Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Кытай татары, жырчы Базарбайның Казанда каласы килә

28 Ноябрь 2016 1166
Көтмәгәндә Кытай татары, җырчы Базарбайга юлыктым. Ул Казанга беренче тапкыр 2012 елда килә. Базарбай исемен аңа әнисенең әтисе куша. Бабасының Базарбай атлы бик якын дусты була, шуның хөрмәтенә.
– Базарбай, исемең җисеменә туры киләме? Баймы син, хәерчеме?

– Аллага шөкер, бай. Әти-әнием, туганнарым исән, яраткан тамашачым, горур халкыбыз бар.

– Россия гражданлыгы алып, Казанда төпләнеп кала алырсыңмы икән?

– Каласым килә. Казанга килмәскә кирәк, килгәч Казан үзенә тарта икән. Кытайда министрлыкта концертлар алып баручы булып эшләдем. Концертлар кытай һәм татар телендә, күп җирдә казахлар, алар телендә дә алып барыла.

– Монда кайда эшләргә уйлыйсың?

– Гражданлык бирсәләр, җир себереп булса да яшәр идем әле.

P.S. Бу турыда тулырак "Акчарлак" газетасының 1 декабрь көнне чыгачак 48нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1546
ӨСКӘ