Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Кыяр үстереп, 47 миллион сум акча эшләп буламы?

29 Декабрь 2015 1541
"Акчарлак"ның 50нче санында "Арча районының Түбән Аты авылында яшәүче фермер Дамир Хәлиуллин үз теплицасында кыяр үстереп, 47 миллион сумлык кыяр саткан" дигән хәбәр басылган иде. Бу хәбәрне укып, Чистайда яшәүче фермер Рәфкать абый Нуруллин редакциябезгә шалтыратты.
"Яныма районыбыздагы фермерлар килде. Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, диләр. Мең гектар җирем бар. Үзем бодай, арыш, арпа ише бөртекле культуралар үстерү белән шөгыльләнәм. Зинһар, моңа ачыклык кертегез. Үзебез дә аның янына юлга чыгарга әзер инде", – диде ул.

Чынлап та, 10 миллионлык кына керем түгел бит бу, ә 47 миллион! Укучыбызның соравы үзебезгә дә кызык булып китте. Аңа ачыклык кертергә теләп, журналист Нәзилә Хуҗина Хәлиуллиннар гаиләсе белән элемтәгә керде. 47 милллион сум акча дөреслеккә туры килгәнме? Бу турыда тулырак  "Акчарлак" газетасының 30 декабрь көнне чыгачак 1нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ