Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Кыяр үстерүче Ирек СӘЛӘХЕТДИНОВ: “Тирестән башка ашлама керткән юк”

18 Июнь 2020 1092
Күптән түгел Кукмараның Арпаяз авылында командировкада булып кайттым. Бәрәңге бакчасына менә дигән итеп мең квадрат метрлы теплица төзеп куйган Ирек. Шуның яртысына – кыяр, яртысына башка төрле яшелчә утырткан. Беренче кыяр уңышын апрель ахырында ук җыйганнар. Бүген якын-тирә авылларны яңа гына өзеп алынган сусыл кыяр белән тәэмин итә ул. Мул уңыш алу серен үзеннән белештем.
– Авыл җирендә мондый эш башлап җибәрү авырмы?

– Мин баштагы елларда грант алмавыма шатланып та куям, чөнки минем бизнес-план белән өч елсыз табыш алып булмас иде. Кара бөрлегән һәм слива үстерергә уйлаган идем. Ә ул кара бөрлегән кайчан үсеп җитеп, кайчан уңыш бирә башлый әле... Аннан уйладым да, теплица төзеп, кыяр үстереп сату итәргә булдым һәм дөрес фикергә килгәнмен.

– Яхшы уңыш алу сере белән дә уртаклаш әле...

– Минем бу – экотеплица. Химия кулланылмый. Бары ике “КамАЗ” ат тиресе генә керттек. Әчетеп тиресле су сибәм. Башка әйбер сипкән юк.

***
Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының бүгенге, яңа саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Октябрь 2020 11:43 2025
12 Октябрь 2020 09:36 1373
5 Октябрь 2020 10:16 1343
ӨСКӘ