Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Кыш бабай шигырь көтә

20 Март 2019 808
“Акчарлак” газетасы шигырь конкурсы игълан иткән иде. Бирелгән фото астына язылган бер куплетлык иң кызыклы шигырь авторларына саллы бүләкләр дә каралган: 1 урынга – 5 мең, 2 урынга – 3 мең, 3 урынга 1 мең сум һәм Габделфәт Сафин концертына 3 чакыру билеты! Редакциягә килгән шигырьләр белән сезне дә таныштырабыз.
Күп-күп итеп капчыгыңнан
Бәхет өләш өй саен.
Сәламәтлек, шатлык белән
Каршылыйк без кыш аен!
Гөлгенә Сәгытдинова. Саба.

***
Газетка язылганнарга
Бүләк өләшә бугай.
Үзенә тугры булганнарны
Зурлый белә ул шулай.
Илнар Сагиев.
Биектау, Мәмдәл.

***
Габделфәт килгән авылга,
Чанага болан җигеп.
Бер капчык бүләге дә бар –
Менә ичмасам егет!
Галия Хөснуллина.
Ютазы, Иске Каразирек.

***
Суык бабай – Габделфәт
Конкурс игълан итә.
Үзе серле елмая,
Ашык, языл гәҗиткә!
Э.Минниярова. Ютазы.

***
Сезгә, дуслар, әзерләдем
Капчык тулы “Акчарлак”.
Газеталар җитә микән?
Шуны утырам барлап.
Гөлия Шәрипова.
Әгерҗе, Девятерня.

***
Юк бит әле Кар кызы да,
Килмәгән Кыш бабай да.
Туңып беттем, барыбер көтәм,
Мин бик сабыр малай ла!
Раушания Григорьева. Казан.

***
Чанага җигеп боланын
Габделфәт үзе килгән.
Капчыгында – бүләкләре,
Яхшыдыр теләкләре.
Г. Хөснетдинова. Буа.

***
Төньякның “атын” җигеп,
Яңа ел белән котларга
Чыккан безнең Габделфәт.
Бүләкләрең һәрчак саллы –
Чын күңелдән мең рәхмәт!
Әлфия Салихова.
Мамадыш, Комазан.

***
Минем кая яшәгәнне
Габделфәт каян белгән?
"Акчарлак"ка яздырырга
Менә бит, үзе килгән!
Мәүлидә Сафиуллина

***
Безнең өчен иң яхшысы –
Җылы сүз, изге теләк.
"Акчарлак" гомерле булсын,
Ул безгә бик-бик кирәк!
Сәмигулла Юнысов.
Әлмәт, Иске Завод.

***
Арча-Казан арасы,
Асфальт юлдан барасы.
Бензин бәяләре кыйбат,
Әллә болан аласы?
Илнур Фәсхетдинов,
Әгерҗе, Тирсә.

***
Тормыш авыр, ничек көн итәргә,
Утырам шуны уйлап.
Бензин кыйбат, болан җигеп,
Йөрермен микән җырлап?
Лиана Гәрәева. Уфа.

***
Машинамны алыштырдым
Зур мөгезле боланга.
Бабай китте “Мерседес”та,
Мин калдым кар-буранда.
Т.Сергеева. Алексеевск.

***
Болан җиккән Сафинны
ГАИ туктаткан кышын.
“Әйт, – диеп аптыраталар, –
Транспортыңның ат көчен!”
Фагыйлә Госманова.
Әтнә, Түбән Шашы.

***
Тоягыннан утлар чәчеп
Җилдерә гаярь болан.
Әнкәй догалары белән
Алдым юл сезгә табан.
Гөлия Габитова.
Кукмара, Сәрдекбаш.

***
Нәфкатьнең атын алып тор,
Бәлки чабып та китәр.
Барасы җирләреңә дә
Тизерәк барып җитәр.
Фәнсия Сәләхиева.
Әгерҗе, Кодаш.

***
Төньякка барасың ахры,
Боланнарга утырып.
“Акчарлак” илтәсең мәллә?
Капчыкларга тутырып.
Алсу Җәләева.
Балтач, Әтнә.

***
Бу Габделфәтнең юмартлыгы,
Ниләр генә уйламый!
Бүләксез калмасыннар дип,
Ниләр генә кыланмый!
Гөлназ Гыйззәтуллина.
Азнакай, Уразай.

***
Әй, Габделфәт, кемнәр сине
Шушы хәлгә калдырды?
Төпсез чанага утыртып,
Туннарыңны салдырды?
Динар Галимуллин. Арча.

***
Болан җигеп, чанасына
Утырдың ни мәгънәдә?
Котыпларга китеп барсаң,
Кем җырлар соң сәхнәдә?
Рәсим Хәбибуллин.
Кукмара, Янсыбы.

***
Габделфәт дустым, сиңа
Боегып утыру ошыймы?
Чанаңа җигелгән хайван
Боланмы ул, пошыймы?
Данияс Баһавиев.
Волжск.

***
Нишләдең син, Габделфәт?
Утырма әле алай!
Ник капюшон гына кидең,
Төш, бүрек бирәм, давай!
Гөлнара Хәбибуллина.
Кукмара, Янсыбы.

***
Ал, кулыңа дилбегәңне,
Сиңа килешми алай.
Син бит Тукай якташы,
Арчада туган малай.
Хәлимә Яһудина.
Арча, Айван.

***
Катып-өшеп беткәнсең бит,
Сер бирми кыланасың.
Кемнәр чишендереп китте,
Ә машинаң кайда соң?!
Фатыйма Сәгъдиева.
Кама Тамагы, Балчыклы.

***
Юк, мин Кыш бабай ук түгел,
Булса да болан, чанам.
Мин һаман сезне яраткан
Габделфәт булып калам!
Гөлия Шәрипова

***
Габделфәткәй, вакыт бара,
Утырма кул кушырып.
Дилбегәңге тот та, әйдә,
Чаптыр карны туздырып.
Румия Латыйпова. Апас.

***
Биш меңне ота калсам,
Язылам газетаңа.
Калганына гаилә белән
Барабыз концертыңа.
Рәҗәп Баһаветдинов.
Арча, Шушмабаш.

***
Бүләкләрнең саллыларын
Тутыргансың капчыкка.
Кайсы насыйп булыр икән
Миндәй “чибәр” карчыкка?
Гөлчирә Ибәтуллина.
Апас, Әҗем.

***
Дилбегәңне тот, Габделфәт,
Ни уйлап утырасың?
Юклык чорында капчыкны,
Ни белән тутырасың?
Рәйхана Галиева.
Тукай, Иске Абдул.

***
Юк тәртәсе, дилбегәсе,
Болан тора, бәрәкәт!
Капчык салып кай якларга
Ашыгасың, Габделфәт?
Рәфисә Хәбибуллина. Мөслим.

***
Навигаторың бармы соң?
Юллар кайчак тамаша.
Бураннар, карлар да салса,
Любой юлчы адаша.
Фидания Әхмәдуллина.
Балтач, Смәел.

***
Беткәнме дөнья эше,
Кая бара бу кеше?
Болан җиккән, ат түгел,
Күңеле дә шат түгел.
Флера Тимеркаева.
Менделеевск, Татар-Тәкәше.

***
Тимер чанага Габделфәт
Кара боланны җиккән.
Бер балалар йортына
Бүләкләр төяп киткән.
Миннәхмәт Гыйльметдинов. Чистай.

***
Габделфәт Сафин юлга чыкты,
Ашыга ул һәммәбезне котларга,
Бик тырыша барлык татар халкын
Бәхет кочагында тотарга.
Гөлсем Шәйдуллина, Яр Чаллы.

***
Габделфәтнең машинасы
Әллә ватылды микән?
Җәмәгать, безне котларга
Боланын җигеп килгән!
Люция Гарифуллина.
Казан, Борисоглебск.

***
Бик “деловой” утыра бу,
Бардыр моның бер уе,
Әллә ул тарата микән
Бүләкләрне бу юлы?
Тәзкирә Ибраһимова.
Сарман, Олы Нөркәй.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1385
ӨСКӘ