Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Кышын җиләк үстерүче Азат ӘХМӘДИШИН: “Теплица белән телефон аша гына идарә итәбез”

23 Декабрь 2020 408
Ютазы районы Урыссу бистәсендә яшәүче яшь фермер Азат Әхмәдишин кышын да җиләккә йөри. Урманга түгел, үзенең теплицасына. Бертуган абыйсы белән быелгы җәйдә алар заманча теплица төзи һәм хәзер ел әйләнәсе җиләк үстерәләр. Акыллы теплица үзе суын да сибә, утын да кабыза, ашламасын да кертә. Эшчеләр дә кирәк түгел икән.
– Бу безнең контроллер. Теплица белән тулысынча ул идарә итә. Мин монда кирәк тә түгел, – дип, яшь фермер хуҗалыкларына килеп керүгә үк серне чишәсе итте. – Шушы кечкенә генә җайланма бөтен теплицаны карап тора: утны кабызып-сүндерә, су сибә, температураны көйли. Ул булгач, эшчеләр дә кирәк түгел, мин үзем бөтен эшкә җитешәм.

Иң кызыгы – телефондагы махсус кушымта аша гына контроллер белән гел элемтәдә торасың. Теплицаларында вай-фай бар, интернет кергән. Азат контроллерга махсус программа бирә дә, өенә кайтып китә икән. Өч көнгә бер генә килеп карап китә. Диванда ятып кына су сиптерә, температурасын арттыра, утын кабыза, кыскасы.

***

Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Филүзә Хәмидуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2891
ӨСКӘ