Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Куркып торсаң, бу дөньяда бер көн дә яшисе түгел.

12 Март 2019 707
Балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпованы очраттым.
– Йолдыз, күп балалы әни булу авырмы?

– Миңа калса, бер балалы әни булу авыррак. Мин кайвакытта: “Нишләп болар тагын да күбрәк түгел икән?” – дип уйлап куям. Һәрберсенең үз дөньясы бит инде хәзер. Барысы да үз эшләре белән чыгып китә дә, өйдә эш кушарга кеше калмый. Шул вакытта мин 1-2 балалы гаиләләрнең әти-әниләрен кызганып куям. Алар ничек көн итеп бетерәләр икән дим.

– Ә синдә ничә бала?

– Биш. Дүрт малай, бер кыз.

– Барысы да үзеңнекеме?

– Кызыбызны балалар йортыннан алдык.
  
– Курыкмадыңмы?

– Бернәрсә дә укымыйча, психологлар белән сөйләшмичә генә бала тапшырмыйлар инде. Өйрәнергә туры килде. Ә гомумән, куркып торсаң, бу дөньяда бер көн дә яшисе түгел. Биш минут эчендә нәрсә буласын да белмибез. Без бүгенге көн белән яшибез. Бүген ул баланы сөендерә алабыз, ул да сөенә. Бик әйбәт кыз булып үсә, Аллага шөкер!

– Хәлдән таю дигән әйбер юкмы?

– Булгалый. Хәзер бит инде яшь тә бара.

– Бишек җырлары җырладыңмы балаларыңа?

– Җырладым.

– Әйдә, безгә дә җырлап күрсәт әле!

– “Әлли-бәлли, бәлли-бәү,
Минем улым үсәр дәү.
Дәү үсәр, матур булыр,
Акыллы, матур булыр.
Аннары әти булыр,
Аннары бабай булыр, Алла теләсә”, – дип җырлый идем.

– Ярар, күп баланы үстерүен дә үстерерсең, аякка бастыру дигән нәрсә дә бар бит әле. Бу әйберләр күпме мәшәкать бит...

– Тормыш – үзе мәшәкать ул. Ансыз бу дөньяда ничек яшәмәк кирәк?

– Мәшәкатьләрдән чыгу юлы бармы синең?

– Мәхәббәт.

– Мәхәббәт һаман дәвам итәме?

– Итә. Ул картая башлагач көчәя икән әле.

– Сөбханалла! Картыңны ничек очраттың? Ул син эзләгән кеше булдымы?

– Бик озак эзләдем. 28 яшьтә генә өйләнештек. Ул нәкъ мин эзләгән кеше булып чыкты. Җандаш. Безнең җаннар туры килә.

– Исеме ничек? Кайда эшли?

– Сирин исемле. “Татарстан ашлык технологияләре”нең генераль директоры.


Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ