Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Кушылган Җаннар

28 Сентябрь 2020 1495
Район үзәгендә сүтелүгә дучар ителгән йортлар арасында күп фатирлы мәһабәт бер йорт калыкты. Моңарчы шыксыз-караңгы булып торган бу почмак, әйтерсең, яктырып китте. Әйе, бу соңгы сүтелеш, бүтән бу районда җимерек, иске йортлар калмаячак. Монда да шушындый төз, матур өйләр булачак.
Әнисләр дә инде җыена башлады. Фатир ачкычын бирделәр инде, барып карап кайттылар. Менә йөк машинасы алар йортына килеп туктады. Әйберләрен берәм-берәм, җайлап чыгарып бетергәч, Әнис буш, шыксыз өйдә туктап калды. Ни өчендер аңа бик күңелсез булып китте. Балачагы, яшьлеге үткән йорт бик кызганыч иде. Һәр почмагы Әниснең исен-төсен сеңдергән бит. Аның озаклавына борчылып, хатыны Илзирә килеп керде. Иренең яшьле, моңсу күзләрен күргәч үк, аңлап алды һәм сүзсез генә янәшәсенә барып басты. Ир Илзирәнең иңбашыннан кочып алды. Алар шул мәлдә тынып калдылар. Икесенең дә күз алларыннан монда үткән шатлыклы, бәхетле мизгелләре үтте...
Урамда машина кычкыртты. Озак­лаудан файда юк иде. Сөйләшәсе килмәде, икесе дә сүзсез генә соңгы төенчекләрне алып, урамга ашыктылар. Илзирә шофер янына утырды. Әнис арбада әйберләрен тотып утырырга булды. Кузгалдылар. Әнис мотор тавышыннан сискәнеп китте, томырылып артка карады. Яшь пәрдәсе аркылы өйләре янында бер шәүлә күренде. Бу сурәт әнисен хәтерләтте иргә. Ир куркынып, яшьләрен сөртеп тагын карады – сурәт юк иде...
Ике көннәре урын-җир, шкафлар урнаштырып үтте аларның. Икесе дә арыды. Әнис хатынына авыр күтәртмәскә тырышып йөрсә дә, Илзирә әле бер, әле икенче әйберне күчергәли иде. Юньләп йокы, аш күрмәделәр.
Ниһаять, барысы да урнашты. Әнис идән уртасына утырды да, фатир эчен күзәтә башлады. Ике бүлмәле фатир аңа җәннәт булып тоелды. Илзирәнең зәвыгына ышанып ябыштырылган стена обойлары да җанга ятышлы, шкафлар төсенә килешеп тора. Кухнясы гына ни тора! Озак утырды Әнис. Селкенерлек тә хәле калмаган иде аның.
Кинәт аның борынына тәмле ит исе килеп керде. Шушы ис аны күтәреп алды да кухняга алып керде. Анда Илзирә нидер кыздыра иде. Әниснең күңеле тулды, Илзирәгә сокланып карап торды да, биленнән кочып алды.
– Синең күңелең бик йомшак әле бу арада, – диде тегесе, ирендә үзгәрешләр сизеп.
– Ничек арымыйсың син?
Әнис борынын хатынының муенына төртте.
– Син янымда булганда мин барына да түзәм, бәгърем, – дип пышылдады Илзирә.
Ул өстәл әзерләгән арада, Әнис тагын бер кат өй эчен караштырды. Илзирә шкафтан чынаяклар алырга үрелде. Берсе өстенә берсе тезелгән чынаякларның берсе шулчак идәнгә килеп төште. Залдан йөгереп кергән Әнис, чынаяк ватыкларын күрүгә катып калды. Бу әнисенең яраткан чынаягы иде. Ирнең йөрәген авырттырып сагыш биләп алды. Ниндидер сизенү күңелен телде. Күз алдына теге көнге сурәт килеп басты. Ул нидер әйтергә дип авызын ачкан иде, Илзирәнең куркынган йөзен күреп, дәшмәде. Иелеп, ватыкларны җыя башлады. Бары эченнән генә: “Бәхеткә булсын!” дип кабатлады.
Инде бар да бетте, иркенләп сөй­ләшеп, икесе генә рәхәтләнеп ял итәрләр, дигән ниятләре барып чыкмады. Тавыш-тынсыз гына ашап-эчтеләр дә, Әнис тәмәке тартырга балконга чыгып китте.
Фатирлары өченче катта урнашкан иде аларның. Ир аска карады. Тагын кемнәрдер күченеп килгән иде. Көлешә-көлешә әйбер ташыйлар. Яшь кенә ир белән хатын, олырак яшьтәге ир һәм яннарында игезәк балалар йөгереп йөри. Әниснең тагын йөрәге кысылып куйды. Аларның инде алтынчы ел балалары юк... Хатыны да тикшеренү узды, Әнис үзе дә анализлар бирде, бар да әйбәт, тик балалар гына юк. Соңгы арада Илзирә дә моңсулана башлады. Иренең бала теләгәнен аңлый, тик берни эшли алмый иде. Кайбер төннәрен елап уздыра башлады. Иртән күз төпләре шешенеп беткән була.
Менә бүген дә тынгысыз булыр ахры төннәре. Бер-ике сүз генә алышып, бер-берсенә хәерле төннәр теләп, икесе ике якка борылып яттылар. Әниснең хатынын кочасы килмәде, нидер тыя иде. Ул башыннан ук бөркәнеп ятты да үз уйларына чумды. Исенә туган йорты, әнисе төште. Нишли икән хәзер ул? Аны бу күченешләр вакытында бик борчылмасын дип абыйсы Фәндәс алып киткән иде. Чөнки яңа фатирга әнисенең күченәсе килмәде...
Бу минутларда Сәрия апа да борсаланып ята иде. Үз өенә кайтасы, улы белән киленен күрәсе килде аның. Югыйсә, үзәкнең икенче башында гына инде йортлары. Тик кайтып китә алмый шул, озак йөрсә, шунда ук йөрәге кысып ала. Бигрәк тә иртә авырта башлады аның йөрәге...
Сәрия апа авыл кызы. Бөтен эшне эшләргә өйрәнгән кызның кияүгә дә авылга чыгасы килде. Беркөнне аның юлында Фирдүс очрады, очрады да бер адым калмыйча артыннан йөри дә башлады. Район үзәгендә үз йорты белән яшәгән бу егеткә шулай итеп кияүгә чыгып та куйды Сәрия. Ул теләгәнчә, мал-туары күп иде Фирдүснең. Ятим калган егет алардан котыласы килсә дә, Сәрия риза булмады. Дөрес, өлкән уллары Фәнис дөньяга килгәч, баш санын киметергә туры килде килүен. Тик шулай да, үз йомыркаларыңны ашап, үз сөтеңне эчеп яшәве рәхәт иде.
Сәрия бу йортка кендеге белән беректе. Эшеннән ашкынып кайта иде ул өйгә. Бәхетле иде хатын. Тик бәхете генә озакка сузылмады. Әнис әле йөреп кенә киткән вакыт иде. Сәрия кечкенә улын күтәреп кибеткә ипи алырга китте. Фирдүс җил куптарган лапас шиферларын рәтләргә менәргә җыена башлады. Фәндәс белән Фәнис аталарына булышып, әле кадак, әле чүкеч биреп калдылар...
Кайтышлый, үзләренә таба йөгер­гән улларын күреп туктап калды Сәрия. Алдан Фәнис йөгерә, үзе нидер кычкыра. Ә кечкенә Фәндәс арттарак калган, елый иде. Сәриянең йөрәге әллә нишләде.
– Әти!.. Әтием!..
– Ни булды әтиегезгә?!
Малайлар сүз әйтерлек хәлдә түгел иде. Елый-елый шешенеп беткәннәр, үзләре калтырыйлар. Көч-хәл белән йөгереп кайтып керсә, ул коточкыч хәлгә тап булды. Фирдүс, аның сөекле Фирдүсе канга батып жирдә ята иде! Сәрия, кечкенә Әнисне җиргә бастырырга өлгермәде, аңын җуйды. Сабыйның үкереп елап жибәрүен генә ишетеп калды ул.
Аңына килгәндә, Сәрия караватында ята иде. Күршесе Гөлназ аның маңгаена чүпрәк куеп тора, малайлар тезелешеп аның тирәсендә иделәр. Фаҗига исенә килеп төште дә, ул әрнеп еларга тотынды.
– Ела, Сәрия, ела. Җинеләеп китәрсең, – диде Гөлназ.
Сәриянең дәшәрлек көче юк иде. Фирдүсне юганнарын да, күмәргә алып киткәннәрен дә күрми калды ул. Селкенә дә алмыйча урынында ятты. Ярый әле, Гөлназ булды. Балаларны да карашты. Ашарга үзләренә алып керде. Шунысы билгеле булды: Фирдүснең аягы таеп китеп, җирдә яткан сәнәк өстенә килеп төшкән икән. Гомер-гомергә аяк астындә аунамаган сәнәк шул жирдә булган...
Сабыр булды Сәрия. Язмышына буйсынып яши башлады. Балалары да акыллы, ипле булып үстеләр. Шушы нигездән бер дә читкә китмәде Сәрия. Сорап килүчеләр дә булмады түгел. Тик хатын барысын да кире какты. Гомер узды. Ике улы үз йортларын булдырып, гаиләләре белән яшиләр. Төпчеге Әнис тә башлы-күзле булды. Барысы да әйбәт иде. Тик беркөнне, тузган торакларны сүтәргә, дигән хәбәр ишетелде. Әнис бик сөенде моңа, чөнки иске хәрабәләр арасында яшисе килми иде. Әмма бу хәбәрдән соң Сәрия генә әллә нишләде. Үзалдына мәрхүм ире белән сөйләшә торган булды. Бер дә сүттерәсе килмәде бу йортны. Кендеге белән береккән нигездән аерылу сагышы аның йөрәген кимерә иде. Еш авырый башлады. Шунлыктан, икенче улы Фәндәс үзләренә алып китте аны. Тик тынгысыз йөрәк алай гына тынычлана аламыни соң?
Шулчак Сәриянең күз аллары яктырып киткәндәй булды. Йокылы-уяулы саташа башлады. Имеш, Фирдүсе матур ак күлмәктән ишек янында басып тора. Сәриянең күңелен сөенеч биләп алды.
– Хәзер, бәгърем, киләм яныңа...
Ул сикереп торды. Дөресрәге, ниндидер көч аны өстерәп торгызды. Өстенә яңа кызыл күлмәген киде. Үз бүлмәсенең ишеген ачты да тукталып калды. Өй тып-тын иде, барысы да йоклыйлар. Ишекне шыгырдатмаска тырышып урамга чыкты. Үзе генә белгән якка таба юл алды. Бары якты ай гына аны озатып калды...
...Илзирә иртәнге якта кемнеңдер төртүенә уянып китте. Таң атып килә иде. Тынлык. Шулчак, хатынның кендек астында кемдер тыпырчынып куйды. Йа, Аллам! Илзирә кулларын эченә куйды. Тагын типте, тагын... Күңеле тулды Илзирәнең, сөенечтән йөрәге сикеренде. Ниһаять! Ничә еллар буе көтелгән тибенү!
Ул иренә карады. Әнис елмая-елмая, сабый баладай йоклый. Хатын, аны уятмаска тырышып, тәрәзә янына килде. Аның сөенечен аңлагандай, көн матур булып туып килә иде. “Иртән әйтәм, сөендерәм” дип уйлады Илзирә. Иртән...
Ә бу вакытта караңгы, шыксыз йортлар арасында бер кызыл күлмәкле хатын, юләрләнгәндәй, әрле-бирле йөренә иде. Менә ул иске бер йортның баскыч төбенә җайлап утырды, аркасын ишеккә терәп, күзләрен йомды.
Ә күктә ике җан, бер-береннән бик иртә аерылган җаннар кушылды...

***
Гөлшат ДӘҮЛӘТБАЕВА
Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 17 октябрь 2019 № 41
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Октябрь 2020 11:43 1930
28 Сентябрь 2020 13:16 1496
12 Октябрь 2020 09:36 1334
5 Октябрь 2020 10:16 1293
ӨСКӘ