Язмалар исемлегенә күчү
Бервакыт “Россия” каналыннан бер сатирик-язучы: “Урамда полицейскиларны күрсәм, куркып калам”, – дигән иде. Мин дә бүген метрода полицейскиларны күргәч, каушап калдым. Никтер күңелдә: “Безне саклыйлар, без иминлектә!” – дигән шатлык тойгысы юк иде.
Бер таныш ханым Американың Хьюстон шәһәрендә яши. Бирегә кунакка кайткач сөйләгән иде. Анда урамда машиналар йөрсен өчен күп катлы развязкалар (күперләр) төзелгән икән. Бу ханым машинасы белән шунда кереп киткән һәм башы әйләнеп адашкан да юл кырыена чыгып туктап калган. Ә бу җирдә туктарга ярамый. Елап беткән. Туктавы булган, биш минут та үтмәгән, полиция машинасы килеп җиткән. Полицейскилар иң беренче сүзе: “Сезнең хәлегез ничек?” – дип сораганнар. Америка полицейскилары иң башта кешенең хәлен сорарга тиеш икән. Хәлең авыр булса медицина ярдәме күрсәтәләр. Әгәр дә корсаклы хатын булса, бала да таптыра алалар. Хьюстон полицейскиларының икенче соравы: “Сезгә кая барырга кирәк?” Кая икәнен әйткәч: “Минем арттан барыгыз”, – дип әйтә дә кирәкле юлга чыгарып куя. Андагы полицейскиларның иң беренче эше – кешегә җәза бирү түгел, ә аның хәлен җиңеләйтү.
Ә бездә ничек? Әле генә озын колактан ишеттем: футбол чемпионаты алдыннан совет илендә чыккан машиналарны, “хәерче” “Москвич”ларны штрафстоянкага озату бурычы куелган. “Ул автомобильләрдән теләсә нинди гаеп табыгыз һәм чемпионат вакытында алар юлда күренмәсен. Чит илдән килгән кунаклар: “Болар шәп машиналарда гына йөри икән”, – дип уйласыннар”, – дип күрсәтмә бирелгән, имеш, ГИБДД хезмәткәрләренә.
Шулай инде, үзебездә чыккан автомобильләрдән дә хурланабыз. Патриотизм, дигән булабыз тагын. Әйе, ничә еллар эчендә дөнья халкы сатып алырлык бер юньле автомобиль дә ясый алмадык шул.
Кемнәр “мескен” “Жигули”да, совет машинасында йөри, бу көннәрдә юлга чыкмаска тырышыгыз. Бәласеннән баш-аяк!
Архив саннардан алынды
Куркам
28 Январь 2019 2892

Габдерәхимнең куен дәфтәреннән

Рубрика: ТЕГЕСЕ-МОНЫСЫ
Автор: ГАБДЕРӘХИМ