Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Кычыткан себеркесе ике ел саклана

18 Май 2017 1041
                   6.jpg

Безнең төбәктә кычытканның берничә төре үсә. Әмма киң таралганы – көйдергеч “жгучая” һәм икеөйле “двудомная”. Беренчесе – берьеллык үсемлек. Буе ярты метрга җитә, сабаклары нәзек, яфраклары вак тешле. Ул бик усал, хәтта тиеп кенә киткәндә дә яндырып ала. Аның дәвалау үзлеге бик көчле, әмма ул себерке ясау өчен яраклы түгел. 

Икеөйле кычыткан күпьеллык үсемлекләрдән санала. Ул 1,5-2 метрга җитә. Сабагы нык, дүрт чатлы, яфраклары эре, “тешләүче” япма ябылган. Дәвалау үзлекләре, киресенчә, түбән. Ә менә мунча себеркесе ясау өчен менә дигән. 

Себерке өчен кычытканны май ахыры – июнь башында, коры көнне, иртән җыялар. 7-10 см озынлыкта киселгән сабаклар – себерке өчен менә дигән. Кычыткан себеркесен җыйганнан соң икенче көнне куллана башларга була. Ә кышка исә коры, чиста, салкынча, караңгы урында киптерәләр. Сабакларны бер рәт итеп, тигез өслеккә җәяргә кирәк. 

2-3 көн эчендә сабаклар сусыллыгын югалта, шуннан соң себерке бәйләргә мөмкин. Һәр сабакның аскы өлешеннән 15-20 см озынлыкта яфракларын алыгыз. Бер себерке өчен тигез озынлыктагы 8-10 сабак кирәк. Кычыткан себеркесе бик йомшак була. Шунлыктан аңа бер-ике ботак каен яки кара карлыган кушалар. 

Кычыткан себеркесе ике ел саклана. Ул бер генә тапкыр кулланыла. 
Рубрика: ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Март 2020 12:35 1977
10 Март 2020 11:23 1481
23 Март 2020 13:07 1411
16 Март 2020 12:44 1388
ӨСКӘ