Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Кыз туганнар

26 Октябрь 2020 666
Әлек рәхәт иде. Хатын-кызлар бәйрәмендә хатынга бер пар капрон оек, Сәрия балдызга илле тиенлек бер шешә ислемай алып бирә идем дә – шуның белән бетә иде. Читтәге сеңелләргә, балдызларга, кодачаларга – өчәр тиенлек открытка... Әйе, рәхәт иде. Ә быел һич истә-оста югында, “туган-үскән җирләр дә сагындырды, сезнең якларга эшчеләр дә кирәк икән дип, Ленинградтан Галия сеңелкәш кайтып төште. Аннары берәм-берәм Абаканнан Нурия сеңел, Иркутскидан – Хәлимә балдыз, Чиләбедән Нурсия кодача, Читадан – Сәлимә балдыз, Магаданнан – Хашия кодача, Ташкенттан Вәсилә балдыз кайтып төштеләр. Кайтып, безнең фатирда атна-ун көн әвеш-тәвеш килделәр дә болар, эшкә урнашып, башка җирләргә таралыштылар. Яныбызда тагын Сәрия балдыз гына торып калды. Анысы шулаен шулай. Әмма ләкин хатын-кызлар бәйрәме якынлаша бит әле. Сеңелләр, балдызлар, кодачалар бергә җыелып, бергә бәйрәм ясыйбыз диярләр инде. Аларның һәркайсы миннән бүләк өмет итәр инде. Өмет итмәсәләр дә алмый хәлең юк – йоласы шул. Февраль хезмәт хакыннан ике көпшәле мылтык алырмын дип тора идем дә... булмас, ахры. Ауга бер көпшәлесе белән генә йөреп торырмын. Ни килсә дә безнең йортка килә инде – өстәвенә кичәгенәк электр бритвасы сафтан чыкты. Чөй өстенә тукмак дигәндәй, бүген слесарь Әхмәтша елкылдап торган бүре бүрек кыстырып килгән: “Алмыйсыңмы? – ди. – Минем башка бәләкәйрәк, синең башка какраз икән, алып җибәр, акчасын февраль хезмәт хакыннан, йә премиядән бирерсең”, – ди. Уйлап-уйлап тордым да... алмадым. Премиягә ышансаң... булырмы әле ул, юкмы. Әнә, өченче көн сеңелләргә, балдызларга, кодачаларга нинди бүләк алыйм икән дип баш вата торгач, күрәләтә брак җибәргәнмен. Бригадир, тагын бер кат брак җибәрсәң, идарәгә хәбәр итәм, премиядән колак кактырам, дип янады.
Ярый әле февраль җылы килде быел... Хатынга капрон булсын, ди. Сәрия балдызга илле тиенлек ислемай. Галия сеңелкәшкә... Нурия сеңелгә... Хәлимә балдызга... Юк инде, болары алдында сынатырга ярамый. Кимендә биш-алты тәңкәлек...

Ай-һай эссе бүген цехта... Әллә быел хатынга бүләк алмасам да ярар микән?.. Көз көне кер юуу машинасы алып биргән идем ич әле. Хәер, алай дисәң, кодачалар, сеңелләр, балдызлар арасында хәтере калуы бар.

Ниһаять, бүген дә эш сәгате бетте. Киенеп урамга чыктым. Баш корт иле кебек гөжләп тора. Төрле уйлар уйлый-уйлый, ләкин бер генә уйның да очына чыга алмыйча, өй ишеген ачтым. Бусаганы атлап кергәч, башта дерт итеп сискәнеп киттем – өй тулы балдызлар, кодачалар, сеңелләр. Кулымны кысалар, кочалар, тирәмдә бөтерелеп йөриләр. Котлыйбыз, абый, җизни, кода, якынлашып килүче Совет Армиясе көне белән, диләр. Галия сеңелкәш миңа бүләк итеп ике көпшәле мылтык, Нурия сеңел күлмәк, Хәлимә балдыз – электр бритвасы, Сәлимә балдыз – транзистор, Вәсилә балдыз – җылы башмаклар, Нурия кодача – бүре бүрек, Хашия кодача унҗиде җәпле пәке алып килгән. Хатын бер пар җеп оекбаш, Сәрия балдыз бер шешә коньяк китереп тоттырды.

Ни өчендер күңелем тулды, елап җибәрдем. Рәхәт икән ул кыз туганнарың күп булса...

Фаил Шафигуллин
Рубрика: ПРОЗА Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2569
3 Ноябрь 2020 13:21 1869
19 Ноябрь 2020 10:02 1371
16 Ноябрь 2020 09:59 1350
ӨСКӘ