларын елатасың. Шуңа да бүләк биргәндә бу якларны да уйлый белергә кирәк.
   
***

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 24 ноябрь 2016 № 47

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1428
ӨСКӘ