Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Кукмара районының Пчеловод авылындагы хат ташучыдан нигә зарланалар?

5 Апрель 2016 1562
Кукмара районының Пчеловод авылыннан хат килде. Аны Мария Матвеева язган. "Күп кенә кешеләр постальоннарын мактап яза. Ә безнең авылда моның киресе, – дип башлана хат. – Дүрт ел элек алты-җиде төрле газета-журналга язылган идек. Хат ташучы Света Елисеева беренче айларда сирәк-мирәк кайбер саннарын китерсә, соңыннан газеталары бөтенләй юкка чыкты. Шулай итеп, акчалар әрәм булды. Югыйсә, бу сумманың күпмедер өлешен ул ярты ел дәвамында хезмәт хакы рәвешендә алып барды. Газетага язылуыбызны исенә төшереп, китерергә кирәклеген кабат-кабат әйтеп карасак та, файдасы булмады. Шуннан соң язылып маташмадык, дөнья хәлләрен телевизордан карау белән генә чикләнәбез хәзер. 
Аптырагач, Кукмара районы почта бүлеге җитәкчесе Р.М.Фәхриевка мөрәҗәгать иттем. Әмма ул: "Нигә аны чәйнәп йөрисез, болай да тиеннәр генә ала?" – дип хат ташучыны яклады. Бу хәлләргә бик озак түздек, арыдык".

Менә шушы хәлләрне урынга барып тикшерү өчен Пчеловод авылына кузгалдым. 

Эльмира ФЛҮН

P.S. Хат ташучы Света Елисееваның редакциябезгә килгән хатка җавабы нинди? Бу турыда тулырак "Акчарлак" газетасының 7 апрель көнне чыгачак 14нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 947
ӨСКӘ