Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Кызлар мәхергә хаҗ сорый башлады”

21 Ноябрь 2016 1437
Рамил Юныс белән әңгәмә.
– Кешедән кыйммәтле бүләк алырга ярыймы? Бу бигрәк тә кызларга кагыла инде. Кемнәрдер затлы бүләк алсаң, син ул кешегә бурычлы булып каласыңмы? Әллә инде үзе теләп биргәч, алган кешене намусы борчырга тиеш түгелме?

– Әйе, кайчак егетләр кызларга кыйммәтле бүләк ясый һәм моның нигезендә “монда мин хуҗа” дигән мәгънә ята. Әйтик, егет 50 меңлек каһвә пешерү җайланмасы сатып алган икән, ул ир-егет инде үзен күрсәтергә тели, гел килеп каһвә эчеп йөрергә өметләнә. Машина бирсә, кыз ул машинага утырган саен, үзен теге ир-егетнең хуҗалыгында итеп хис итә. Кызлар инде бүләкне алмаса, егетне үпкәләтергә мөмкин, алсалар, ул кеше аның хуҗасына әйләнә. Бу инде үзенә күрә имтихан. Шуңа да монда ихласлыкны онытырга ярамый. Мәхергә килгәндә дә аның бәясен кыз үзе билгели. Хәзер кайбер мөселман туташлары кияүдән хаҗга юллама сорыйлар.

P.S. Бу турыда тулырак “Акчарлак” газетасының 24 ноябрь көнне чыгачак 47нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Энҗе Басыйрова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Ноябрь 2019 12:15 1156
ӨСКӘ