Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рәмис Сәхапов: "Көнгә 2,5 тонна кыяр җыябыз"

24 Май 2017 937
Азнакай районы Сарлы авылында яшәүче Лилия һәм Мәхәсим Атадҗановлар 2012 елда 25 сыер алып, гаилә фермасы булдыра. Ә Лилия ханымның бертуган энесе Рәмис Сәхапов исә, узган ел гына теплица ясап, кыяр үстерә башлый.
– Авыл жирендә эш урыннарын кыскару һәм хезмәт хакларының әз булуы аркасында башланган әйбер инде бу. Гаилә фермасы булып теркәлгәнче дә биш сыер асрый идек. Инде мал санын 100 башка җиткердек...

– Теплица эше акча ягыннан кызыграк. Дәүләттән “башлангыч фермер” программасы буенча 1 миллион 400 мең сум акча алдык. Калганына апа белән җизни ярдәм итте, кредитларсыз да булмады. Теплица төзү 7 миллионга төште. Газына да күп түләргә кирәк. Бу сезонга гына 2 миллионга якын җыела. Шулай да быел теплица үзен аклар дип өметләнәм. Көнгә 2,5 тонна кыяр җыябыз. Аны үзебезнең “Газель” белән Чаллы, Казан, Лениногорскидагы сәүдә нокталарына озатабыз.

Авыл җирендә мондый тырыш кешеләрнең булуы халыкка да файдалы. Эш урыны бар дигән сүз. Рәмис эшчеләре белән шәп кенә килешү төзеп куйган...

Язманы тулысынча 25нче майда чыгачак, "Акчарлак" газетасының 20нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ