Язмалар исемлегенә күчү
Хөрмәтле Габделфәт Габдрахман улы! Сез – күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтергә сәләтле моң иясе, тәҗрибәле укытучы, олпат шәхес, таләпчән җитәкче. Сезне чын күңелдән, ихлас йөрәктән күркәм бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын телибез. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр күңелегезне һәрчак яктыртып, балкытып торсын. Җан тынычлыгы, гаилә иминлеге, күтәренке кәеф һәрвакыт юлдаш булсын. Куйган максатларыгызга ирешеп, дөньядан ямь, тормыштан тәм табып, Аллаһы Тәгалә сызган юлыгызда уңышларга ирешеп, халыкка кирәк булуыгызны тоеп яшәргә язсын!
Иң изге теләкләр белән,
“Акчарлак” редакциясе коллективы
P.S. 11 октябрь, якшәмбе көнне, 16.00 сәгатьтә “ТНВ-Планета” каналында Габделфәт Сафинның “Гомернең матур чагы” дип аталган концерт программасы булачак.
Котлыйбыз!
8 Октябрь 2015 1853

11 октябрь көнне “Акчарлак” нәшрият йортының “әтисе” Габделфәт Сафин үзенең гомер бәйрәме – туган көнен билгеләп үтә.
Иң изге теләкләр белән,
“Акчарлак” редакциясе коллективы
P.S. 11 октябрь, якшәмбе көнне, 16.00 сәгатьтә “ТНВ-Планета” каналында Габделфәт Сафинның “Гомернең матур чагы” дип аталган концерт программасы булачак.
Рубрика: БЕЗНЕҢ ЯҢАЛЫКЛАР
Автор: