Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Койрыксыз” машина алыгыз!”

13 Март 2015 1292
Укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга Казан шәһәре Мәскәү районы ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге башлыгы Рәшид Хәмидуллин җавап бирә.

– Рәшид Рафаилович, ике ай эчендә штрафыңны түләмәсәң, пеня арта, диләр...

– Кешегә ниндидер кагыйдәне бозган өчен штраф язып, ул аны ике ай эчендә түләмәсә, эш судка китә. Административ хокук бозу кодексының 20.25 маддәсенең 1 бүлегендә әйтелгәнчә, судья йә штраф күләмен икеләтә түләтә, йә шоферны 15 тәүлеккә кадәр ирегеннән мәхрүм итә, йә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә билгели. Хәтта 100 сум штраф өчен дә иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Күптән түгел шундый очрак булды: берәү юл һәлакәтенә очрады. Тикшерә торгач, шул ачыкланды: ике генә көнгә соңарган түләнмәгән штрафы бар моның. Үгетләп тә, куркытып та штрафны түләргә кирәклеген искәртәбез. Әмма ул: “Болай да һәлакәткә очрадым, монда мин штраф түләргә килмәдем. Хәзер менә машинаны көйләргә кирәк, мин судлашам, сез мине мәҗбүри штраф түләтә алмыйсыз”, – дип каршы килде. Нәтиҗәдә, суд карары нигезендә, биш тәүлеккә утыртып куйдылар үзен. Штраф түләүнең вакыты ике көн дә, ике атна да түгел, ике ай бит!

– Әгәр машина йөртүче озак вакытлы командировкага китеп, тиз генә кайта алмаса?

– Штрафы бар икән, нигә ул аны түләмичә китәргә тиеш ди әле? Коммуналь хезмәтләр өчен ай саен түләп барабыз, китәсе булса да бурычларны каплыйбыз бит. Элек ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан штраф протоколы төзелеп, шофер аңа кул куйган очракта гына җәза үз көченә керә иде. 2014 елның 15 ноябреннән исә яңалык кабул ителде. Хәзер камера төшергән штрафны ике ай эчендә түләмәсәң дә, икеләтелгән штраф белән “бүләклиләр”.

– Яңа гамәлгә кергән “Народный инспектор” программасы эшлиме?

– Эшли. Хәбәрләр безнең бүлеккә дә килә. Еш кына дөрес булмаган урынга, тротуарга куелган машиналарны төшереп җибәрәләр. Җәяүлеләрне уздырмаган корбаннар да очрый. Тиз арада ул кешегә җәзасын бирәбез.

– Тизлекне арттырган өчен “коридор” элеккечә кала бирәме?

– Әлегә – әйе. Гомумән, 60 куелган икән, 60 км/сәг белән генә барырга ярый. Дөрес, 60 дигәнгә 79 белән барсаң, штраф салынмый, әмма алай йөрергә ярамый.

– Машинаны сатканда транспорт чара­сы­ның паспорты (ПТС) булу мәҗбүриме?

– Сатканда машинаның бөтен документы да булырга тиеш. Россия буенча машинаны теләсә кайда исәпкә куярга мөмкин. Сатучы машинаны сату-алу килешүенең күчермәсен алып калырга тиеш. Боларны теркәү бүлегендә эшләп бетерергә кирәк. Кайвакыт кеше машина сатып ала да, шул кеше исеме белән иминият срогы беткәнче йөри дә йөри, штрафлар җыя. Ә штрафлар элеккеге хуҗа исеменә килә. Аннары китә инде аңлашылмаучанлыклар. Шуның өчен машинаны сатканда, сатып алганда ук эшен бетерергә кирәк.

– “Права”ны алдырганнан соң кире алу тәртипләре үзгәреш кичермәдеме?

– Машина йөртүче “права”сын алдырган булса, срогы тулгач, ГАИга килеп гариза яза. Аннары яшәү урынына караган имтихан тапшыру бүлегенә барып, юл йөрү кагыйдәләренең теоретик өлеше буенча имтихан бирә. Медицина тикшерүе исә өч елга гамәлдә.

– “В” категориясенә ия булган кеше скутерда йөри аламы?

– “В” категориясе җиңел автомобиль йөртергә генә рөхсәт бирә. Мотоциклмы, скутер, квадроциклмы – аңа утыру өчен “А” категориясенә ия булырга кирәк. Кайберәүләр “С” категориясенә укый да җиңел машинага утыра. Бу шулай ук дөрес түгел. Алынган категория иярләгән транспорт чарасына туры килмәсә, 5 мең сумнан 15 меңгә кадәр штраф каралган.

– Машинаны сатканда техосмотрның срогы чыккан булса, нишләргә?

– Техосмотр булмаса, машинаны иминиятләштермиләр. Андый машинаны сатып була, әмма калганнарын яңа хуҗасы эшләргә тиеш була.

– Түләнмәгән штраф булса, машинаны исәпкә куялармы?

– Түләнмәгән штрафларны яңа хуҗа үз өстенә алса, исәпкә куялар. Шуның өчен кулдан машина сатып алганда барлык “койрыкларын” тикшерергә кирәк. Машина сатучы белән теркәү палатасына бергә барырга киңәш ителә. Шул вакытта сатыласы машинаның тарихы ачыла.

– Рәшид Рафаилович, күп кенә яшьләр хәзер ксенон куюны һәм каралтылган тәрәзә белән йөрүне хуп күрә. Алар өчен нинди җәза каралган?

– Ксенон белән тоткарланган очракта, автомобиль йөртүчесе 6 айдан 12 айга кадәр “права”сыз калырга мөмкин. “Тонировка” өчен штраф күләме әлегә 500 сум. Каралтылган тәрәзә хуҗасын юлда туктатып, штраф кына салмыйлар, тәрәзәне дә идеаль халәткә китертәләр. Мондый автомобильне эксплуатацияләргә ярамый. Бу – техник яктан төгәлсезлек дип атала.

Сәхифәне Чулпан ШАКИРОВА әзерләде.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ