Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Кулга акча кергәч арулар онытыла, тагын эшлисе килә башлый”

7 Сентябрь 2016 1154
Сыеры бозау китергәнгә, каз бәбкәләренең барысы да исән-имин үсеп җиткәнгә авыл кешесе генә ихластан сөенә ала. Бу нәрсәләр шәһәр халкына ят.
Биектау районы Ташсу авылында гомер итүче Бикмуллиннар гаиләсе дә мал-туар, кош-корт белән бәйле һәр күңелле яңалыктан илһам алып эшли.

– Каз өмәләре ясыйсызмы?

– Туганнар, күршеләр белән җыелышып та чистарткан бар. Гел өмә ясап булмый. Бик арымаган көннәрдә берүземә 5-8 каз йолкып атам. Кул күнегеп беткән инде ул эшкә.

– Берьюлы шуның кадәр эшне башкарып, хәлдән таймыйсызмы?

– Әниләр дә безне жәлләп, “җитәр инде” дип әйтеп карый. Үзебез дә сөт сатарга барганда, “туктыйк микән әллә” дип барабыз да, кулга акча кергәч, күңел күтәрелеп, арыганнар онытылып китә инде. Язга чыгу белән чабышкы атныкы кебек күңел җилкенә башлый. Бернишләр хәл юк. Шунда ул кайда, ничә сумнан чебеш саталар – кешеләрдән белешергә тотынам.

P.S. Бу турыда тулырак “Акчарлак” газетасының 8 сентябрь көнне чыгачак 36нчы санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ