Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Кыямәт көнендә һәр кеше: “Минем исемем генә әйтелмәсә ярар иде”, – диячәк”

14 Август 2020 915
Берничә ел элек депутатлар гаилә кодексына керткән үзгәрешләр нигезендә, хәзер әти-әниләрнең балага сан, хәрефле-санлы билгеләр, хәреф булмаган тамгалар, аларга кушымталар кергән исемнәр кушарга хакы юк. Шулай ук исем сайлаганда сүгенү сүзләре куллану, вазыйфа, титул, рангларны күрсәтү дә рөхсәт ителми. Шулай да колакка ятышсыз, сәер исемнәр очрап, ишетелеп тора. Татарлар да балаларына Амелия, Милла, Нелли, Радмир, Стэлла, Мира кебек исемнәр куша. Ә бит исем кешенең язмышына йогынты ясый, диләр. Шуңа да нарасый дөньяга аваз салгач, аңа мәгънәле мөселман исеме бирү – һәр ата-ананың бурычы. Бу хакта Казан шәһәренең Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин белән сөйләштек.
– Йосыф хәзрәт, дөрестән дә исем безнең язмышка тәэсир итәме?

– Исем үзеннән-үзе генә язмышны үз гәртә алмый, ләкин исем җисемне тәрбияли. Мәсәлән, берәүгә Залим дигән исем бирелеп, аңа көн саен “залим”, дип эндәшсәләр, җисеме белән дә залимгә әйләнүе ихтимал. Шуңа күрә, кешегә Гадел исемен бирү барысына да яхшырак тәэсир итәчәк. Кайвакыт, бераз тәртип бозучы баладан: “Исемең ничек?” – дип сорыйсың. Аннан ул исемнең нәрсә аңлатканын әйтәсең. Бала исеменең чиста, дөрес, юмарт кебек мәгьнәләрне аңлатуын белгәч, аның җитдилеге артып китә. Шуңа күрә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Сез кыямәт көнендә үз исемнәрегез һәм аталарыгызның исемнәре белән чакырылачаксыз. Исемнәрегез күркәм булсын”, – дип кисәткән.

– Мөселман гаиләсендә балага исем ничек сайлана һәм аны кем куша?

– Кайбер яхшы һәм яман исемнәрне Пәйгамбәребез искә алган: “Аллаһыга иң сөекле булган исемнәр – Габдулла һәм Габдрахман. Иң дөресләре – Хә рис (“ә” хәрефе белән килгәндә “иген чәчүче” дигәнне аңлата) һәм Һәм мәм (“һ” белән килгәндә “һиммәт ле”, “гайрәтле” дигән мәгънәгә ия). Иң яманнары – Харб (сугыш) һәм Мөрра (ачы)”, – дигән ул. Исемне, гадәттә, туганнар җыелышып, киңәшләшеп сайлый, ә соңгы сүзне баланың әтисе әйтә. Исемне бездә мулла куша дип телгә керсә дә, асылда әти-әни билгели һәм алар игълан итәләр.

– Исемне балага ничәнче көнне кушу шарт?

– Пәйгамбәребез һәр баланың җиденче көнендә корбан чалырга, чәчен алырга һәм исем кушарга боерган. Баланың туган көнендә үк исем кушарга да ярый.

– Балага исем кушканда әти-әни нинди кагыйдәләрне белеп торырга бурычлы?

– Иң элек, исемнең мәгънә се яхшы булсын. Аннан, әлбәттә, милләтеңә, халкыңа килешсен.

– Балага әбисенең, бабасының, әти-әнисенең исемен бирергә ярыймы? Бер нәселдә яки гаиләдә ике бертөрле исем була аламы?

– Әти-әниеңнең исемнәре күңелгә якын булу – табигый нәрсә. Күренекле сәхабәләрнең дә балалары арасында ата-анасының, әби-бабасының исемнәре еш очрый. Үземдә дә шундыйрак хәл тора, бабам Йосыф булды, кече кызыма әбиемнең исемен Хәнсә дип куштык.

– Соңгы елларда татарларда Весна, Оливье, Жигули һәм тагын әллә нинди колакка ятышсыз исемнәр кушалар. Ни өчен татар кеше баласына шундый ат биреп, аның аерылып торуын тели?

– Һәр әти-әни үзенең баласын башкалардан аермалы рәвештә күрергә тели, эксклюзив дип уйлый. Бәлки шуңа да экзотик исемнәр кушадыр. Шөкер, дәүләт кануннары бөтенләй мәгънәсез исемнәрне кушуны рөхсәт итми дип беләм. Весна сүзенә килгәндә, ул рус кешеләренә килешәдер, бәлки. Чөнки татарда да Язгөл исеме бар, төрки халык ларда Бахар (яз) яки Гөлбахар (яз гөле) дигән исем кушалар. Гарәп теленнән кергән Рабигъ, Рабига исемнәре дә яз дигәнне аңлата. Иң мөһиме, исемнең мәгънәсе күркәм булсын.

– Соңгы елларда мөселман исемнәре популярлаша. Аларны ничек сайларга?

– Галимнәребез аеруча зур мәгънәгә ия кайбер исемнәрне балага бирергә киңәш итми, әмма бу тыю дәрәҗәсендә түгел. Эш шунда: кеше ул исемгә туры килеп бетмәскә мөмкин. Мәсәлән, Пәйгамбәребезнең хатыны Зәйнәпнең исеме баштарак Бәрра – бик изге мәгънәсендә булган. Пәйгамбәр аны тыйнаклыкка өндәп Зәйнәпкә алыштырган. Кешенең аты Ислам булып та, ул җир өстендә явызлык кылып йөрсә, күркәм исемне пычрата санала. Чөнки, аның исемен ишеткәч, башкаларның күңелендә нәфрәт туа.

– Кешенең исеме күркәм булмаса, җәннәткә керә алмый, диюләре хакмы?

– Әгәр исемнең мәгънәсе бөтенләй начар булса, аны алыштырырга кирәк. Әмма, исем начар булган өчен генә, игелекле бәндәне оҗмахка керүдән тыймаслар, инша Аллаһ.

– Әти-әнисе сайлаган исем ятышсыз икән, мулла исем кушудан баш тарта аламы?

– Әлбәттә, мәчет имамына исем кушу вакыты җиткәч кенә түгел, бала туганчы, алдан ук мөрәҗәгать итеп, исемне киңәшләшеп сайларга иде. Алайса, күп мулланы “перед фактом” куялар да, аннан кайбер аңлашылмаучанлыклар туа. Бәйрәм өстендә, табын артында кәеф бозыла. Мулла әти-әни белән килешә алмаганда, сабыйга исемне кушмаса да, нарасыйга азан әйтү, дога кылу барыбер кирәктер дип уйлыйм. Чөнки монда сабыйның гаебе юк.

– Мөселманнарга “нар” кушымчасы кергән исем, әйтик, Гөлнар, Илнар дип, кушарга ярамый, диләр. Ни өчен?

– Гарәп телендә “нар” сүзе “ут” дигәнне аңлата. Тәмуг уты да “нар” дип килә. Әмма бер үк сүзнең кайчак төрле мәгънә аңлатканын да онытырга ярамый. Мәсәлән, Гөлнар – гарәп теленнән түгел, бәлки фарсы теленнән анар – гранат сүзен аңлата һәм Анар гөле була. Моның зыянын күрмим, Аллаһы Үзе белүче.

– Кайберәүләр ошамый яки килешми дип, исемнәрен алыштыра. Мондый гамәлне кайчан башкару хәерле?

– Исемнең мәгънәсе начар булганда аны алыштыру хәерлерәктер. Пәйгамбәребез бер Гасыя (гөнаһлы дигәнне аңлата) исемле хатынга: “Син Җәмилә (матур) исемле буласың”, – дигән. Бер Хөзен (кыйгы) исемле ирнең: “Син Сәһел (җиңеллек) буласың”, – дип исемнәрен үзгәрткән.

– Раббыбызның 99 исеме булуын беләбез. Алар арасында кайсылары аеруча хәерле һәм кайсыларын балага кушу әйбәт?

– Раббыбызның исемнәре күп, безгә билгеле булганы гына – 99. Шуларның теләсә кайсысы алдына “Габд” – “кол” дигән алкушымчаны куеп исем сайларга була. Аллаһының кайбер исем-сыйфатлары бәндәләрдә дә бар, шуңа күрә “Габд” кушымчасыннан башка да рөхсәт ителә. Мәсәлән: Рәхим – мәрхәмәтле, Газиз – гыйззәтле, кадерле. Сәләм – имин, Хәким – хикмәтле, Кәрим – юмарт, Галим – гыйлемле... Әмма, 99 исем арасында бары Аллаһыга гына хас булганнары да бар. Аларын “Габд” кушымчасыннан башка кую рөхсәт ителми. Мәсәлән: Самад – мәңге, һичкемгә мохтаҗ түгел дигәнне аңлата. Бер кеше дә андый сыйфатка ия була алмый. Әхәд – бердәнбер, Рахмән, Раззәкъ – ризык бирүче... Шулай ук Аллаһының исем-сыйфатларыннан тыш башка исемнәр алдыннан “Габд” кушымчасын кую зур гөнаһ санала. Мәсәлән: Габдерасүл дип әйтү пәйгамбәр колы килеп чыга. Яман затларның исемнәрен кую да рөхсәт ителми. Мәсәлән: Иблис, Ханзәб – болар җен-шайтан исемнәре. Тарихка күп явызлык кылучы буларак кереп калган шәхесләрнең исемнәрен дә сайламаска киңәш итәр идем.

– Үз исемеңне ярату мөһимме?

– Исемне иясенә гомере буе ише тергә туры килә: дөньяда да, кабердә дә, кыямәттә дә... Һәр кешенең нәфесе бар, нәфес үз исеме чыкканны бик ярата, аеруча мактаган вакытларда. Күпләр тормышлары дәверендә үз исемнәрен эзли: мактау такталарында, газета битләрендә... Кыямәт көнендә генә һәр кеше: “Минем исемем генә әйтелмәсә ярар иде”, – дип торачак.

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саныннан алынды, 11 июль 2019 № 27

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Сентябрь 2020 10:13 2740
24 Август 2020 11:32 2504
3 Сентябрь 2020 10:07 1828
14 Сентябрь 2020 10:17 957
ӨСКӘ